Гали – Кукмара юлларына хәзер тузан кунмас…

DSCN5049

Кукмара ку­наклары Гали авылы мәк­тәбенең очрашулар залында.

14 январьда безнең Гали авылы мәктәбендә бер матур вакыйга булып узды. Тәҗрибә алышырга, элемтәләр көйләргә дип Татарстанның Кукмара районыннан бертөркем мәктәп директорлары килеп төште. Мәктәпкә килеп кергәнче үк, автобустан төшә-төшә фотоаппаратларына, телефоннарына, планшетларына мәктәпне төшерергә тотындылар алар.

Директорыбыз Мохтар Алтынбаев очрашулар залына чакырганда да кунаклар һаман безнең укытучылар белән сөйләшәләр, стендларны, күргәзмәләрне рәсемгә төшерәләр иде әле.

Кукмара районының 3нче санлы мәктәбе директоры Илсур Кашапов һәм тагын берничә җитәкче белән миңа озак кына сөйләшергә туры килде. Алар барсы да бертавыштан: “Сок­лангыч та, матур да икән бит мәктәбегез. Проекты безнең мәктәпнеке кебек үк, ә менә җиһазландырылуы, техник җай­ланмалары күпкә яхшырак. Укытучыларыгызга биредә эш­ләве рәхәттер, мөгаен”, -  диделәр.

Кукмара район үзәге мәктәбе директоры Рамил Бариев та : “Үз көнеңне үзең күрү, чагыштыру өчен, яңа юнәлешләр, җиңелрәк эшләү ысуллары эзләп килдек без бирегә. Татарстаннан Самара өлкәсенә барырга җыенганда ук, без сезнең белән очрашуга әзер идек инде. Ә менә бирегә килеп аралаша башлагач, биредәге сөйләшүләр, үзара аңлашулар таң калдырды. Укытучыларыгыз бернәрсәне дә яшермичә, без кызыксынган әйберләр турында барсын да тәфсилләп сөйләп бирделәр. Зур рәхмәт барысына да”, — дип, үзенең сок­лануын белдерде.

Сөйләшү- аралашулар шундый нәтиҗәле булды ки, хәтта Кукмара район үзәгенең бер мәктәбе җитәкчесе Гали авылы мәктәбен үзләренеке белән тугандаш мәктәпләр дип игълан итәргә дигән фикергә килүе турында әйтте. Моның өчен кайтып укытучылар коллективы белән киңәшергә генә кирәк.

Гали — Кукмара юлларына хәзер бер дә тузан кунмас, без аны гел себереп, чистартып, май­лап кына торырбыз, ахырысы.

София Сәлимова,

Гали авылы мәктәбенең математика укытучысы.

Похвистнево районы.

“Бердәмлек”.

Просмотров: 1458

Комментирование запрещено