Татар милләтенең лаеклы дәвамчылары

алсу

Самар “Яктылык” мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Алсу Әбдерәхимова

Әбдерәхимовларның фатирына килеп кергәч тә, хуҗабикә белән бергә мине каршы алырга ике кызчык та йөгереп чыгып: “Исәнмесез, апа”, — дип, матур итеп татар телендә исәнләштеләр.

Самар “Яктылык” мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Алсу Әбдерәхимова турында мактаулы сүзләр ишеткәч, аның белән әңгәмә кору теләге туды. Бигрәк тә шушындый акыллы татар баласын тәрбияләгән гаиләсе белән танышасым килде. “Оясында ни күрсә, очкынында шул булыр”, диләр бит.            

Мине каршы алучы кызларның берсе нәкъ шушы Алсу, ә икенчесе – шулай ук “Яктылык” мәктәбендә укучы аның сеңелесе Әминә иде.

Әниләре Гөлнур мөлаем йөзле, татар телендә йомшак кына сөйләшүче ханым булып чыкты. Ул мине күптәнге танышыдай елмаеп каршы алды.

“Нигә кызларыгызны нәкъ “Яктылык” мәктәбенә укырга бирергә булдыгыз?” – дип, аңа беренче соравымны бирдем.

“Мин туып-үскән Ульян өлкәсенең Моратовка авылына күрше-тирәгә шәһәрдән балалар кайтып йөриләр иде. Алар бер генә сүз дә татарча белмиләр. Ә мин исә, киресенчә, русча бер генә дә сүз белми идем. Шушы хәлләрне исемә төшереп, балаларым ана телен  белсеннәр дип, аларны “Яктылык” мәктәбенә бирдек”, — дип җавап бирде Гөлнур ханым.

Өйдә дә әти-әни кызлары белән татарча сөйләшәләр икән. Ә инде каникулларга авылга әби-бабаларына кайткач, ана телләрен тагын да камилләштереп кайталар алар.

Алсу белән Әминәнең күзгә ташланган иң беренче уңай сыйфатлары – ул кызларны бизи торган оялчанлык, тыйнаклык.

алсу

Самар “Яктылык” мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Алсу Әбдерәхимова

амина 2 (1)

Әминә

Ә инде аларның яхшы укудан тыш, кул эшләре белән шөгыльләнүләрен, бассейнга йөзәргә йөрүләрен, өстәмә инглиз телен өйрәнүләрен ишеткәч, кызларга сокланмыйча кала алмадым.

работаDSC06327

Алсу Әбдерәхимова гел “бишле”гә генә укый. Мәктәп, район, шәһәр, өлкә күләмендә төрле бәйгеләрдә, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле, математика буенча олимпиадаларда катнашып, гел 1 – 2 урыннарга лаек була ул.

Алар арасында – төрле өлкәдә тикшерү эшләре алып бара торган “Первые шаги в науку” конференциясе, яшь гуманитарийлар өчен “Золотой ключик” шәһәр конкурсы, “Талантоха” иҗат бәйгесе, “Зирәк тиен” регионара уен конкурсы һәм башкалар.

Күптән түгел “Яктылык” мәктәбендә узган татар теле олимпиадасында һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесендә дә Алсу беренче урын яулады.

Ә “Самара. Россия. Отечество” конкурсында шәһәребездә танылган балалар әсәренең герое – Буратинога мемориал ачу турында репортаж ясап, икенче урынга лаек булган ул. Тантана барышында “Буратино” ролен башкарган артист Дмитрий Иосифтан, Самар шәһәр башлыгы Дмитрий Азаровтан интервью да алган.

Уйлап карагыз әле – 5нче сыйныф укучысы “Шаги в науку” конкурсында катлаулы тема — рус, татар, инглиз фразеологизмнарын чагыштыру буенча тикшерү эше (җитәкчесе — Зилә Шәрәфетдинова) башкарып, җиңүче исеменә лаек булган!

-         Мин бәйгеләрдә, тикшерү эшләрендә бик яратып катнашам. Чөнки үзем өчен яңа файдалы мәгълүмат туплыйм. Җиңгән чакларымда бик шатланам, гәрчә призлы урыннар алмасам да, күңелсезләнмәс идем. Иң мөһиме – катнашу бит, — ди Алсу.

Икенче сыйныфта белем алучы Әминә дә әле укырга кергәнче үк бәйгеләрдә катнаша башлый. Ул да, апасы кебек, күпсанлы конкурсларда, төрле предметлар буенча олимпиадаларда призлы урыннарга лаек була – “Юный краевед” шәһәр интеллектуаль-иҗади конкурсы, “Первые шаги в науку” бәйгесе, “Мои личные открытия” исемле Ломоносов укулары, өлкә күләмендә “Мое любимое животное” балалар иҗаты бәйгесе һәм башкалар.

Ата-аналар комитет рәисе булучы Гөлнур ханымның активлыгына исем китте. Кызларының эшләрен Мәскәү бәйгеләренә дә җибәрә ул.

Шулай без аралашып утырганда гына да электрон почталарына Мәскәүдән рус теле буенча бөтенроссия дистанцион олимпиадасында Алсуның икенче урын, ә Әминәнең предметара олимпиадасында беренче урын яулаганнары турында җавап килеп төште.

Әниләренә охшап, кул эшләренә оста Алсу белән Әминә бисердан нинди генә нәрсәләр ясамыйлар! Мәктәптә бисер белән эшләү түгәрәген Асия Сәйфетдинова алып бара.

Әниләре дә чигү белән шөгыльләнә. Ул иҗат иткән картиналар югары бәягә лаеклар. Бисер белән эшләү буенча да кызлар бәйгеләрдә катнашалар.

Мәктәпнең “Йолдыз” төркемендә биеп тә йөргән Алсу.

Шунысы да мактауга лаек – кызларын тәрбияләүгә әтиләре Айса да зур өлеш кертә.

-         Без ирем белән барысын да бергә киңәшләшеп эшлибез. Балаларыбызны тәрбияләүдә дә шулай ук. Ул кибеттән безгә кул эшләренә кирәкле материалларны алып кайта. Кызларыбызның укулары белән дә, өстәмә шөгыльләре белән дә кызыксына, — ди Гөлнур ханым иренә рәхмәтен белдереп.

семья

Әтиләре кызларын никадәр нык яратса, Алсу белән Әминә дә аңарга шундый ук зур мәхәббәт белән җавап бирәләр.

-         Балаларыгызны дин нигезләренә өйрәтәсезме? – дип сорадым Гөлнур ханымнан.

-         Әйе, догалар өйрәтәбез. Дини бәйрәмнәрдә мәҗлесләр уздырабыз, корбан чалабыз. Алар боларның барысына да төшенеп үсәләр.

Минем әтием — азанчы. Шуңа күрә авылга кайткач та, алар дини мохитта яшиләр, шөкер, — диде ул.

с дедом и бабушой

“Яктылык” темасына кире кайтып, бу мәктәп ата-анага да, кызларга да нәрсәсе белән ошый? – дигән соравыма хуҗабикә:

-         Анда нурлы, ямьле, күңелгә ятышлы мохит хөкем сөрә. Укучылар үзара дуслар. Укытучылар укучыларына үз балаларына карагандай карыйлар. Алсуның беренче укытучысы Румия Исмәгыйлева да, хәзерге сыйныф җитәкчесе Фәридә Хәмидуллова да, Әминәнең сыйныф җитәкчесе Сәгыйдә Нуруллина да балаларыбызга төпле белем бирүче югары профессиональ укытучылар. Гомумән, кызларыбыз барлык укытучыларын да яраталар. Алсу бигрәк тә татар теле укытучысы Нурзидә ханым Фәйзуллинаны якын күрә, — дип җавап бирде.

Ә шундый ук соравыма Алсу иң беренче итеп биредә бик яратып татар телен өйрәнүен әйтте.

Айса белән Гөлнур Әбдерәхимовлар – икесе дә юридик белем алып, ГУФСИН системасында хезмәт иткәннәр. Бүгенге көндә Айса әфәнде куркынычсызлык бүлегендә эшли, ә Гөлнур ханым – хуҗабикә.  

Шушындый акыллы кызлар тәрбияләгән ата-анадан тәрбия серләрен сорадым.

Гөлнур ханым тыйнак кына елмаеп:

-         Серләребез юк инде ул. Безне әти-әниләребез ничек тәрбияләделәр, без дә балаларыбызны шулай үстерергә тырышабыз. Минем әти-әнием — Бәшир белән Нәсимә, Айсаның да әти-әнисе — Абдуллаҗан белән Сания безгә бик булышалар. Аларда кунак булганда әби-бабалары оныкларына әхлак нигезләрен өйрәтәләр, динне дә читтә калдырмыйлар, акыллы киңәшләрен дә бирәләр. Без әти-әниләребезгә чиксез рәхмәтле.

Чын татар гаиләсендәге кебек, кызларымда әтиләренә карата, ул гаилә башлыгы буларак, аеруча хөрмәт тәрбиялим,  - диде.

Күңелем күтәрелеп, ниндидер рәхәтлек алып киттем мин Әбдерәхимовлардан. Аларның гаиләсененең активлыгына, күпкырлы булуына сокландым. Ә кызлары нинди акыллы, уңганнар! Матур итеп ана телендә сөйләшүче бу кызлар — татар милләтенең лаеклы дәвамчылары булырга охшаган.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (9).

Просмотров: 1864

Один комментарий

  1. Азанчы-мөәзин буладыр иде шикелле!