Кышның берникадәр салкын һавасы да беркемне дә куркытмаган. Исаклы район үзәгендә салынучы яңа мәчет бинасына манара күтәрү һәм гөмбәз кую тантанасына шактый күп халык җыелган иде бу көнне. Араларында биредә яшәүчеләр дә, Самарадан, башка шәһәр һәм районнардан килүчеләр дә бар иде. Тантана күрше Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәхәлләсе имамы Ризван хәзрәт Яруллин әйткән моңлы азан тавышы белән башланып китте. Аннан Исаклы районы башлыгы Валерий Дмитриевич Ятманкин тантанага җыелучыларны шушы зур вакыйга белән котлады. Аңардан соң Камышлы, Кләүле, Исаклы районнарының имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим сүз алды:
- Мәчет — ул Аллаһыбызның изге йорты. Биредә кешеләр Аллаһыга якынаялар, калебләрен сафландыралар. Исаклыда төрле милләт вәкилләре яшәсә дә, биредә үзара аңлашу, бер-берсенең динен хөрмәт итү бар. Бу киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанасы килә. Чөнки без кайсы диндә булсак та, кайсы телдә аралашсак та, Аллаһ Раббыбыз барыбыз өчен дә бер, — диде ул.
Хәзрәт Мәүлид ае башлануы турында әйтергә дә, пәйгамбәребез Мостафа салаллаһы галәйһиссәламнең туган көне белән котларга да онытмады. Тантанага килгән Владимир атакай да бу сүзләрне куәтләде.
Булачак яңа мәчет мәзине Әбүзәр Әхмәтгата улы Галимуллин төзелешнең барышы белән таныштырып үтте, шушы Аллаһы йортын салуда зур ярдәм итүче иганәче Гамәл Рафаэль улы Җамалетдиновка зур рәхмәт белдерде.
- Ярты ел элек кенә шушы эшебезне башлап җибәргән булсак, бүген инде мәчет бинасына манара күтәрү һәм гөмбәз кую бәхетенә ирештек. Тәрәзә, ишекләр дә әзер. Әгәр дә эшләр шулай уңышлы гына барып, Аллаһы насыйп итсә, озак та үтмәс, мәчетебезне ачу тантанасына җыелырбыз. Гамәл Рафаэль улы әйткәнчә, күп гасырлар дәвамында яшәячәк мәчетебезнең ишекләре һәркем өчен ачык булачак. Киләчәктә бирегә килеп, җомга намазын гына түгел, башка дини бәйрәмнәребезне дә шатланып-сөенеп үткәрергә насыйп булсын иде! — диде Әбүзәр Әхмәтгата улы.
Форсаттан файдаланып, Әбүзәр әфәнде Раил Әхәт улы Вагыйзов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасына тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләре дә әйтте.
Бераздан тирә-юньдә тәкбир авазлары яңгырый башлады: “Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Ләә иләһе иллә Аллаһу вә Аллаһу әкбәр!”… Шушы изге дога астында мәчет бинасына манара күтәрелде һәм гөмбәз куелды. Тантана кафеда сый-тулы нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл янында Коръән мәҗлесе белән тәмамланды.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Исаклы авылы.
Просмотров: 1618