Мәхәббәт халәтендә

DSC_0835Мәхәббәт — бездән сорамый гына йөрәккә кереп урнашучы өермә ул. Аны ясалма итеп чакырып алып булмый. Рөхсәтсез генә, үзе килгән ошбу хисне яныңда яшәргә өйрәтмәсәң, кайчакта китеп тә бара. Мәхәббәт булган урында әкияти дөнья, серле, рәхәт мөнәсәбәтләр була. Ярату ул-үзеңне үзгәртү, яхшырту, яраткан кешеңне ничек бар, шулай кабул итү. Җаныңда булганны сөйгәнеңә биреп, аннан әллә ниләр таләп итми яшәү-мәхәббәтнең биек ноктасы. Үзеңнең эчке дөньяңны өйрәнеп, һаман камилләшә бару- бу да шул мәхәббәтнең бер баскычы. Эчке сөенеч белән якыннарыңа изгелек эшләүдән армыйсың икән, сөен, синең җаныңа мәхәббәт оялаган!

Алда сурәтләгән халәттә яшәп ятучы пар белән Яңа Усман авылында очраштым мин. Рушания һәм Илһам Гелметдиновларның сөю җимешләре күңелләрендә тулышкан һәм ике сабый булып дөньяга туган инде. 2001 елны дөньяга аваз салган Ильмир һәм 2006 елны туган Ильвир исемле ике егет үсеп килә алар гаиләсендә. Әти-әни үрнәгендә тәртипле, укуда алдынгылардан алар.

- Рушания, үзең әле яшь кенә кебек, ә шундый ике егетнең әнисе булырга өлгергәнсең,-дим бәхетле ханымга.

- Миңа быелгысы елның җәендә 38 тула инде. Барысы да вакытлы булды, ди ул көлеп.

- Туган җирегездә кирәк булып шушында тупланган парлармы сез, әллә каян да булса очып төшкән кошлармы?

- Мин күрше авыл кызы. Бакай авылында туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, кыз балага кулай һөнәр диеп, Бузулук шәһәрендә хисапчылар техникумында укып диплом алгач, туган авылыма кайтып эшкә урнаштым. Эчәр суым, җыясы ризыгым Усманда булган икән. Шушы авылның асыл егете Илһам белән кавыштык.

Ансат кына итеп, ничек танышуларын, очрашып йөрүләрен, кавышкан көннәрен сикертеп узмакчы була ул. Бер-бер артлы шушы сорауларымны яудыруга елмаеп кына куйды да, аларына Илһам җавап бирсен, дигән кебек, сөйгәненә күз сирпеп алды Рушания.

- 1998 елның май аенда таныштык без. Дустымның сөйгән кызы Бакай авылыннан иде. Иптәшкә дәште бу мине бер кичне. Ә Рушания бу кызның дусты, күршесе булып чыкты. Дусларча гына танышуыбызның акрын гына чын сөюгә әверелүен сизми дә калдык. Ике ел дуслашып йөрдек тә, 2000 елның октябрь аенда гаилә учагы кабызып җибәрдек. Никах туебыз гомергә истә калырлык булды һәм без ЗАГС бүлеге мөдире Гамилә апа Вәлитовага зур рәхмәтлебез.

Илһам Таһир улы 1978 елда әтисенең туган авылы Иске Ярмәктә дөньяга килә. Аннан аларның гаиләсе Себергә күчеп китә һәм Радужный шәһәрендә яши. 1992 елны Гелметдиновлар гаиләсе Дания апаның туып үскән авылы Яңа Усманга кайтып төпләнә. Алар нефтьчеләр гаиләсе. Илһам бик зыялы, тәрбияле гаиләдә үскән егет. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, югары белем алган.

DSC_0835

Яшь гаилә эштә дә алдынгылардан санала, хөрмәтлеләр. Икесе дә “БайТекс”та эшли алар. Юкка гына бу парны җирлеидарә башлыгы Айдар Рәстәм улы мактап телгә алып, алар турында язарга киңәш бирмәгән икән. Бик матур, иркен, заманча өй төзеп кергән Гелметдиновлар.

“Яхшы ир-хатынын, яхшы хатын-ирен мактар”, диеп юкка әйтмәгәндер борынгылар. Рушания: “Илһамым-киң җилкәсенә сыенырдай, гаилә, бала җанлы ир солтаны. Мин аның һәр эшкә җаваплы каравына, бар эшне дә җиренә җиткереп башкаруына сөенеп туя алмыйм. Миңа аның янәшәсендә шундый тыныч, рәхәт. Бәхетебезне Ходай гына күпсенә күрмәсен”, дисә, Илһам: “Рушаниям-сабыр холыклы, акыллы, зирәк, уңган. Аш-суга да оста, ышанычлы. Сабыр булганга һәм моңая, зарлана белмәгәнгә хөрмәт итәм мин аны”,ди.

-Гаилә- кечкенә дәүләт бит инде ул. Ә дәүләтнең башлыгы булырга тиеш. Сезнең гаиләдә кем баш икәнен дә белик әле.

- Әлбәттә, Илһам. Мин аның урынбасары. Нәрсә генә эшләргә тотынса да, аны хупларга, аңа булышырга тырышам. Чөнки Илһамга карата ышанычым зур.

Бер-берсенә карата нинди хөрмәт һәм ихтирам. Бар ул безнең төбәктә шундый парлар. Бары тик аларны эзләп табарга да, алар турында язарга кирәк. Ә яшь парларга Гелметдиновлар кебекләрдән үрнәк кенә аласы кала.

DSC_0832

Рушания һәм Илһам! Сез үз тормышыгызны мәхәббәт нигезендә коргансыз икән, ул ныклы булыр, иншалла. Яшьлектәге саф хисләрегезгә тап төшерми, бер-берегезне саклап һәм яклап, картлык көзегезгә дә тигезегез белән, парлап керергә насыйп итсен сезгә, Хак Тәгаләбез.

Изге мәхәббәт хисләрен

Вакламыйча саклагыз.

Тормыш дигән олы юлдан

Гел янәшә атлагыз.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре». 

Просмотров: 1608

Комментирование запрещено