Гали авылы мәктәбе укучысы Гүзәл ГОЗӘЕРОВА: «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…»

77808257_7“Хәтерлим мин әле бү­генгедәй…” дигән җырны белмәүчеләр юктыр, мөгаен. Һәркем  үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, та­ләпчән укытучыларын онытмыйдыр. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә ак бантиклар тагып, кулыма чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хә­терлим.

Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан җитәкләп, укытучыбыз Ләйлә Фәрит кызы Гозәерова матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар – барысы да истә. Ә иң хәтердә калганы: парталар артына малайларны кызлар белән аралаштырып утырту. Әй, шул вакыттагы дулкынланулар… Бигрәк тә кызларның тарткалашуларын күрсәгез иде. Ә соңрак, бераз чәч тартышулар, төртешүләр булгалап алса да, бик тиз бер-беребезгә ияләнеп беттек.

image

Ләйлә Фәрит кызы Гозәерова

Беренче укытучым Ләйлә Фәрит кызы Гозәерова 1971 елда күрше Камышлы ра­йонының Балыклы авылында туа. Башлангыч белемне шунда ала. Үсмер чактан ук укытучы булу теләге аны Богырыслан педагогия училищесына алып килә. Аны яхшы гына тәмамлаганнан соң, ул Кләүле районында ике ел башлангыч сыйныфта укыта. Аннары Гали авылы егете Габдулла Гозәеров белән таныша. Күп тә үтми, алар гаилә коралар. Тик авылда башлангыч  мәктәп укытучысы вакансиясе булмый.  Шуңа да аңа ун еллап мәктәптә җыештыручы, хуҗалык  мөдире, озайтылган көн төркемендә тәрбияче булып эшләргә туры килә. Безнең бәхеттәндерме, мин укырга керәсе елны башлангыч сыйныфларда бер укытучы урыны бушый. Ләйлә Фәрит кызы Гозәерованы шул 1нче сыйныфка укытучы итеп билгелиләр.

Әле бүгенгедәй күз алдымда: без, беренче сыйныфка баручылар һәм өлкән сыйныф укучылары, Белем бәйрәменә репетициягә җыелдык. Шунда  матур гына киенгән бер апа килеп керде. Ул безнең кулларны матурлап, башларны тигезләп куйды. Шуннан соң көлемсерәп кенә: “Шушымыни минем булачак укучыларым?!”- дип безнең турыда сорады. Шул вакытта мин эчемнән генә: “Әһә!  Бу безнең булачак укытучы апабыз икән”, — дип куанып куйдым.

Шул көннән Ләйлә апа уку­чыларның кадерле укытучысы, хезмәттәшләренең киңәшчесе, ярдәмчесе булды. Ул безне тәүге көннән үк үзенә гашыйк итте.

Ләйлә апа безгә әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте, игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде, сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, бер гаиләгә әйләндерде, тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте.

Сердәшчебез, киңәшчебез, икенче әнкәбез булган Ләйлә апаны беркайчан да онытмабыз. Аның исеме йөрәк түрендә. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, беренче укытучым, мең рәхмәт!

Гүзәл ГОЗӘЕРОВА,

Гали авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Похвистнево районы.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1512

Комментирование запрещено