Гыйлемле остабикә һәм ягымлы хаҗия

SONY DSCИслам диненең тыю һәм тыелу дине булуы дөресме? Ислам динендә хатын-кызларның нинди хокуклары бар? Менә шушы һәм башка күп төрле сорауларга остазыбыз Вагыйз кызы Сания ханым Мингачева белән әңгәмә кордык.

Матур, бай төсләргә күмелгән алтын көз иртәсендә Сания ханым белән очрашырга барганда мин аның бүген юбилей бәйрәме икәнлеген белә идем. Бу сөйләшүебез сезгә комачауламасмы, дип, пошынуым юкка гына булып чыкты. Елмаеп, ул бу очрашуның бәйрәмгә ямь генә өстәгәнен аңлатып, мине юатты.

- Сез дини гаиләдә тәрбияләгәндегез, үз гомерегезне дә дингә багышладыгыз. Бу юлны сайлауда нәрсә этәргеч булды?

- Миңа бу юлны сайлауда гаиләбездәге дини традицияләр сәбәпче булды. Әти-әниебез безгә кечкенәдән дин тәртибен өйрәтеп үстерде. Без энеләрем белән балачактан үзебезне мөселман дип тоеп яшәдек. Элек, динсезлек чорында да, без ураза да тоттык, намаз да укыдык. Моны кешеләргә күрсәтергә тырышмадык. Тик күңелебездә Аллаһы Тәгаләгә ышану һәрвакыт яшәде.

- Сания ханым, сез күп илләрдә булдыгыз, дөньяны күп күрдегез. Мөселман хатын-кызына дөньяви дәүләттә яшәве авырмы? Мәсәлән, кием һәм эш ягыннан. Аңа биш тапкыр намаз укырга да кирәк бит әле.

- Киемгә килгәндә, Коръәндә хатын-кызга битен, кулларын, аякларын ашык сөягенә (щиколотка) кадәр генә күрсәтергә ярый, дип язылган. Ә киемнең төсе, фасоны хатын-кыз үзе теләгәнчә була ала. Тик үтәкүренмәле һәм тәнгә сыланып торган гына булмасын. Ә менә башка яулык бәйләү, һичшиксез, мәҗбүри. Аның күркәм сыйфатлары бар. Яулыкны матур итеп, төрлечә бәйләргә була. Ул хатын-кызны бизи.

Ә инде эшкә килгәндә, анда намазга да, Рамазан аенда уразага да урын булырга тиеш. Үзегезгә уңайлы графиклы эшкә өстенлек бирергә кирәк. Әгәр инде ниндидер киртәләр барлыкка килеп, намазны вакытында укый алмыйсың икән, аны өйгә кайткач та кайтарып укып була. Башка диннәргә караганда, Исламда бу тыелмаган.

- Ә хатын-кызга мәчеткә барырга, фотосурәткә төшәргә, фотоларны интернетка чыгарырга буламы?

- Хатын-кызга мәчеткә йөрергә ярый, әни-әбиләребез дә йөргәннәр. Анда бит ирләр белән хатыннар аерым намаз укыйлар.

Мөселманнарга фотосурәткә төшәргә дә ярый. Тик фотоларны кеше күрерлек итеп өйдә элеп куярга, шулай ук аларны интернетка чыгарырга ярамый.  Фотосурәтләрне фотоальбомда сакларга кирәк, чөнки рәсем эленгән өйне фәрештәләр урап узалар, диелә хәдистә.

-         Бизәнүгә, чәч буяуга Ислам динендә караш нинди?

-         Өйдә ирең өчен бизәнү дә, чәч буяу да тыелмый. Кыска итәкле күлмәкне дә кияргә була. Тик бу ирең өчен генә, аның теләкләреннән чыгып эшләнергә тиеш.

Өйдә пычрак киемнән, тузган баш белән йөреп, өйдән бизәнеп-ясанып чыгып китү урамдагы ирләр өчен генә булмыймы соң? Ә инде хатын-кыз өйдә бизәнеп-ясанып йөри икән, урамга чыкканда да шулай матур итеп киенеп, бизәнеп чыгу тыелмый, ире рөхсәт итсә. Ире башка хатын-кызларга күз салмасын өчен өйдә бигрәк тә матур булырга тырышырга кирәк.

сания укучылар

-         Хәзер бик күп хатын-кызлар пластика операцияләр кулланалар. Бу турыда Исламда ни әйтелә?

-         Медицина күрсәткечләре буенча кеше саулыгына зарарлы булган кимчелекләрне (мәсәлән, борын бүлгесенең кыегайганы сулыш алуга комачаулаганда) пластик хирургия ярдәмендә төзәтергә ярый. Ләкин иреннәрне калынайту, күкрәкләрне зурайту катгый тыела. Аллаһы Тәгалә биргән матурлыктан ямь табып яшәргә кирәк. Боларны үтәмәгән кеше мөселманлыгын югалта.

-         Мөселман илендә яшәүче хатын-кыз Россия хатын-кызыннан нәрсәләре белән аерылып тора?

-         Анда хатын-кызлар үзләренең хокукларын яхшы белеп яшиләр. Шуңа күрә алар, безнең кебек, башларын бөгеп, ике кулына да авыр сумкалар тотып чабышып йөрмиләр. Әкрен генә итеп, башларын күтәреп, патшабикәләрдәй йөзеп йөриләр. Алар үзләренең ышанычлы яклаучылары барын яхшы беләләр.

Бу төрле яктан сизелә. Мәсәлән, егет кәләшне сорарга баргач, кызга мәһер (бүләк) бирергә тиеш. Кәләшнең теләге буенча бу машина да, өй дә булырга мөмкин. Әгәр инде ире белән аерылышырга туры килсә (гәрчә ул илләрдә бу сирәк очрый) дә, ирнең бу кыйммәтле бүләге хатынга кала. Шуңа күрә анда өйләнергә бик авыр, чөнки гаилә корыр өчен акча җыярга күп вакыт кирәк. Һәм шуның өчен аерылырга да бик ашыкмыйлар.

-         Согуд Гарәбстанында берничә хатынга өйләнү гадәте гади хәл булып тора, диләр?

-         Бу анда гына түгел, хәзер бездә дә инде күп таралды. Татарстанда ике-өч хатын белән торучылар бар.

Дини китапларда бу турыда шулай язылган. Әгәр дә хатыннарының һәрберсен тигез күреп, аларны матди яктан, аерым яшәү урыны белән тәэмин итә алсалар, ул чара тыелмаган. Ләкин икенче, өченче хатынга өйләнер алдыннан иренә беренче хатыны рөхсәт бирергә тиеш, әмма бер хатын белән яшәү хәерлерәк.

Ислам динендә хатын-кызларга эшләмәскә рөхсәт ителә. Әгәр дә инде үзләре теләп эшләсәләр, алган малларын, акчаларын үзләренә генә тотарга мөмкин. Ә гаиләне ир-ат матди яктан тәэмин итәргә тиеш.

-         Дөрес аңласам, хатын эшләгән акча аныкы гына, ә ирләр тапкан мал уртак була?

-         Әйе, ирләр эшләп алган акчаларын хатынына, балаларына тотарга тиеш. Ә хатын-кызларның бурычлары – ирен карау һәм балаларны тәрбияләү. Бездәге кебек, анда балаларны урам да, балалар бакчасы да, мәктәп тә тәрбияләми.

-         Тик Ислам динендә хатын-кызларның изелгән булуы, хокуклары тыелганы, аларның башларын күтәреп, бер сүз әйтергә дә кыймаганлыгы күңелгә сеңеп калган.

-         Юк, Ислам дине белән хатын-кыз өскә күтәрелде. Безнең ирләр белән бертигез хокукларыбыз бар. Тик ирләрнең гаилә башлыгы булу хокуклары калды. Бу дөрес тә. Ул баш булып, гаиләсен ашатырга тиеш, чөнки ир гаиләсе алдында җавап тота. Ә Аллаһы Тәгалә каршында ирләр дә, хатын-кызлар да бертигез.

сания и наиля

Наилә Хөсәенова Сания ханым Мингачева белән әңгәмә корганда.

Шундый мәгънәле сөйләшүнең озакка сузылганы тоелмады да. Самарның Җәмигъ мәчетендә алган әңгәмәмнең ахырында Сания ханымны котларга килүчеләр саны арта барды. Бу көнне биредә Вагыйз кызы Сания Мингачеваның юбилеена багышланган дини мәҗлес үтәчәк.

Сания ханымны Самар татарлары арасында белмәгән кеше юктыр шикелле.

Ул көнне аны котларга мәсҗид бинасына килгән туганнарын, дусларын, шәкертләрен санап бетергесез иде.

Һәммәсенең зур шатлык белән тулган ачык йөзләре, зур-зур чәчәк бәйләмнәреннән башка, аларның Сания ханымны олылау, соклану сүзләре дә төрле яктан ишетелеп торды.

Башкача булырга мөмкин дә түгел бит. Сания ханым – күренекле, танылган дин әһеле, күп еллар өлкә мөфтие булып торган Вагыйз хәзрәт Яруллинның кызы. Ә аның энесе – Самар өлкәсенең мөфтие Талип хәзрәт Яруллин. Ире Габделәхәт хәзрәт Мингачев – Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы. Әнисе Асия абыстай Яруллинада мөселман хатын-кызына хас булган уңай сыйфатлар тупланган. Ачык йөзле, тәмле телле Асия абыстай акыллы киңәшләре белән кешеләргә ярдәм кулы сузып тора.

Кызганыч ки, үз әти-әниләрен карамаучылар да күп. Ә Яруллиннар һәм Мингачевлар үзләренә чит-ят булган кешеләргә дә булышып яшиләр. Шулай бер карчыкны үз гаиләләренә алып, аны күп еллар, ул үлгәнче тәрбияләгәннәр.

Менә шундый гаиләдә туып-үскән Сания ханым башкача яши алмый да инде.

Ул мәктәпне, медицина училищесын тәмамлап, ун ел кан салу станциясендә эшләп, үзенең гомерен кешеләргә ярдәм итүгә багышлый.

Сания ханым Габделәхәт Мингачев белән никахлашып, алар матур гына гаилә коралар.  Озакламый Бохара шәһәренә дини белем алырга китәләр. Аннан кайтып, Самар өлкәсенең Гали авылында мәдрәсә ачуга бөтен көчләрен куялар. Габделәхәт әфәнде анда имам булып хезмәт итә, ә Сания ханым балаларга һәм хатын-кызларга белем бирә.

Биредә берничә ел эшләгәч, 1996 – 2003 елларда Мингачевлар Согуд Гарәбстанында дини белемнәрен камилләштереп кайталар. Сания ханымның остазлык сыйфатларын ишетеп белгән кешеләр аның кайтуын зарыгып көтеп торалар.

Сания Мингачева Самар Җәмигъ мәчетендә, бөтен көчен куеп, балаларга, хатын-кызларга дини курслар оештырып, аларга гарәп графикасын, Коръән уку тәртипләрен, динебезнең тарихын өйрәтергә керешә. Аның йөрәге, күңеле аша үткән йөзләгән шәкертләре  Ислам динен тирәнтен өйрәнеп, намазга басып, аннан соң үз гаиләләренә дә дини юлда тәрбия биреп яшиләр.

Күптән түгел Сания ханым Мингачева хаҗ кылып кайтты. Аның бу гамәле дә юбилеен ямьләндерде.

Бәйрәмгә килгән шәкертләре белән аралашып, аларга остазлары турында сораулар бирдем.

Гөлсылу Вахрамова:

“Мин һәр иртә торгач, Сания ханымда дини белем алуым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыйм. Ул тормышта зур хезмәт башкара. Тыныч, сабыр остаз безгә гарәп графикасын, Коръән серләрен өйрәтә, намазга басарга ярдәм итә. Сания ханымда укый башлагач, минем тормышым яхшы якка үзгәрде. Хәзер мин мөселманнар арасында Ислам динебез өйрәткән хезмәттәшлек, ярдәмчеллек, аңлашучанлык мохитында яшим.  Барысы өчен дә мин Сания ханымга бик рәхмәтле. Аңа исәнлек-саулык, ике дөньяның да рәхәтен телим”.

Әлфия Ибраһимова:

“Сания ханым кебек мәрхәмәтле, ярдәмчел, әдәпле, ипле ханымнар күбрәк булса иде. Ул миңа намазга басарга булышты. Шушындый остазым булганга мин бик бәхетле. Аңа сәламәтлек, озын гомер, бәхет телим. Без, аның барлык шәкертләре, Сания ханымны чын күңелдән яратабыз”.

Сания ханым Мингачеваның менә шундый күркәм бәйрәме булып үтте. Сания ханым, без сезгә киләчәктә дә изге хезмәтегездә зур уңышлар, үзегезгә һәм гаиләгезгә исәнлек-саулык телибез. Мөселман кардәшләребезгә дини белем биреп, аларны шатландырып яшәргә язсын!

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

«Самар татарлары».

Просмотров: 2516

2 комментариев

  1. Субхан Алла Сания ханом Сез бик матур хям яшь!!! Аллахы тягаля сезгя исянлекле озын гомер бирсен.