Биек йортлар төзегән ветеран

9 мая в школе 001

Минсәгыйрь Газизов

Вакыт үтә тора.  Картларыбыз  мәңгелеккә күчә тора, ә яшьләрнең алар белән исән чакларында сөйләшергә вакытлары җитми. Без дә элек хәзерге яшьләрдән бер дә аерылмый идек. Бүгенге көндә ата-ана, бабай-әби, абзый- апаларыбыз исән булса, без алардан бик күп нәрсәләр турында сорар идек. Тик терсәкне тешләп булмый шул, соңга калдык инде.

Мин бу язмамда Бөек Ватан сугышы елларында үскән бер яшь малай турында язарга ниятләдем. Ул Яңа Усман кырларында эшләгән, Куйбышев шәһәрендә торак йортлар һәм Металлург заводын төзүдә каткашкан. Мин язмамда “төзи” сүзен кулланам, чөнки төзү  сүзендә данлык, горурлык бар.

1991 елда «Бердәмлек» газе­тасында милләт һәм дин юлында йөрүчеләрнең берсе — Минәхмәт Сәгыйровның гарәп хәрефләренең аңлатмалары басылды, яңа саннарының чираттагысында Корбан бәйрәме турында игълан бар иде. Ми­нем нәкъ коммунистлар партиясеннән гариза биреп чыккан вакыт. Игъланны күрдем дә Корбан гаетенә барырга булдым (“ният” сүзен белми идем әле). Халык шактый күп җыелган иде, мәчет эчендә бер генә урын да калмаган. Иске мәчет йортында җәелгән брезент өстендә гомеремнең беренче намазын  укыдым. Укыдым дип, бер кеше артына бастым да аны кабатладым: ул торса – тордым, ятса – яттым. Шул намазымнан соң күңелемдә, тәнемдә әйтеп бетергесез җиңеллек тойдым. Тик сүзем аның турында түгел.

Автобуста өйгә кайтканда бер ир-ат белән сөйләшеп киттек. Ул минем: “Нигә намазда берсе баса, икенчесе утыра, өченчесе бөгелә икән?” – дип соравыма, миңа барысын да  аңлатырга тотынды. Тик барыбер бернәрсә дә аңламадым: теге кешенең “сөннәт”сүзе генә күңелдә калды.

Бу киңәшчем белән якшәмбе көненең өйлә һәм җомга намазларыннан кайтканда ешрак очраша башладык. Исеменең Минсәгыйрь икәнен белгәч, мин аны “әтәй-абый” дип атый башладым, чөнки мин үзем Минсәгыйрь улы бит. Аның туган яклары, гаиләсе турында белешкәч – ул минем ерак  җизнәм булып чыкты.

Минсәгыйрь (паспортта языл­­ганча Әхмәтсәгыйрь)  абый Газизов  Камышлы районының Яңа Усман авылында 1931 елда дүрт балалы гаиләдә икенче бала булып туа. Ул бабасының әтисенә кадәр белә. Аның ыруындагы кешеләрнең барсы да җирдә хезмәт иткәннәр.

Минсәгыйрь абый Усман авыл мәктәбендә 3нче сыйныфта укыганда 1942 елда анасы Мәхүбсафа апа  мәрхүм булгач, аңа — 11 яшьлек малайга, йорттагы бөтен эшләр дә йөкләнелә: абзар чистарту, көянтә белән су ташу, бакчада җир  казу, бәрәңге утырту, аны чүптән утау, күмү, тирестән “утын” ясау һәм башкалар.  Аннан соң әле колхозның төрле эшләренә чакырып торалар.  Минсәгыйрь абый мәдрәсәдә укып, дини белем алган әнисеннән Коръәннең “Фатиха” һәм “Ихлас” сүрәләрен һәм Раббәнә догасын өйрәнеп кала һәм бу турыда горурланып сөйли.

1948 елда 17 яшьлек яшүсмерне Куйбышев шәһәрендәге ФЗОга  (фаб­рично-заводское обучение) алып китәләр. Андагы ачлыкны, бер сүз дә русча белмәгән авыл малаена тигән кыенлыкны исенә дә төшерәсе килми хәзер аның. Туган авылындагы “Үги ана куены” дигән болын чын бәхет утравы булган икән ич. “Үги ана куенында” үскән ачы какыны, урманда үскән балтырганны һәм башка үләннәрне ФЗОдан җәен качып кайткан вакытта туйганчы түгел, эче күбенгәнче ашаганын әле дә оныта алмый ул. “Ул вакытта сыер һәм башка хайваннар үләнне кешегә  караганда азрак ашаганнардыр. Шуңа күрә без бүген  исән дә инде”, — дип сөйли Минсәгыйрь абый.

ФЗО да ул ташчы һөнәрен үзләштерә. Безымянкадагы 66нчы кварталны төзегәндә  ул практика уза һәм шунда эшли дә башлый.

- Гомерем буе беренче тапкыр төзегән 68 санлы йортны – үземнеке дип горурланып йөрим, — дип сөйли Минсәгыйрь абый.

1951 елга кадәр Безы­мянканың Ставрополь  урамы һәм Металлург проспекты  арасындага 3 – 5 катлы йортларны төзүдә катнаша ул. Ә аннан армия хезмәтенә чакырыла. Шул вакытлардагы андагы тәртипкә, солдатларның үзара мөгамәләсе турында сокланып исенә төшерә ул.  Поездда йөк озатканда берәр ай казармадан китеп, йөреп кайтканчы  тумбочкасындагы әйберләренең  шул килеш торуына әле дә исе китә. “Урлау, “дедовщина” дигән нәрсәләр юк иде. 3 татар, 2 рус һәм 2 украин солдат бергә бик тә дус һәм тату яшәдек”, — дип сөйли Минсәгыйрь абый.

1954 елда армия хезмә­теннән кайткач, ул үз һө­нәре буенча ташчы булып “Ме­таллургстрой”га эшкә урнаша һәм биредә 5 ел буена Металлург заводының биналарын төзүдә катнаша.

1959 елда аны II трестка күчерәләр һәм ул анда электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштереп, шәһәрдә эре зур панельләрдән 9 этажлы йортлар салуда эшли. Эре  панельләрдән һәр ай саен шундый бер йорт салына торган булган. Бергәләп хисаплап карадык: 25 ел дәвамында Минсәгыйрь абый Газизов шәһәребездә 250 — 300ләп тугыз катлы, 10 — 15ләп өч — биш катлы йортлар һәм Металлург заводының биналарын төзүдә катнашкан. Үзе эшкә өйрәткән яшь электросварщикларның санын да әйтә алмый ул хәзер.  Ул — Бөек Ватан сугышының тыл ветераны, күп медальләр белән бүләкләнгән.

Халыкта: “Ир кеше дөньяда өч эш башкарырга: өй салырга, агач үстерергә һәм малай тәрбияләргә тиеш”, — дигән әйтем бар бит.  Минсәгыйрь абый бу таләпләрнең барысын да үтәгән: йортлар төзегән, бакчасында җимеш агачлары һәм куаклары, 1951 елда Мингаян апа белән гаилә корып, ике малай үстергәннәр.

Тик хатынының гомере кыс­ка була: 1962  елда ул бакый­лыкка күчә. Җәүһәр апа белән никахлашканнан соң, аның өченче малае дөньяга килә. Ләкин бу хатыны белән дә аңа шатлыкта озак яшәргә насыйп булмый. Бүгенге көндә Минсәгыйрь абыйның өч улы аталарына 5 онык һәм 3 оныкчык бүләк иткән.

Минсәгыйрь абый — 1990 елдан бирле мәчеткә йөреп, намаз кылучы кеше. Башта Иске мәчеттә, соңрак Җәмигъ мәчетендә гарәп алифбасын  үзләштереп, Коръән Кәримне тәҗвид кагыйдәләрен кулланып укый башлый.  Җәмигъ мәчетен төзегәндә ул, яшьлеген искә тө­шереп, аена бер көн бушлай таш­чы ярдәмчесе буларак катнаша.

Минсәгыйрь абый  хәзерге көндә Җәмигъ мәчетенең ветераннар оешмасында актив эшли. Оешма рәисе Таһир агай Мамышев аның турында: ”Әхмәтсәгыйрьне эшкә кая гына чакырсам да, ул йөгереп килә җитә. Аның фотосурәте “Яктылык” татар мәктәбенең зур тамаша залы диварында эленеп тора, чөнки ул анда  елына берничә мәртәбә килеп, балаларга үзенең үгет-нәсыйхәтен бирә. Татар милли оешмаларының Самарада тарихи  урыннарда оештырган  бөтен чараларында катнаша”, — дип сөйләде.

Минсәгыйрь абый яшьләргә генә түгел, олы  яшьтәгеләргә дә киңәшләрен бирә. Бабайлардан кем дә булса тормышка зарланганда, ул үги әнисенең кайчандыр әйткән алтын сүзләрен искә төшерә: “Синнән дә начар тормышлы кешеләр бар, тик алар сабыр итәләр, чыдыйлар.  Аллаһы Тәгаләгә дога кылалар. Син дә чыда! Түз!” – дия торган булган ул. Минсәгыйрь бабай хәзер дога кылганда  тудырган ата-анасының исемнәрен  атагач, өченче исем итеп, үги анасы Минзада апаның исемен әйтә.

Бала вакытында, яшүсмер чагында, ир-ат яшенә җиткәч тә үги анасының әйткән сүзләрен онытмый.

Тәмәкенең, аракының начарлыгы, зарары турында тамчы тамган кебек анасы аңа гел әйтеп торган.

”Тамчы еш тамуы белән көчле бит.  Әлхәмдүлиллаһ, үткән гомерем  өчен, татарлыгым өчен миңа оят түгел. Бармак төртеп бер милләт кешесе дә минем турыда  бер начар сүз дә әйтмәс“, — дип сөйли Минсәгыйрь абый.

Самара шәһәрендә Әхмәт­сәгыйрь Мингаббас улы Газизов салган, төзегән фатирларда яшәүчеләр исеменнән, Металлург заводында эшләүчеләр,  мәчет картлары исеменнән  аңа Аллаһы Тәгаләдән иң яхшы теләкләр генә телисе килә.

Рәфгать РӘФӘГЫТДИНОВ.

Самара шәһәре.

“Бердәмлек”.

Просмотров: 1722

Один комментарий

  1. Бу.безнег.Хажи.бабай!!!