Минем бу шигъри юлларымны милләттәшләребез кисәтү буларак кабул итсәләр, уйлансалар иде.
Хуҗасыз калган йортларның
Байтагы җимерелгән,
Эшсез яткан авыл халкы
Төрле якка сибелгән.
Уйнап-көлгән балаларны
Күрмисең авылларда.
Ялгыз калган өйләр елый
Җилләрдә, давылларда.
Шулай да тимер өзәрдәй
Ир-атлар очрыйлар,
Эшләмиләр, эчәр өчен
Һаман акча сорыйлар.
Кытайлылар килеп безгә,
Җирдән зур уңыш ала.
Безнекеләр эш юк диеп,
Авызын ачып кала.
Чыгам кырга, урманнарга
Саф һаваны суларга.
Җимерек авылларны күреп,
Батам тирән уйларга.
Минсалих НАСРЕТДИНОВ,
73 яшьлек хезмәт ветераны.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1408