Гали авылы мәктәбе укучысы Әлфия ЛАТЫЙПОВА: «Минем яраткан укытучыма 60 яшь тулды»

скачанные файлы7нче сыйныфта гына укуыма карамастан, минем укы­тучыларым шактый күп. Аларның бөтенесе дә әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларымны да хөр­мәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәх­мәтлемен.

Кем турында гына язсам да, аларның һәрберсен мактап бетерерлек түгел. Ләкин мин инглиз теле укытучысы Фәния Абдулла кызы Мөхәммәдиева турында язарга булдым. Фәния апа (без аңа шулай эн­дәшәбез) тумышы белән Новокуйбышевск шәһәреннән. Ул Куйбышев (хәзерге Самара) педагогия институтының чит телләр бүлеген тәмамлап, 1978 елда Похвистнево районына юллама буенча эшкә килә.

Яшь белгечне район мә­гариф бүлеге тирә-ягын мә­һабәт калкулыклар чолгап алган Гали авылына җибәрә. 1974 елда гына төзелгән өч катлы мәктәп бинасында башланып китә аның хезмәт юлы.

Инде менә бу хәлләргә дә 37 ел вакыт үтеп киткән. Шушы чорда авыл балалары күңеленә укытучы апам күпме белем орлыклары салган. Ә алардан игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, ул үзенең җанын телем-телем кисәкләргә телеп безгә-балаларга, өләшә. Шатлык-көенечләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, җиңү һәм җиңелүләр тулы 37 ел! Кочак-кочак дәфтәрләр, дәрес планнары, укылган әдәби, фәнни, методик китаплар, квалификацияне күтәрү курслары, аттестацияләр…

Фәния апа бик яхшы күңелле һәм кайгыртучан. Әниләребез кебек үк, ул да безне кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ләкин без аңа үпкәләмибез, киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм апа әйткәнчә эшләргә тырышабыз. Ә инде киңәшләре безгә файда китерсә, ул бик нык сөенә. Ул һәрберебезгә шәхес итеп карый, җылы итеп эндәшә, безнең күңелләргә ачкыч таба белә. Аның ягымлы карашы, җылы сүзләре күңелгә сары май булып ята.

Фәния апа һәрвакыт дәрес­ләрне ныклап өйрәнергә куша, чөнки мәктәптә тупланган белем­нәребезнең киләчәк тор­мышыбызда безгә кирәк бу­лачагын бик яхшы аңлый.

Безнең уку һәм фикерләү сәләтебезне үстерү, әхлак­лылык, гаделлек, матурлыкны күрә белү сыйфатлары булдыру — апабызның хезмәт максаты.

Укытучының эш нәтиҗәсе укучы эшчәнлегендә чагыла, дип уйлыйм мин. Фәния апа безне олимпиадаларга, төрле конкурсларга әзерли. Үзенең белемен арттыру-тулыландыру өчен дә вакыт таба, эзләнә, күп укый, яңа технологик алымнарны да өйрәнә, иҗади эшли, ата-аналар, укытучылар алдында чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклаша.

Мин Фәния апаның дәре­сендә утырырга яратам. Чөнки ул һәр теманы безгә җентекләп аңлата, авырракларын, безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул.

Фәния апаның барлык сый­фатлары миңа бик ошый. Шуңа күрә ул — минем яраткан укытучым. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле була­чакмын.

28 январьда Фәния Абдул­ловнага 60 яшь тулды. Без сезне, кадерле укытучыбыз, чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомерләр, хезмәтегездә уңышлар телибез.

Әлфия ЛАТЫЙПОВА,

Гали авылы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

Похвистнево районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1724

2 комментариев

  1. С Днем рождения! Здоровья Фания апа, удачи и успехов во всем!

  2. ПРЕКРАСНАЯ НАША ФАНИЯ АПА.ПРИМИТЕ НАШИ ПОЗДРАВЛЕНИЯ И ПОЖЕЛАНИЯ ВСЕГО НАИЛУЧШЕГО В ВАШЕЙ ЖИЗНИ.Я ТОЖЕ УЧИЛАСЬ У НЕЕ И МОЕМУ СЫНУ ДОВЕЛОСЬ УЧИТЬСЯ НЕМНОГО.ФАНИЯ АПА-ЗАМЕЧАТЕЛЬНЫЙ ПРЕПОДАВАТЕЛЬ,ОТЛИЧНАЯ МАМА И ПРЕКРАСНАЯ БАБУШКА.И ОДНИМ СЛОВОМ-ЧУДЕСНЕЙШАЯ ЖЕНЩИНА И ЧЕЛОВЕК С БОЛЬШОЙ БУКВЫ.ИЯ РАДА ,ЧТО МНЕ ДОВЕЛОСЬ В СВОЕЙ ЖИЗНИ ОБЩАТЬСЯ С НЕЙ.ОНА-ЧУДО.