«Кайсы Салават дип сорамасалар, димәк, мин тормышта нәрсәгәдер ирешкән» (ВИДЕО)

news_11097

7 февральдә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында “Салават” җыр театрының 26нчы сезонындагы концерты үтәчәк. Ул Салават  Зәкиевичның 55 яшьлек юбилеена багышланачак.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 55 яшьлек юбилее уңаеннан ТНВ каналының «Мәдәният дөньясында» тапшыруында кунак булды. 11 гыйнвар эфирын һәм Салават Фәтхетдиновның Миләүшә Айтугановага биргән интервьюсыннан аерым цитаталарны тәкъдим итәбез:

Минем өчен иң кадерлесе (регалия – ред.) – Салават. Кайсы Салават дип сорамасалар, димәк, мин тормышта нәрсәгәдер ирешкән.

* * *
Кайда власть, кайда дуслык, кайда мәхәббәт, кайда акча – шунда хыянәт. Хыянәтнең башка урыны юк.
* * *
Халык безне яшәтә, безне тәрбияли, безне ашата. Гади халык. Шул ук вакытта ул иң зур хыянәтче дә. Сине үлеп ярата торган тамашачың, икенче артист килеп чыга икән, шул якка күчә дә китә. Залга халыкны куып кертеп булмый, залдан куып чыгарып булмый. Ул нәрсә тели, шуны эшли. Халык ул – көч.
* * *
Мин үземне җырчы түгел, җырлаучы дип уйлыйм.
* * *
Гаиләдә булмаган тәртипне илдән сорап булмый. Өч балам бар. Берсе урысча сөйләшә, берсе инглизчә… Татарча рәхәтләнеп сөйләшеп булмый. Өйдә булмаган мохитне мин ничек халыкка: «Шулай булыгыз!» – дип әйтә алыйм?
* * *
Тәнкыйтькә мин берсүзсез. Ләкин мине тәнкыйтьләгән кеше миннән өстенрәк, акыллырак, чи­бәррәк, тазарак, баерак, көчлерәк булырга тиеш. Әгәр шуларның берсе дә туры килми икән, аның мине тәнкыйтьләргә хакы юк.
* * *
Курыкмыйча әйтәм: мин үземне бик зур сәясәтче дип саныйм. Минем әйт­кән сүзләрем бәлки югары властька барып җитмидер, ләкин мин халык белән эшлим, халыкка әйтәм. Чөнки бөтен әйберне хәл итә халык.
* * *
Безнең миссия депутат миссиясеннән түбән түгел. Безнең сыман, без йөргән, көн саен бер мең татарны җыеп, үз сүзебезне әйтә алган әле бер депутатны да белмим. Мин үз урынымда сәясәтче. Аерым бер депутат.
* * *
Автоспорт, бәлки, минем чиремдер. Ләкин матур чир. Менә хәзер минем арттан малай китте. Рөстәм ике тапкыр Татарстан чемпионатын отты, 12 яшьтә.
* * *
Мин моңа (улы Рөс­тәмнең җиңелүенә – ред.) үзем сөендем, чөнки шул яшьтә малай җиңү яулап күнегә икән, ул җиңелүне кабул итмәячәк. Җиңелү аның өчен әле җиңүгә караганда файдалырак.

Просмотров: 2488

4 комментариев

    • хэр нэрсэдэн пиар ясый белэ. самолетка элэкмэгэне пиар эчен иде

      • татарлар кончел, астыртын, сатлыкжан кешелэр буларак билгеле. Салаватка ни пычагыма пиар кирэк? Ул болай да танылган шэхес

        • Нэрсэгэ Салаватка пиар кирэк? Аны и так Рэсэйнен нинди генэ тишегенэ кермэсен,белэлэр,таныйлар,яраталар.Ул узенэ пиар ясап йорудэн узган инде( энэ тавышсыз монсызлар куглый год ,акча эшлэр очен,бер конендэ пропускать итмичэ концер куеп йори,фанаграммага жырлап)алар узенэ реклама биреп пиар ясый.Салават ай саен концерт куйса да,залы тулы шыгрым халык,алма тошэргэ урында юк.Аллахы Тэгалэ саклаган аны.Значит гомере бар.Ходай бэндэмне бер секундка да сонга калмыйча алырмын,бер секундка алданда килмэслэр дигэн.Жыен мэгьнэсез,пиар дип яталар бит э.