“Самара буйлап археолог белән” дип аталган күргәзмә ачылды / Открылась передвижная выставка «По Самаре с археологом»

03

Самара каласы 5 мең ел элек Хазар каганаты астында булган. Моны шәһәр тирәсендә табылган каберлекләр раслый. Шәһәребезнең Samar исеме да шуннан киләдер, бәлки, дип уйлыйлар галимнәр.

Самараның Алабин исемен­дәге музеенда “Самара буйлап археолог белән” дип аталган күргәзмә ачылды. Ул бу җирләрдә моннан йөз мең еллар элек яшәгән халыкларның тарихына һәм археологик казылмаларга багышлана.

Витриналарда һәм плакатларда соңгы алты елда казып алынган әйберләрне кү¬рергә була. Археологик казыну эшләре Самараның бик күп урыннарында – Греве тау куышында һәм Зубчаниновка бистәсендә, Постников Оврагында һәм Барбошин Аланында алып барылган.

Үткән ел җәендә археологик ачышлар аеруча күп ясалган. Археолог Дмитрий Сташенков сөйләвенчә, күпчелек борынгы әйберләр төзелеш өчен казылган зур котлованнардан чыга. Шулай, Безенчук районындагы дачаларның берсендә борынгы каберлек табылган. Анда неолит заманында, алты мең ел элек  яшәгән кешеләрнең сөяктән ясаган әйберләре һәм чүлмәкләре, эш кораллары бик яхшы сакланган.

Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм журналист Петр Алабин 120 ел элек Самарада борынгы казылмалар музее җыя башлаган булган. Аның бу эше бүген дә яши. Ләкин ул музей экспонатлары җыюга гына түгел, ә күбрәк фәнни тикшеренүләргә һәм борынгы тарихыбызны ачыклауга багышлана. Мәсәлән, күптән түгел Сергиевск районында табылган каберлекләрдә Африка илләрендә яшәүче халыкларның сөякләренә охшаган мәет калдыклары табылган. Аларның кыска борыны, калын иреннәре, калкып торган яңак сөякләре бу турыда сөйли. Димәк, Африка континентында яшәгән кабиләләрнең берсе 6 мең ел элек шушы урынга килеп төпләнгән һәм күпмедер вакыт яшәгән. Ә Самара каласы 5 мең ел элек Хазар каганаты астында булган. Моны шәһәр тирәсендә табылган каберлекләр раслый. Шәһәребезнең Samar исеме да шуннан киләдер, бәлки, дип уйлыйлар галимнәр.

Алабин музеенда ачылган күргәзмә өлкә буенча күчеп, бөтен мәктәпләрдә дә күрсәтеләчәк, диләр аны оештыручылар.

Борынгы тарихыбызны барып күрергә тырышыгыз, милләттәшләр!

«Бердәмлек»

* * *

В Самаре в музее им. Алабина открылась передвижная выставка «По Самаре с археологом», сообщает администрация музея. Она посвящена памятникам археологии, обнаруженным на территории города и открывает малоизвестные страницы древнейшей истории города, охватывая хронологически период почти в 100 000 лет — от палеолита до нового времени.

При подготовке баннеров для передвижной  выставки были использованы археологические материалы из фондов музея. Многим жителям Самары известны такие места, как пещера Братьев Греве, 116 км, Зубчаниновка, Постников овраг, Барбошина поляна. Однако не все знают, что в этих местах были обнаружены следы древних поселений и захоронений наших далеких предков.

В дальнейшем выставка будет экспонироваться в образовательных учреждениях города до конца года.

Телефоны для справок: 8 (846)333-25-19

Просмотров: 1711

Комментирование запрещено