Нурания Абзалова: «Күңелләрдә кояштай балкыйсың син, Фәния апа»

Фәния Мостафина

Фәния Мостафина

Күпләребез өчен бик тә якын, яраткан “Камышлы хәбәрләре” газетасының бер санында күзем бер котлауга төште. Бик матур, җылы сүзләр белән энесе Гакиф абый гаиләсе белән Фәния апа Мостафинаны котлаган иде. Шу­шы котлауны укыгач күзләремнән яшьләр бәреп чыкты һәм шушы ак кышның бураннары күңелем белән мине еракта калган яшьлегемә алып кайтты.

Камышлы хастаханәсенең бусагасын атлап керүгә азмы-күпме 36 ел гомер узган икән! Без, 19-20 яшьлек кызларның хәзер инде оныклары үсеп килә. Ә менә оялып кына, бераз куркып та, иң беренче хезмәт көненә аяк басулар мәңге онытылмастыр. 1979 елда без, бер төркем яшь белгеч, үзебезнең хезмәт юлын башлап җибәрдек. Барыбызның да кулларында типография исе килеп торган дипломнар. Хастаханәнең кадрлар бүлегендә безне язгы кояштай балкып, бик чибәр, җылы күз карашлы, йомшак тавышлы, ул елларда баш табибның сәркатибе булып эшләүче Фәния апай Мостафина каршы алды. Аның елмаюлы бер карашы бар шикләнүләрне таратты, безгә көч өстәде. Фәния апабыз безгә авылларда фельдшер эшенең бик кирәкле һәм җаваплы эш икәнен аңлатты. Ул елларда безнең еллык отчетларны да Фәния апай тикшерә иде. Бераз уйланып, моңсуланып утырганны күрсә, хәзер үзенең тәмле теле белән юатыр, ярдәмен күрсәтер иде. Ә аның язуы! Матур, һәр хәрефе елмаеп тора иде.

DSC_5804Күп еллар эшләү дәверендә салкын карашлы, начар күңелле кешеләр белән дә очрашырга туры килде миңа. Шул вакытларда әниемә барып җылый идем. Ә әнием болай дигән иде: “Кызым, табигать салкынын кичереп була. Салкын кышлардан соң җылы язлар килә. Ә салкын карашлы, әче теллеләрнең әйткән сүзләре гомер буе җанны әрнетә. Усал теллеләргә караганда, яхшы күңелле кешеләр күбрәк бит балам”, диеп күңелемне юата иде. Хәзер мин бу сүзләрнең мәгънәсен бик яхшы аңлыйм. Тормыш юлымда бик күп яхшы күңелле кешеләр белән аралашырга туры килде. Шуларның берсе сез ул, Фәния апай җаным!

Фәния апай үзенең тормыш иптәше Гайни абый белән бик матур тормыш юлы үттеләр. Кызлары Сәрия дә искиткеч киң күңелле кеше, ул да әнисе кебек бик озак еллар Камышлы хастаханәсендә эшләде. Уллары да зур урында эшли, бик хөрмәтле кеше. Икесенең дә бик матур, тату, үрнәк булырдай гаиләләре дә бар. Үзләренең күңел җылылыгын балаларына тулысы белән биргәннәр Фәния апай белән Гайни абый.

Гайни абый Камышлы халык театры тарихында тирән эз калдырган артист һәм художник.

Без барыбыз да Фәния апайга рәхмәтле. Аллаһыга шөкер, Фәния апайның җиңел кулы белән тотынган эшебезне яратып эшләдек, әле дә эшлибез. Шул елда эшкә урнашканнарыбызның эш кенәгәсендә бары тик бер генә, сез язган язу гына. Сезнең хәер-фатихагыз, биргән киңәшләрегез, җылы карашыгыз авыр хезмәт юлында безгә гомер буе тугры юлдаш булды. Мең рәхмәт сезгә, Фәния апай.

Сезнең белән эшләгән хезмәткәрләр, авылларда эшләүче фельдшерлар исеменнән сезне иң изге теләкләр, иң матур хисләр белән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез.

Җан рәхәте бирсен сезгә Ходай

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын озак еллар буе

Кунак булып җирдә яшәргә.

Ак бәхетләр белән атсын таңнар,

Кояш көлсен тормыш күгендә.

Теләкләрнең изге, кайнарын

Телибез без сезгә туган көнегездә.

Барлык медицина хезмәткәрләре исеменнән

Нурания Абзалова,

Байтуган авылы.

«Камышлы хәбәрләре«.

Просмотров: 1054

Комментирование запрещено