«Гармун белән яшьләр хәзер кызыксынмыйлар»

9Камышлы авылында сигезенче дистәне ваклаган Мөхәммәт абый белән очрашуга барган көнне җирдә яңа яуган ап-ак кар кояш нурында җем-җем итеп, күзләрне камаштыра, ә күк йөзендә балкып янган кояш безнең очрашуыбызга хәер-фатиха биргәндәй, җир йөзен иркәләп, көлеп карыйдыр сыман тоела иде.

«Кулында кош сайрата», диләр гармун ясау осталыгы белән Россиядә танылган, атаклы гармунчы Мөхәммәт Зыя улы Шәкүров турында.

Без аның белән сөйләшеп утырганда үткән гомердәге хатирәләр яңарды. Хәзер бераз аның балачак тәрәзәсеннән карап алыйк әле.

…Әнә, гүзәл табигатьле, берберенә сыенышып утырган салам түбәле өйләр тезелеп киткән Камышлы авылы. Киң урам буйлап бер-бер артлы арбалар килә. Шуларның берсендә утырып баручы чибәр, баһадирдай ир солтаны, биш яшьлек Мөхәммәтнең әтисе – Зыя тальян гармунын кулына алып, өздереп уйный башлауга, сугышка китеп баручы авылның асыл ирләре аңа кушылып:

Без авылны чыккан чакта
Күтәрелде томаннар,
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар, дип җырлап җибәрделәр.

Юк, чын ир беркайчан да еламый ул! Аның өчен гармуны елый, гармун елавына кушылып, хатын-кызлар, балалар елый.

Менә атлы арбалар авыл башындагы кыр капкасына килеп җиттеләр. Шул чакны Зыя сикереп төште дә, сөйгән хатыны Фатыйманы кысып кочаклап алды, аннан соң кечкенә улы Мөхәммәтне кулына күтәреп, башыннан сыйпарга тотынды.

Гомерлек сердәшчесе булган гамунын тоткан килеш ул Мөхәммәткә бераз карап торды да: «Улым, гармунымны мирас итеп калдырам. Өйрән, уйна, тик берүк югалта күрмә. Үсеп җитеп, өйләнгәч, син дә аны үз улыңа бүләк итәрсең. Бәһасез, кыйммәтле әйбер бу», – дип үзенең васыятен улына җиткерергә ашыкты.

Киттеләр, үзләре белән яшәү ямен дә алып киттеләр, газиз әткәйләр, сөекле ярлар. Сөйгән ирен фронтка озаткач, Фатыйма авыр чакларда, колхоз эшләреннән бушаган арада моңлы итеп, сагыну җырларын җырлый торган иде. Аның җырлавына ияреп, биш яшьлек Мөхәммәт тә әтисе истәлек итеп биреп калдырган тальян гармунында уйнарга өйрәнде.

Еллар үткән саен Мөхәммәт яшь егет булып җитлегә башлады. Гармунчы егетне кызлар кич утырырга аулак өйгә чакыра башладылар.

– Гармуныңны алып килдеңме соң? – дип кенә сорыйлар иде кызлар һәм бер каршылыксыз аулак өйгә кертәләр иде. Чөнки ул заманда гармунчы бик кадерле, ә гармун моңы яшәү чыганагы иде бит, – дип искә төшереп сөйли Мөхәммәт абый.

Шулай кич утырып, аулак өйләрдә гармун уйнап йөргәндә, Мөхәммәт озын толымлы, шомырт
кара чәчле, кара кашлы, авылның иң чибәр кызы – Халидәне күреп ала да үзенә гашыйк итә.

– Без үскәндә тормыш авыр иде. Миңа ун яшемдә колхоз көтүен көтәргә, аннан соң ашлык саклагыч амбарда өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килде, – дип үткән тормышы турында сөйли башлады Халидә апа.

– Авыл мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлагач, чит телләр өйрәнү факультетына барырга дип кулыма юллама тоттырдылар. Чөнки мин немец телен бик яхшы укып, рәхәтләнеп кешеләр белән аралаша ала идем, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем.

– Ләкин укырга барырга насыйп булмады. Мин, гомердә шәһәргә барып йөрмәгән гади авыл кызы, куркуымнан кычкырып еладым, янәсе анда адашып үләм! Шуннан соң әнкәй белән киңәштек тә, соңрак укырмын әле, дигән нәтиҗәгә килгәч, ул юлламамны алып, миңа кияүгә чыгарга бирнә ситсалары җыя торган сандыкка салып куйды. Озакламый мин авыл кибетендә сатучы булып эшкә урнаштым. Авылда кич утыру бәйрәмнәрендә Мөхәммәтне очратып, аңа гашыйк булдым. Айлы, матур кичләрнең берсендә ул миңа тәкъдим ясады. Мин кире каккач, югалып калмады, үзенең көчле куллары белән мине күтәреп алды да тыкрыктан үз урамнарына алып төшеп китте.

Мин:
– Җибәр, Мөхәммәт, мин үз теләгем белән барам, – дисәм дә, ай-ваема карап та тормыйча,
үз өенә алып кайтты. Шунда хыялдагы укып «зур» кеше булу дәрте дә онытылды.

Зәңгәр күзле, бөдрә чәчле гармунчы егетнең яраткан хатыны булгач, дөньям түгәрәкләнде инде. Дөрес, сатучы булып эшләгәч, читтән торып сәүдә техникумын тәмамларга туры килде, – дип көлеп сүзен тәмамлады ул.

3

Мөхәммәт абый Шәкүров мине гармун тарихы белән дә таныштырды. 1885 елда гармуннарны иң беренче булып немец остасы (кызганычка, исеме билгеле түгел) ясый башлаган икән. Шул гармуннар Түбән Новгород шәһәрендәге Мәкәрҗә ярминкәсендә сатыла башлый. Озак та үтми, шушы тылсымлы уен коралын Казанда яшәүче Вараксин фамилияле урыс кешесе ясарга тотына. Ә безнең якларда шушы кулдан-кулга күчеп килгән уен коралын иң беренчеләрдән булып Камышлы районындагы Иске Усман авылында яшәүче Яниәхмәт абый үзләштерә. Аның кул астында ике ел дәвамында өйрәнчек булган Иске Ярмәк егете Гали Гәрәев тә аңардан бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә, серләренә өйрәнә. Киләчәктә оста куллы Гали абзый ясаган гармуннар Финляндиягә һәм башка илләргә дә барып җитә.

Мөхәммәтнең әтисе Зыя, абзыйсы Газизҗан, бабасы Габдерахман абзыйлар да – барысы да оста гармунчылар булганнар. Мөхәммәт гармунда уйнап кына калмыйча, әтисенең дусты Гали Гәрәевтан гармун ясау осталыгына да өйрәнгән. Әнисе Фатыйма апа да үзе җырлый, үзе гармунда өздереп уйный торган булган.

Мөхәммәт абый, оста гармунчы буларак, күп кенә мактаулы исемнәр алган кеше. Казанда уздырылган Фәйзулла Туишев исемендәге «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесендә – лауреат, Иваново шәһәрендә, дүртенче Бөтендөнья гармунчылар фестивалендә дипломант исемнәренә лаек булган.Самар, Тольятти шәһәрләрендә, Иске Ярмәктә Гали Гәрәевның 90 еллык юбилеена багышланган истәлекле кичәләрдә дә катнашып, призлы урыннарга чыккан.

Мөхәммәт Зыя улы ясаган гармуннар бүген инде Россиянең төрле почмакларында киң таралып, аларны күп җирдә очратырга мөмкин…

Аның хәләл җефете Халидә апа да табигатькә, иҗатка гашыйк кеше. Ул бәетләр, шигырьләр иҗат итә. Аның кызыклы язмалары «Бердәмлек» һәм «Камышлы хәбәрләре» газеталарында дөнья күргәннәр.

Берничә ел элек Камышлыга Германиядән бер төркем немецлар килеп, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, алар белән якыннан танышу нияте белән, Мөхәммәт абыйны да гармунда уйнатып, аның турында фильм төшереп китткәннәр. Тик Мөхәммәт абыебыз:

– Гасырлар буена ата-бабаларыбыздан мирас булып, кулдан-кулга күчеп килүче милли уен коралыбыз гармунга караш үзгәрде, яшьләр хәзер аның белән кызыксынмыйлар, – дип борчылулары белән уртаклашты.

Ә ул үзе әтисенең әманәтенә хыянәт итмәгән. Бүгенге көндә Камышлы муниципаль район хакимияте аппараты җитәкчесе булып эшләүче улы Раил дә өздереп тальянда, баянда, аккардеонда уйный, дип укырга кирәк. Ә аның хатыны Зөлия ире уйнаган көйләргә кушылып җырларга ярата. Ул район социаль үзәгендә өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт куя. Менә шушы матур гаиләнең уллары Ранил турында аерым сөйлисем килә. Алдарак Халидә апа гамәлгә ашмаган хыялы – яшь чагында чит телләр факультетында укып, белем ала алмаганлыгы турында сөйләгән иде.

Кызык инде бу дөнья! Аның шушы теләге гамәлгә ашмаса да, Аллаһы Тәгалә оныгы Ранилгә әбисенең хыялын тормышка ашырырга язган! Бүгенге көндә Ранил башкалабыз Казан шәһәрендә фәнни-техник эзләнү университетының дүртенче курсында югары белем үзләштерә. Ул Камышлыда үткәрелгән «Уйнагыз, Гали гармуннары!» — дип аталган фестивальдә оста итеп гармунда уйнап, икенче урынны яулаган. Яшь егет рус, татар, инглиз, төрек, әзәрбайҗан телләрендә иркен аралаша һәм яза белә. Ә сеңелесе Ралинә Камышлыдагы белем бирү үзәгендә сигезенче сыйныфта белем ала. Ул гел «яхшы» билгеләренә генә укый. Төрле конкурс-чараларда катнашып, макталып тора.

Форсаттан файдаланып, шуны да әйтеп үтәсем килә: Мөхәммәт абый белән Халидә апаның кызлары Алия – Камышлыда, ә Гөлия Тольятти шәһәрендә үз гаиләләре белән матур гына яшәп яталар. Шәкүровлар гаиләсенең шатлыгы чиксез. Чөнки аларның дәвамчылары – алты оныклары, дүрт оныкчыклары бар.

Мөхәммәт ага үз гомерендә бик күп гармун ясаган, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең гармуннарын төзәтеп, аларга «җан өргән». Яраткан эше белән шөгыльләнгәндә аның төн үтеп, сызылып таң атып, яңа көн туганын да абайламый калган чаклары бик күп булган. Ул оныкларына да гармун ясап бүләк иткән.

– Яшь буынны тәрбияләү безнең үзебездән тора. Җәйге ял вакытында авылга әби-бабайларына шәһәрдән кунакка кайткан балаларны гармун уйнарга өйрәттем. Менә шушы вакытта алар саф татарча сөйләргә өйрәнделәр. Гармун уйнау – ул ата-бабаларыбызның көй-моңнарын өйрәнү генә түгел, телебезне саклап калуда да зур әһәмияткә ия булып тора, – дип әйтә оста гармунчы.

Шушы сүзләрне әйткәч, ул түзеп кала алмады, ниһаять, кулына тальянын алып, өздереп уйнап җибәрде…

1

Менә шушы дәртле, яшәү яме бүләк итүче борынгы көй гади авыл өенә генә сыешып кала алмый, шау чәчкә атып утыручы гөлләр арасыннан тәрәзә аша авыл урамнарына ташып чыгып, аяк астында, өй түбәләрендә кояш нурында җемелдәгән ап-ак карга кушылып, күзләрне камаштырды, чөнки, Табигать-анабыз кебек үк, гармун моңы да мәңгелек, ул беркайчан да үлмәячәк, чөнки аның гомере бик озын, ерак гасырларга барып җитәчәк әле!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1765

3 комментариев

  1. уземнен колакка аю баскан булса да — жыр дэресендэ гел очле иде, эти гармуннын ботен торендэ уйный, мина оят булгач нота буенча ойрэндем.хэзер малай усеп килэ….кызга кечкенэ гармун алдым — тартклап йори шунда )))

  2. Эй, яратам ла сон, гармунда уйнаган хэм гармунга жырлаган кешелэрне. Коннэр буе тынлап утырырга эзер.

  3. Татар курайда гөмер-гөмергә уйнаган… Хәзер кем уйный белә?