Казань стала лидером среди городов для поездок на День всех влюбленных / Гашыйклар көнендә сәфәр кылу өчен сайланган шәһәрләр арасында Казан — лидер

KREML-KAZANКазань заняла первое место в рейтинге городов России для поездок на День всех влюбленных.

Портал travel.ru составил список 20 российских городов, популярных для поездок на 14 февраля – День всех влюбленных. Для составления рейтинга экспертами был подсчитан в каждом из городов суточный бюджет отдыха вдвоем, в который вошли стоимость проживания в недорогой гостинице в радиусе 10 км от центра города, ужина из двух блюд и бокала вина в ресторане, а также посещения музея, выставки или экскурсии по городу.

Первое место в рейтинге заняла Казань с бюджетом 2430 рублей в сутки. Как сообщается на портале travel.ru, столица Татарстана – красивый город на берегу Волги, обладающий богатой историей. Знакомство с ней стоит начать с прогулки по центральной улице Баумана и посещения Казанского Кремля. На территории Кремля находится мечеть Кул-Шариф и падающая башня Сююмбике. Башня имеет печальную романтическую историю, но современным влюбленным она обещает принести счастье – надо лишь коснуться лбом ее стены и загадать желание.

Еще одно популярное романтическое место, по версии портала для путешествий, в Казани – арка влюбленных на Черном озере. Если влюбленные подойдут к арке с противоположных сторон и станут произносить слова тихим шепотом, они все равно услышат друг друга. Существует поверье, что влюбленные, постоявшие под аркой некоторое время, будут очень счастливы вместе.

Другие места – дерево любви на Петербургской улице, трамвай для влюбленных, планетарий, многочисленные сады и парки – помогут зарядиться массой положительных эмоций и впечатлений.

На второй строчке рейтинга расположился Арзамас с бюджетом 2480 рублей. На третьем месте – старый купеческий город Кунгур с бюджетом 2500 рублей в сутки. На четвертой строчке списка оказался Новокузнецк – 2510 рублей в сутки. Крымский город-курорт Ялта занял пятое место рейтинга с бюджетом 2520 рублей в сутки.

Также в рейтинг вошли такие города, как Муром, Ростов Великий, Светлогорск, Ростов-на-Дону, Пятигорск, Выборг, Санкт-Петербург, Сергиев Посад, Старая Русса, Печора, Сочи, Дивногорск, Суздаль, Москва и Сызрань.

* * *

Казан Гашыйклар көнендә сәфәр кылу өчен сайланган Россия шәһәрләре рейтингында беренче урынны били. travel.ru порталы 14 февральдә – Гашыйклар көнендә сәфәрләр өчен популяр Россия шәһәрләре рейтингын төзегән.

Экспертлар рейтинг төзү өчен һәр шәһәрдә ике кешенең ял итү бюджетын иәспләгән: анда шәһәр үзәгеннән 10 км радиуста кыйммәтле булмаган кунакханә, ресторанда 2 кеше өчен кичке аш, шулай ук музей, күргәзмә яки шәһәр буенча экскурсия кергән.

Шулай итеп, рейтингта тәүлегенә 2430 сум белән Казан беренче урынны алган. travel.ru порталында белдерелгәнчә, Татарстан башкаласы – Идел буена урнашкан бай тарихлы матур шәһәр. Аның белән танышуны Бауман урамыннан һәм Казан Кремленнән башларга кирәк. Кремль территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм Сөембикә манарасы урнашкан. Манара гыйбрәтле мәхәббәт тарихына бәйле легендага ия, әмма ул замана гашыйкларына бәхет алып килергә вәгъдә итә – бары тик маңгай белән аның стенасына кагылып теләк теләргә кирәк, имеш.

Портал мәгълүматлары буенча Казанда популяр романтик урыннарның берсе – Черек күлдә гашыйклар капкасы. Әгәр гашыйклар капка янына кара-каршы килгәндә, әкрен генә сүзләр әйтә башласалар, алар барыбер бер-берсен ишетәчәк. Капкада берникадәр вакыт басып торган гашыйклар бергә бәхетле булачак дигән ышанулар бар.
Шулай ук Петербург урамында мәхәббәт агачы, гашыйклар трамвае, планетарий, күп санлы бакча һәм парклар да уңай хис-кичерешләр калдырачак.

Рейтингның икенче урынында 2480 бюджет белән — Арзамас, өченче — тәүлегенә 2500 сум бюджет белән борынгы Кунгур сәүдәгәрләр шәһәре. Новокузнецк 2510 сумлык бюджет белән – дүртенче, Кырымның Ялта курорт-шәһәре (2520 сум) – бишенче.

Шулай ук рейтингка Муром, Ростов Великий, Светлогорск, Ростов-на-Дону, Пятигорск, Выборг, Санкт-Петербург, Сергиев Посад, Старая Русса, Печора, Сочи, Дивногорск, Суздаль, Мәскәү һәм Сызрань кебек шәһәрләр дә кергән.

Просмотров: 991

Комментирование запрещено