Кариев театры Самар өлкәсенең татар авылларына килә / Театр Кариева выступит в татарских селах Самарской области

IMG_3221Исегезгә төшереп үтәбез, 2015 елның 15 февралендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Самар шәһәренең Рощинский бистәсендә урнашкан хәрби гарнизонында 750 солдатка Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтәчәк. Бу проект Татарстан Республикасы Президенты карары белән башкарыла.

Бер уңайдан кариевлылар  Самар өлкәсенең татар авылларында да тирән мәгънәгә ия булган пьеса белән чыгышлар ясарга ниятлиләр. getImage27

Шулай итеп артистлар 16 февральдә 13.00 сәгатьтә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбендә «Бүре һәм Кәҗә» әкиятен, 18.00 сәгатьтә авылның Мәдәният йортында “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтәчәкләр. 17 февральдә 14.00 сәгатьтә Камышлы районының Яңа Усман авылы мәктәбендә «Бүре һәм Кәҗә» әкияте, 19.00 сәгатьтә Иске Усман авылының Мәдәният йортында “Нигез ташлары” спектакле куелачак. Камышлы авылы мәктәбендә «Бүре һәм Кәҗә» әкиятен 18 февральдә 14.00 сәгатьтә, “Нигез ташлары” спектаклен авыл Мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә сәхнәләштерәләр. Кләүле районындагы Назаровка керәшен авылының Мәдәният йортында “Нигез ташлары” спектаклен  19 февральдә 13.00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр. 

* * *

Напоминаем, 15 февраля 2015 года Казанский театр юного зрителя имени Габдуллы Кариева представит спектакль «Нигез ташлары» 750 солдатам воинской части поселка Рощинский г.Самара. Спектакль поднимает вопросы нравственности, семейных и моральных ценностей. Данная инициатива татарского ТЮЗа им.Г.Кариева одобрена Правительством Республики Татарстан.

Пользуясь случаем,  кариевцы представят данный спектакль и в татарских селах Самарской области. 

исх №46  от 04.02.15. Шакурову И.Г

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Габдулла Кариев театры Самарда хәрби хезмәт итүче солдатлар белән очрашачак / Театр имени Габдуллы Кариева встретится с солдатами воинской части поселка Кряж

* * *

ЭХ-Х, КҮҢЕЛЛЕ ДӘ ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ!

Просмотров: 1667

Один комментарий

  1. عبدالله Рамиль محمدكريمКаримов в пишет:

    Әбәзәтелни барып карарга кирәк…..