«Бердәмлек» газетасы быел үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан Халыклар дуслыгы йортында татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары һәм редакция коллективы очрашуы уздырылды. Көн тәртибендә ике мәсьәлә: газетаны киләчәктә дә шулай ук тотрыклы чыгарып тору һәм юбилей чараларын уздыру өчен акча табу.
Баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллин редакциядәге хәлләрне, 25 еллык юлны үткәндә күргән кыенлыклар һәм җиңүләр турында сөйләгәннән соң, төп мәсьәләләрне тикшерүгә керештеләр. Күпме кеше булса, шул кадәр фикер дә була, диләр бит. Монда да шулай: берәүләрне газетаны һәм редакцияне оештыручыларның кем икәнлеге борчыды, икенчеләре газетага хөкүмәт биреп торган бер миллион сумны күпсенде. Редакциягә яшь кадрларны тарту, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрү өчен әлегә кадәр килеп торган акчаның җитешмәвенә тагын бер кат басым ясады баш мөхәррир.
Ә менә газетаның халыкка кирәк булуы, һәркемнең аны яратып укуы турындагы фикер уртак булгандыр. Мәсәлән, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев газетага югары бәя биреп: “Язылу бәяләре гел артып торган заманда “Бердәмлек”нең тиражы төшми, димәк, халык аны ярата, көтеп ала һәм нинди генә кризислар булганда да аңа язылырга акча таба. Димәк, без татар оешмалары җитәкчеләре, халкыбызның яраткан газетасын тотрыклы чыгарып тору өчен хөкүмәт ярдәмен алуда теләктәшлек күрсәтергә тиешбез” — диде.
Гомумән, җыелышта булган һәркем – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова һәм башкалар юбилейны матур итеп үткәрү өчен хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә теләк белдерделәр.
Өлкә губернаторы администрациясенең иҗтимагый оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе урынбасары Анна Мельникова сөйләшүне игътибар белән тыңлаганнан соң, хөкүмәт җитәкчеләренә барысын да түкми-чәчми җиткерергә вәгъдә итте.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 1168