Вагиз хәзрәт Яруллин һәм Фәхретдин әфәнде Канюкаев медальләр белән бүләкләнделәр

медаль 008Рәсәй мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте баш казые Вагиз хәзрәт Яруллинга Бөтендөнья татар конгрессының медале бирелде. Аны конгрессның башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев тапшырды.

Вагыйз хәзрәт Яруллин озак еллар буена Самар өлкәсе мөфтие буларак, Ислам диненә тугрылыклы хезмәт итте. Аны саклауга һәм үстерүгә күп көч куйды.  

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та татар милләтен һәм Ислам динен үстерүгә күп көч куя. Ул оештырган “Дуслык” оешмасы уңышлы эшләп килә. Фәхретдин әфәнде төрле чаралар, бәйрәмнәр уздыра. Шуларның берсе – Мәүлид бәйрәме.

Фәхретдин Канюкаевның хезмәтен югары бәяләп, Рәсәй мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте дә аңа “Аль-игътисам – сплоченность” дигән медален тапшырды.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам».

Просмотров: 1337

Комментирование запрещено