Гали авылы мәктәбенә — 110 ел!

Тамаша залы халык белән тулы иде.

Тамаша залы халык белән тулы иде.

Похвистнево районының Га­ли авылы урта мәктәбе үзе­нең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле вакыйга уңаен­нан белем йортына бик күп кунаклар — ветеран укытучылар, район җитәкчеләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыгып, аның данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр килде. Мөхтәрәм кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә бар иде.

Бәйрәмдә катнашучыларны беренче булып мәктәп директоры Мохтар Алтынбаев котлады. Ул үзенең чыгышында мәктәп коллективының соңгы елларда ирешкән уңышларына тукталды.  Аннары бинага зур ремонт ясауда матди ярдәм күрсәткән авылдашыбыз, бүген Казанда яшәүче танылган эшкуар Дания Әсгать кызы Туловага зур рәхмәтен белдерде.

Бәйрәмне алып баручылар Нурия Сәйфетдинова һәм Фидаил Маннанов мәктәпнең бай тарихы, аның җитәкчеләре, укытучылары, шул заманнардагы мәгариф өлкәсендәге авырлыклар турында сөйләделәр.

Бүгенге көндә Гали мәк­тәбендә 25 укытучы 267 балага белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куеп эшли. Аларның бишесе — югары категорияле, ә 12се — беренче категорияле укытучылар. 1994 елдан алып мәктәп директоры булып эшләүче Мох­тар Исламнур улы Алтынбаев һәм башлангыч сыйныф укытучысы Илсөяр Салих кызы Әмирова “Халык мәгариф отличнигы” исемен йөртәләр, ә 7 укытучыбыз Россия Федерациясе халык мәгарифенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Шушы 40 ел эчендә мәк­тәпне 12 укучы — алтын, 20 укучы көмеш медальгә тәмам­лаган. Аларның һәрберсе ме­дальләрен аклап, әле хәзер дә безне уңышлары белән сөендереп торалар. Безнең укучылар олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә даими рәвештә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Юбилейга килгән кунаклар мәктәпнең әлеге уңышларына бик сөенделәр, бу тантаналы көндә бергәләп үткән көннәрне искә төшерделәр, бер-берсенә, туган мәктәпләренә изге те­ләкләрен җиткерделәр.

Мәктәбебезнең данлы үт­кәненә, иң олы хөрмәткә ия булган мөгаллимнәренә, тырыш укучыларына багышлап, укучылар скрипкада көйләр тезмәсе башкардылар, җырладылар, биеделәр.

Кунаклар да мәктәпне юбилее белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәй­рәмнең тантаналы өлеше Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аннары мәктәп буйлап экскурсия оештырылды. Шуннан барлык кунакларны Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов “Уют” агротуризм үзәгенә бәйрәм табынына  чакырды.

 

Зөлфим АСЫЛГӘРӘЕВА,

Гали авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1522

Комментирование запрещено