Галиулла хәзрәт Субеев гомерен Исламга багышлады

getImageБезнең Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә 2012 елдан бирле имам булып Галиулла хәзрәт Субеев эшләп килә. Халык аның эшләгән эшләренә, Коръән кушканча яшәвенә бик зур бәя бирә. Галиулла абыйның тормыш юлы барыбызга да үрнәк булырлык. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул берникадәр вакыт колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ә аннан Борское училищесында механизаторлыкка укып чыккан. Иптәшләре белән бергәләшеп, авылдан поезд вагоны өстенә атланып йөри торган булганнар.

1960 елда егетне армиягә алалар, һәм ул Төркестан хәрби округында 3 ел буе кече сержант званиесендә санинструктор булып хезмәт итеп кайта.

Колхозда яңадан механизатор булып эшли башлаган Галиулланың тырышып эшләгәнен күреп, аны юллама буенча хуҗалык җитәкчеләре Кинель-Черкассы авыл ху¬җалыгы техникумына укырга җибәрә. Укуын тәмамлагач, егет яңадан колхозга кайтып, механик булып эшли башлый. 1969 елда Галиулла абый авылның матур кызларының берсе -   Гөлсинә белән өйләнешеп, матур гаилә корып җибәрәләр.

Әтисе  Мәхмүтҗан аганың биш малае булган булса, аның үзенең дә бер-бер артлы өч малае туа: Халит — 1969, Шамил — 1971, Әнәс — 1976 елда.

Малайларның өчесе дә үсеп җиткәч, барысы да армиядә яхшы хезмәт итеп, бер-бер артлы кайсысы отпускка, кайсысы бөтенләйгә кайтканнар да, кайтканнар гына. Авылдашларына аларның хезмәт итүләре бик җиңел тоелган, күрәсең. Күршеләре Нурлы апа: «Малаемны армиягә алганнар иде, тәки кайта алмый гына бит. Ә Мәхмүтҗанныкылар, әнә, аллы-артлы көн дә кайтып кына торалар», — әйткән дип, көлеп сөйлиләр авылда. Хәзер инде Халит белән киленнәре Нәзирәнең дә Илнар исемле уллары, Шамил белән Руфиянең Алия исемле кызлары һәм Илдар исемле уллары бар. Ә төпчек малайлары Әнәснең һәм киленнәре Румиянең гаиләсендә бер-бер артлы өч кыз — Әлфия, Алсу, Асия үсеп, буйга җиткән.

Галиулла абый 1975 елдан алып унике ел дәвамында авыл советы  рәисе булып эшләде. Нәкъ шул вакытта халык, авылда мәчет юклыгына зарланып, Аллаһы йортын төзү мәсьәләсен күтәреп чыга, һәм авылның берничә активисты Мәскәүгә кадәр барып җитеп, ниһаять, төзелешкә рөхсәт алып кайта.

Бер ел дигәндә,  1987 елның көзендә халык бергәләшеп мәчетне төзеп бетерә, мәхәллә рәисе Әхмәдулла Рәхмәтуллин һәм Зәки хәзрәт Субеев, бөтен документларны Уфага алып барып, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Таҗетдин хәзрәттән: «Мәчетебезне төзеп бетердек, документларны кулыбызга алдык, сез хәзер безнең имамга указ язып бирегез инде», — дип, сораганнар. Таҗетдин хәзрәт өстәл артыннан торып, аларны кочаклап ук ала һәм, изге эшләре өчен рәхмәтләр әйтеп, барсын да җиренә җиткереп эшләп, бүләкләр биреп озатып куя. Район җитәкчелегенә бу, әлбәттә, ошамаган. «Бу эш синең йомшаклыгың аркасында килеп чыккан”, — дип, Галиулла абзыйдан совет рәисе вазифасыннан китәргә гариза яздырган.

Шулай итеп, мәчетебез безнең якларда советлар заманында төзелгән яңа мәчетләрнең беренчесе була. Мәчәләй халкы үзләренең бердәмлеген күрсәтеп, алдына куелган бөтен киртәләрне җимерә алган.

Галиулла хәзрәт Субеев менә хәзер 5нче ел безнең мәхәлләдә имам булып тора. 2012 елда Самараның “Нур” мәдрәсәсендә курсларда укып, ул үзенең белемен арттыра. Галиулла хәзрәт вәгазь сөйләгәндә безгә гел: “Тамырларыбызда ата-баба каны ага, күңелебез иман нурлары белән тулган. Милләтне үз кысасында тотуның шарты — гореф-гадәтләребезне, динебез исламны саклау, балаларыбызга да өйрәтү”, — дип кабатлап тора. Без гади мөселманнар булсак та, арабызда ихластан намазны, дин исламны  үзләштергән, Коръән-Кәримне һәм хәдисләрне укып яшәүчеләр шактый күп. Шуларның берсе — сабыр, юмарт, тырыш имамыбыз Галиулла хәзрәт Субеев. Ул авыл халкына дини тәрбия бирүне дәвам итә. Гамәлләребез гел шулай төзек, эшләребез имин булып, тормышларыбыз тынычлыкта үтсә иде. Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Амин!

 

Шамил Мамышев.

Иске Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1803

Один комментарий

  1. родная улица моя.