Гамил Әсхәдулла: “Мунча ташы” — ул көлү бренды

ad20e25cf3427fc60c6a3c676197fe8a_M (1)1 апрельдә татар эстрадасында үзенең урынын тапкан “Мунча ташы” театрына 35 яшь тула. Шул уңайдан коллективның алыштыргысыз артисты, җитәкчесе Гамил Әсхәдулла белән әңгәмә корып, театрның яшәеше, эчке “кухня”сына кагылышлы темаларны күтәрдек.

- Гамил әфәнде, беренче эш итеп юбилей елыгыз белән котлыйм! Бәйрәмгә әзерлек башландымы инде?

˜– Рәхмәт (елмая)! Юбилейга әзерлек башланды, әлбәттә. Без театрның һәр биш елын үткәреп киләбез. Кемгәдер, бәлки, 35 ел аз тоелырга мөмкин, ә безнең өчен бу зур бәйрәм! Безнеке генә түгел, татар халкының да бәйрәме! 35 ел гомер без бары татар халкы өчен генә уйнадык бит. 1 апрельдә Казанда тантаналы юбилей концерты булачак. Аңа кадәр Түбән Камада да күрсәтергә планлаштырабыз. Әле тагын Уфага да җыенабыз. Юбилейга кадәр исә “Акча корты” программасын әзерлибез. Казанда февраль аенда 14 көн рәттән аны куячакбыз.

- Димәк, театр тыгыз график белән эшли дигән сүз…

- Әйе, гастрольләр графигы күбәйде. Елына 120дән артык концерт куябыз без. Артист тормышы гел юлда инде. Тоташ берничә концертлар куюга да ияләндек. Берсендә Арчада бер көн эчендә рәттән 3 концерт куйдык: сәгать уникедә, дүрттә, җидедә. Аны рекорд дип саныйм. Кая чакыралар, шунда киләбез. Авылларда оештыручысы булса, килми калмабыз. Кайчакта без кечкенәрәк төркем белән дә барабыз. Әйтик, 8-9 кеше, ә болай без — 13 артист.

Авыл кешесе безне ярата. Чөнки күп юморларыбыз авыл тормышы турында. Әмма соңгы ике елда авыл кешеләрен сөйләгән юк. Чөнки анда сөйләрлек әйбер калмады. Бер программабызда инвесторлар турында юмор эшләдек. Чөнки ул чагында бик күп инвесторлар килеп чыккан иде. Хөкүмәттән акча бирделәр. Ә без моны алдан сизеп уйнадык. Җирдә эшләмәгән, аның тәртибен белмәгән зур-зур байлар килеп, әйбәт хезмәт хакына халыкны эшләтә алмадылар. Анда җирне белгән кеше генә эшләргә тиеш. Минем тормыш иптәшемнең әтисе гомере буе агроном булып эшләде. Хәзер басуларга карый да, елыйсы килә, ди. Еламый хәле юк, чөнки эшнең рәтен белүче кеше аз калды.

- Алдан сизеп уйнау – театрның үзенчәлегеме?

- Театрның алдан сизеп уйнавы күпмедер дәрәҗәдә уңышы дисәк тә була. Чыннан да, партиянең бетәсен сизеп, шул хакта без алдан уйный башлаган идек. Брежнев бабайның калтыранып йөрүен дә уйнадык. Шулай ук Ельцин бабайның салып йөрүен дә күрсәттек. Без — оператив театр. Репетицияләр вакытында җыелып, нәрсәләр турында уйнавыбыз турында уйлашабыз. Сәясәт, икътисад кая бара? Кешеләрнең иҗтимагый хәле ничек? Кризис та килеп җитәчәк безгә. Аның килү-килмәве җитәкчеләрдән, халыкның түземлегеннән тора. Җитештерүне бетерделәр! Кытай трусигы киеп йөрибез, шулай бит?! Үзебездә кием-салымнар тегә алмыйлармы әллә?! Барысы да читтән керә! Кая карама Кытай әйбере! Авыл хуҗалыгында артка китеш! Менә шушы проблемаларны карыйбыз да, уенын-чынын бергә кушып, юмор тудырабыз. Без үзебез күңелебез белән патриот кешеләр! Ниндидер шарлатан нәрсәләр турында уйныйсы килми. Инде 35 ел буена илебездә булган проблемаларны күрсәтеп уйныйбыз.

- 35 ел – шактый гомер. Иң истә калган вакыйгаларны искә төшереп китик әле…

- Театрда әллә нинди грандиоз вакыйгалар булмады. Стабиль рәвештә эшләдек, репертуар ныгыды. Артистларыбыз үзләре дә миниатюралар яза башлады. Әнфис Кәлимуллин каләм тибрәтә. Идеяне алып килә ул, калганын без барыбыз да җыелып эшләп бетерәбез. Чөнки театр ул — күмәк эш. Һәр артист тормышында төрле хәлләр булып торды торуын. Мәсәлән, мин икенче мәртәбә өйләндем. Тормыш иптәшем Алсу белән 10 яшьлек улыбыз Айтуган һәм 7 яшьлек кызыбыз Айзиләне үстерәбез. Әйтик, без, карт артистлар, әби-бабайлар да булдык, ягъни онык-оныкчаларыбыз туды. Яшь артистларыбыз өйләнеп, кияүгә чыгып беттеләр.

- Ә сәхнәдә көтелмәгән, кызыклы хәлләр еш буламы?

- Кызык хәлләр булып тора ул (елмая). Әйтик, узган елгы программада “Голос” тапшыруына пародия ясадык. Сүз уңаеннан, без ел саен “Беренче канал”дагы популяр тапшыруларга пародия куябыз. Тик, кызганыч, хәзер анда да пародия күрсәтерлек яңа тапшырулары юк. Менә шушы “Голос” тапшыруына пародия күрсәткәндә, мин жюрида Рәшит Шамкай образында уйнадым. Аның “Огромный үгез” дигән мәзәге бар. Сюжет буенча, жюрида йоклап утырганда мине уяталар һәм мин “огромный үгез” урынына “огромный мужик басып тора”, дип ычкындырдым. Тамашачы моны сизмәде. Үзебезнең артистлар егылып киттеләр инде (көлә). Берсендә Искәндәр Мотыйгулла белән дә кызык хәл булды. Ул “баштагы бөтен кан аякка төшә башлады”, дип әйтергә тиеш иде. “Кандагы бөтен баш аякка төшә башлады”, дип ычкындырды. Менә шундый ялгышулар була инде. Аннан соң бер концертта Әнфис Кәлимуллинның урындыкка утыруы булды, урындыгы шартлап сынып, тәгәрәп егылып тә китте. Тамашачыга кызык булды инде. Бик күптән, әле Шәмси Закиров театрда эшләгәндә, Әлмәт шәһәрендә чыгыш ясаганда ут сүнде. Аның белән 40 минут шәм астында уйнадык. Кемнәрдер кайтып китте, кемнәрдер калды. Яңадан утны бирделәр дә, концертны дәвам иттек. Безнең театрда Ринат Гәрәев исемле җырчы эшләп алды. Ул егетебез гел “минус”ка гына җырлый, фонограмманың нәрсә икәнен дә белми. Шулай берсендә сәхнәдә җырлап торганда, тамаша залыннан бер апа сәхнәгә кисәк кенә сикереп менде дә: “Хәзер, әйдә, үз тавышың белән җырлап күрсәт әле!” — дип кычкыра башламасынмы!? Ринат тотты да, теге апага микрофонсыз акапеллага җырлап күрсәтте. Сөйли башласаң, андый кызык хәлләр күп булды инде.

- “Мунча ташы”н ничә ел җитәклисез?

- “Мунча ташы”ның беренче көненнән үк Шәмси Закировның ярдәмчесе булдым. Ул күбрәк режиссура, ә мин административ эшләрне башкара идек. Әйтик, каядыр гастрольләр оештыру, транспорт табу, дискларны чыгару кебек эшләрне алып бардым. Яшьрәк вакытта миниатюраларны үзем яздым. 2005 елда Шәмси Закиров киткәч, аның урынында мин калдым. Җитәкләгәнемә дә 10 ел була икән инде. Менә шул гомер эчендә җитәкләгән вакытта “Мунча ташы” начар” дип әйтмәделәр. Киресенчә, рәхмәт сүзләре генә ишетеп торабыз.

Аллага шөкер, командам көчле! Җитәкче буларак борчый торган мәсьәләләр дә шактый. Әйтик, билет бәяләрен бик арттырып булмый. Чөнки халык артистларның күплегеннәнме, концертларга сайланып йөри башлады. Артист билет бәясен арттырса, халык шундук сизә. Афиша, билет бастыру, кирәк булган инструментлар, аппаратура бәясе үсте. Мәсәлән, узган ел колакчалы микрофонны 24 мең сумга алган булсак, быел шушы ук модель 61 мең сум тора. Мин хәзер шуны алам дип, билет бәясен арттырсам, халык безгә йөрмәскә мөмкин. Аның барасы килә, әмма акчасы булмаячак.

Менә элек безнең автобуслар да юк иде. Кемдер автобусны арендага бирә иде. Ярдәм итеп торучылар да булмады түгел, булды. Тагын бер уңайсыз ягы – театрның бинасы булмау. Бу турыда күп әйткәнем булды. Өйсез булганга, “Мунча ташы” яши дә торгандыр. Иртә белән офиска килеп, сәркатип каһвә кертсә, театр яшәмәгән дә булыр иде (көлә). Төне буе күз йоммыйча, театр турында уйлап утырган вакытларым күп. “Бу әйбер ничек килеп чыгар да, монысын ничек алырмын? Артистым чирләмәсә ярар иде. Кассета чыгарасы бар. Телевидениегә бирергә реклама кыйммәтләнгән”, дип барысы турында уйланасың инде.

Шәхсән минем өчен җитәкче булуның уңай ягы – үземнең артист булуымдадыр. Чөнки мин шул дөньясында йөзәм. Яшь артистларны тәрбияләү дә җиңел эш түгел. Аларның күбесе бернәрсә дә белмәгән килеш килә. Таланты бар, әмма аны үстерергә кирәк. Аллага шөкер, артист буларак стажым бар.

- Җаныгызны биреп эшләвегез күренеп тора, Гамил абый. Ә гаиләгә, балаларга вакыт каламы соң?

- Нишләп калмасын? Кала! Беренчедән, минем тормыш иптәшем Алсу – бик тырыш кеше. Балаларны бик яхшы карый. Артистның тылы яхшы булса, бөтенесенә дә өлгерәсең бит ул. Аллага шөкер, ул яктан безнең бар артистларыбыз да уңды. Гаиләләре аңлый, булыша, көнләшмиләр дә. Уңай энергия белән ирләрен, хатыннарын гастрольләргә чыгарып җибәрәләр. Өйдә тәртип булса, артист гаиләсенә сөенеп кенә кайта ул. Улым Айтуган — 3 нче, кызым Айзилә 1 нче сыйныфта укыйлар. Улым гимнастикага йөреп алды. Кызым җыр белән мавыгып, төрле конкурсларда җиңүләр яулап килә. Җырларны аңа олы улым Рамил Әсхәдуллин яза (Рамил һәм Ирек – артистның беренче никахыннан туган уллары – Э.Г.). Аллага шөкер, бүгенге көндә дәү әти инде мин (көлә). Ирекнең 2 яшьлек кызы Ясминә, Рамилнең 1 яшьлек кызы Элина үсеп киләләр. Гаиләм белән туган авылым – Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында яшибез. Балалар Түбән Кама мәктәбенә укырга йөриләр. Алсу да шәһәрдә эшли. Аллага шөкер, Алсуны “права”га укыттым, хәзер миннән дә оста йөртә (көлә). Мин өйдә булмаганда, балаларны ул алып бара. Үзе дә шуннан эшкә китә. Яңа теплица төзеп куйдым әле. Бакчада казынырга яратам. Җәй айларында гастрольләргә йөрмибез бит, шуңа күп вакытым өйдә, бакчада, гаиләм белән уза. Июнь ае Сабантуйлар, туйлар үткәреп узып китә. Шул арада бер ай буе ураза тотам әле. Безнең Әнфис Кәлимуллин да ураза тота. Ходайга якынаеп, тәннәрне чистартып, авырлыкларны киметеп, шул рәвешле көч туплыйбыз. Аннары яңа программага тотынабыз. Шәңгәлче авылында ифтар ашлары үткәрәбез. Безнең авылда мәчет эчендә кафе төзеделәр. Анда 120 дән артык кеше сыя. Бер ай буе шунда авыл халкы ифтар ашлары үткәрә. Ул безнең гадәткә кереп китте. Теләгән һәркем табын әзерли дә, авыз ачтыра. Пешерә торган миченә кадәр бар. Әллә кая кереп киттем бугай (көлә). Авылда яшәгәч, гаилә белән бөтен эшләрне бергә башкарабыз. Июль ае бакча эшләре белән уза. Август — минем борчыла торган ай. Җәй тиз арада үтеп, аннан яңадан башлана шушы рәхәтлек, шушы читенлек. Бер үк вакытта авыр да, рәхәт тә. Чөнки син үз урыныңны тапкансың икән, бу бик зур уңыш дигән сүз. Аннары популяр булуның да тискәре ягы бар…

- Начар ягы нәрсәдә дип уйлыйсыз?

- Уңышка ирешкән саен көнче кешеләр дә барлыкка килә. Безне бер тапкыр да карамаган, күргәне дә булмаган кешеләр безнең турында булыр-булмас әйберләр сөйләп йөриләр. Ләкин безнең андый әйберләргә ис китми. Чөнки безнең үз юлыбыз бар! Һәм ул дөрес юл! Без беркайчан да милләткә каршы эшләмәдек. Һәрвакыт татар халкы өчен эшләдек. Безне 5 яшендә караган кеше хәзер 35 яшьтә. “Мин “Мунча ташы”н карап, жулик булдым бит әле”, — дип әйткән кеше юк.

- Тәнкыйтьчеләрегез бармы? Яңа миниатюраларны беренче итеп кемгә күрсәтәсез?

- Тәнкыйтьчеләребез бар, әлбәттә. Түбән Камада концертлар куйганда, алар безне килеп карыйлар, фикерләрен әйтәләр. Шул урыннарга төзәтмәләр кертәбез. Кайбер миниатюраларны бөтенләй төшереп калдырган очраклар да бар. Миниатюра дигәннәре тиз генә ыҗгырып килеп керми. Ул халыкка барып җиткәнче, күп этаплар үтә. Башта ул скелет була, аннары аңа ит кундырабыз. Йә ите нык өстәлеп китеп, майлыга әйләнергә мөмкин. Нормаль булган авырлыктан да гәүдә җимерелеп төшә бит. Миниатюра мәгънәле булырга тиеш. Бөтен буын кешеләренә дә ошарлык итеп эшлибез. Төрле образларга керәбез. Мәсәлән, Рөстәм Хәсәнов кемне генә уйнап бетермәде: черкине уйнады, аккошны уйнады, быел менә маймыл булып уйный (көлә). Менә шуннан бала-чага көлеп утыра. Тагын бер парадокс: безнең тамашаларга имчәк балалары да килә. 3 сәгать буе эх тә итмичә утыралар инде. Бала елаганы бик сирәк. Ул балалар нәрсә эшләп утыралардыр (елмая)?.. Анда яхшы аурамы?.. Белмим нәрсәдер анда?.. Без күрсәткән юморларны алар аңламыйлар да бит инде. Кайчакта кете-кете көлеп җибәргән бала тавышлары да ишетелә. Кете-кете дигәннән, залда әле “заводилалар” була. Сирәк булса да очрыйлар. Башкортстанда чыгыш ясаганда берәү килә. “Әхә, теге килде”, дибез үзара. Алар йә иртә көлеп җибәрә, йә соң. Бөтен кеше көлеп бетергәч, кете-кете көлә башлыйлар. Халык ул “заводилалар” көлүеннән тагын көлә башлый. Без, сәхнәдәгеләр, туктап торабыз инде (көлә).

- “Мунча ташы” коллективы ниндирәк артистлардан тупланган?

- Рөстәм Рахманкул, Искәндәр Мотыйгулла, Ульяна Князева, Альберт Абдуллов (театрның музыканты) белән мин карт артистлар рәтендә йөрибез. Хәзер “никак” 20 яшьлек егет-кызларны уйный алмыйбыз инде. Яшебез чыкты. Карт, урта буын, җитәкчене дә яшь артистлар уйный диярлек. Минем Гали Галиевич роле дә бетәргә мөмкин (көлә). Яшь артистлар (Әнфис Кәлимуллин, Рөстәм Хәсәнов, Илгиз Гыйльфанов, Алчәчәк Әхмәтова) үз урынын, карт артистлар үз урынын алып тора. Күптән түгел генә килгән артистларыбыздан Миләүшә белән Фирүзә дә үз урыннарын таптылар. Барысы да оста уйныйлар. Уйныйлар гына түгел, эшләрен бик теләп башкаралар.

Шәмси Закиров киткәннән бирле миңа Гали Галиевич ролен уйнарга бирәләр иде. Гади кешеләрне уйнарга яратам. Соңгы вакытта икенче пландагы рольләрдә катнашам. Әмма шул ук вакытта ул рольләрне бик оста итеп уйнарга да кирәк. Сәхнәдә һәркемнең үз урыны һәм алар барысы да талантлы. Бездә талантсыз кеше эшли алмый. Барысы да импровизатор. Рөстәм Хәсәновка аерым тукталасым килә. “Теща» ролен бик килештереп уйный. Ул йөрүләре генә ни тора?! Әнфис Кәлимуллинны әйтеп тә тормыйм. Аның кебек карт бабай ролен оста башкаручы бар микән?! “Әби, теща рольләрен уйнарга кызларыгыз юкмыни?” — дип тәнкыйтьләргә дә мөмкинсез. Әйтик, кыз баланы шушы теща роленә чыгарсаң, халык аннан көлмәячәк. Бу безнең җитешсезлекме? Әллә киресенчәме? Әллә алга китешме? Менә монысы с-о-р-а-у. Беренче театрларда хатын-кызлар бөтенләй уйнамаган дип әйтәләр. Безнең карчыклар — «натураль» карчыклар. Рөстәм Хәсәновны чәйнәп бетерик инде (елмая). Ул бик пөхтә артист. Киемнәрен, рольләрен тулаем эшләп бетермичә, сәхнәгә чыкмый ул. Юк кына рольне дә истә калырлык итеп эшли. Былтыргы “Регпалата” миниатюрасындагы юк кына сакчы ролен бик матур итеп, зурайтып эшләп куйды. Искәндәр Мотыйгуллага килгәндә, ул – импровизатор. Мәсәлән, репетиция вакытында артист сүзләрен сөйли икән, ул хискә бирелепме, менә бу сүзләрне дә өстә әле дип, аңа бер юмор уйлап чыгара. Икенче мәртәбә уйнарга чыкканда, Искәндәрнең сүзләрен дә өстәп әйткәч, тамашачы егылып көлә инде. Шулай ук Искәндәр әби ролен үзгә башкара. Грузин роле дә килешеп тора. Ул аңа тугры булып кала да. Ульяна Князева гел үзенең имиджында (көлә). Чәчләре дә, гәүдәсе дә һаман шул (көлә). Шәп хатын ролендә инде ул. Гомумән, һәр миниатюраны без артистның холкына карап язабыз. Әйтик, Алчәчәк Ульяна образында чыга алмый яки киресенчә.

- Улыгыз Рамил да сезнең театрда шактый еллардан җырчы булып эшли. Аның да артист буларак ачыласы килмиме?

- Аллага шөкер, Рамил театрыбызны җырлар белән тәэмин итеп бара. Ул яктан безгә уңайлы, аннары рәтен дә белә. Артистлыкка килгәндә, аңарда юмор хисе бар. Репетиция вакытларында артистларның уйнаганнарын карый-карый да, Искәндәр сыман берәр кызык әйбер өстәп әйтә. Һәм шул “стреляет”. Былтыр без Рамилне дә кечкенә генә бер образда миниатюрага керткән идек. Уйнап алды ул. Исән-сау булса, аның үзенең дә уйнарга теләге бар. Бергә йөргәч, тик селкенеп йөрмәскә кирәк (көлә). Аңа зур миссия тапшырылган – урындык та чыгара ул (көлә). Бу эштән куркып тормый, чөнки театр бергә яшәргә тиеш. Безнең эшләр бүленмәгән. Кирәк әйберләрне шалт кына бөтенесен бергә бушатып аталар, бергә җыялар. Безнең театрны матур җырлары белән бизәгәне өчен рәхмәт. Ул яктан булдыра.

- Артистларның сәхнә киемнәрен кем кайгырта икән?

- Үзебез, әлбәттә. Сатып алабыз. “Кошелёк” булып мин йөрим инде (көлә). Әйтик, 3-4 кеше җыелабыз да, базардан, кибеттән сатып алабыз. Кирәк әйберне тектереп тә киябез.

- Театрның киләчәген ничек күрәсез?

- Яшьләр кулына калыр инде ул. Яшь буын үсеп җитте бит инде. Әкрен генә аларга күчәр. Әлегә концертлар оештырып, продюсерлык эше алып бара алсак, әйбәт булачак. Театрны бетәр дип уйламыйм. Тулы заллар белән концертлар куйганда нишләп кисәк кенә бетәргә тиеш?! Исәнлек булганда, эшләргә исәп. “Мунча ташы” исеме халык теленә ниндидер бер көлкеле, рәхәт әйбер сыман керде. “Мунча ташы” — ул көлү бренды, ял итү гамәле. Ул беркайчан да начар исем алмады. Театр һәм артист яшәсен өчен стабильлек кирәк. Әйтик, икътисадый стабильлек бетә икән, безгә яшәргә авыр булачак. Тамашачы йөрмәсә, телисеңме-теләмисеңме төшеп каласың. Ә төшеп калмас өчен эшләргә һәм илдә тынычлык кирәк.

P.S. Әңгәмә басылыр алдыннан 10 ел буе “Мунча ташы”ның Казандагы концертларын оештыручы-администратор, танылган композитор Марсель Ивановвафат булды. Театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла аның киң күңелле, тырыш, алыштыргысыз администратор булуын әйтеп узды: “Дустыбыз Марсель Ивановның “Мунча ташы” эшчәнлегендә, һичшикчсез, өлеше зур. Ул үз эшенең остасы иде. Авыр туфрагы җиңел булсын”.

Эльза ГАЗИЗОВА.

intertat.ru

Просмотров: 1710

Комментирование запрещено