Камышлыдагы “Бәхетле”гә рәхим итегез!

IMG_1705Камышлы авылының Советская урамында эшмәкәр Эльмира Мәхмүт кызы Әхмәтвәлеева тормыш иптәше Илдар Дамир улы белән үзләренең шәхси хәләл кибетләрен ачып җибәргәннәр. Азык-төлек кибете бик уңышлы гына эшли, дигән сүзне ишеткәч, хуҗалары белән танышырга дип Советская урамына юл тоттым. Кибетнең исеме дә бик матур икән — “Бәхетле”. Авылның көнъягында яшәгән, базарга бара алмаган олы буын кешеләренә кибет бигрәк тә уңайлы, якын. “Южный” поселогында яшәүчеләр өчен дә бу кибет иң якыннардан булып тора. Кибет тышкы яктан гына балкып тормый, эче дә заманча, уңайлы. Ә иң мөһиме: һәрвакыт анда яңа, сыйфатлы һәм хәләл ризыклар кайтарыла.  Эшләре “Бисмилла” белән башлангач кибетнең аурасы да яхшы, энергетикасы да чиста.

Хуҗалары белән дә танышып алдым. Илдар белән Эльмира шушы якныкы, Камышлыда туып үскәннәр, 1992 елда гаилә корып Санкт-Петербургта, аннан Бөгелмә шәһәрендә яшәгәннәр. Илдар Дамир улы профессиясе буенча теш табибы икән, ә Эльмира Мәхмут кызы-укытучы, шул һөнәрләре буенча күп еллар хезмәт иткәннәр. Кызлары Юлияне һәм уллары Илданны үстергәннәр. Кайда яшәп, хезмәт итсәләр дә Әхмәтвәлеевлар туган якларын, туганнарын, әти-әниләрен сагынып яшәгәннәр һәм менә туган туфракка кайтып төпләнгәннәр. Алар урта яшкә җитеп шундый кискен адым ясауларына һич үкенмиләр, киресенчә җиң сызганып эшкә керешкәннәр. “Икенче тын ачылган сыман булды, әле планнарыбыз зурдан дип”, — елмайды Илдар.

IMG_1705IMG_1703

- Әйе шул,- дип сүзгә кушылды Эльмира. — Фермер хуҗалыгы ачтык. Яздан 500 баш бройлер,100 баш күкәй сала торган тавык алырга дип җыенабыз. Кибетебездә хәләл тавыклар үзебез үстергән булыр дип өметләнәбез. Ә әлегә барлык хәләл ризыкларны, шулай ук тавык итләрен Татарстаннан сайлап алып кайтабыз”.

Без сөйләшкән арада, шат күңелле әбиләр, апалар  кибетнең эченә җыелып,  гөр килеп дөнья яңалыклары белән дә бүлешеп алдылар, бер-берсенең хәл-әхвәлен сораштылар. “Бәхетле” кибете күрешү урыны да икән бит.

Авыл халкы   кибет хуҗаларын яратып, үз итеп тә  өлгергән  инде.   “Акыллы, тәртипле кешеләр, товарлары да яхшы сыйфатлы, артык кыйммәт түгел, — ди  алар турында авыл халкы.-Рәхәтләнеп сөт, ит ризыклары, балык, икмәк, он, шикәр, төрле- төрле печенье, конфетлар сатып алабыз. Елмаеп каршы алалар, яхшы теләкләр әйтеп озатып калалар, гел кибеткә керәсе килеп тора”. Шуны әйтеп үтәсе килә сөт, катык, каймакны Әхмәтвәлеевлар җирле фермердан китертәләр икән. Бу инде бигрәк тә әйбәт, үзебезнеке чистарак та, сыйфатлырак та.

 “Без авыл халкын хөрмәт итәбез, күбесе өлкән яшьтә, безне  яратып, яңа товар алып кайтканны көтеп торалар. Бу акча эшләр өчен генә түгел, ә бәлки авыл халкына ярдәм  йөзеннән дә  эшләнгән эш булды.  Барысы да әйбәт кенә башланып китте. Димәк, кирәкле  эш башлаганбыз”, – ди Эльмира елмаеп. -Барлык авыл халкына теләгем дә бар диде ул мине озатканда. “Бәхетле, рәхәт, тыныч тормыш Аллаһы Тәгалә насыйп итсен һәр кешегә”. Без дә Эльмираның  теләгенә кушылабыз. “Бәхетле”гә рәхим итегез! Һич үкенмәссез!

Фәния КӘРИМОВА.

Автор фотолары.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1587

3 комментариев

  1. Молодцы, теперь не будут в этом магазине паленую водку продавать как раньше

  2. так держать, соседи, удачи и везения в ваших начинаниях. привет родителям

  3. Шэхси эшегездэ унышлар телим, «бэхетлегез » бэхетле бэрэкэтле булсын