Сугыш еллары әле дә хәтердә

DSC_5683Бу йортның капкасын ачып кергәч тә, аның төзеклегенә, пөхтәлегенә игътибар иттем. “Хуҗа үз куллары белән яратып, нык итеп ясаган өй”,- дип уйлый-уйлый өйгә кердем.

Мине Кәшбелгата Хөснелгата улы Хөс­нелгатин үзе каршы алды. Чыннан да, өй эче дә нык, пөхтә иде.

-  Балаларым кайтып йөриләр, өй эшләрендә булышалар, үзем картайдым инде, исәнлегем дә китеп тора, — дип моңаеп алды ветеран.

Кәшбелгата абыйны тормыш бер дә иркәләмәгән. Ул 1924 елның ноябрь аенда Камышлы авылында дөньяга килә. Өч яше тулгач әтисе гаиләсен алып Бозбаш поселогына күченеп, өй җиткереп яңа тормыш башлый. Кәшфелгатаның да балачагы авыр коллективлашу елларына, ә үсмер чагы Бөек Ватан сугышы вакытына туры килә. Ачлык, ялангачлык, олы михнәтләрдән, газаплардан гына торган еллар. Малайга дүрт сыйныф кына укырга туры килә. 1941 елны ФЗУ га, аннан заводка эшкә алып китәләр. Авылга кайтып хәл алырга уйлаган яшьүсмерне окоп казырга Пенза өлкәсенә үк җибәрәләр. Шуннан үнсигез яше дә тулмаган Кәшфелгата армия хезмәтенә алына. 1942 — 1943 еллар илебездә сугышның иң кызган чаклары. Совет солдатлары үз җирләренә теше-тырнагы белән ябышып, немец илбасарларыннан яуланган һәрбер метр җирне тазарталар. Яшь егетләр дә хәзерлек курслары үтә. Зәмһәрир суык көннәрдә солдатларның кайсыберләре аякларын туңдыра. Шушы бәхетсезлеккә Кәшбелгата да юлыга. Орлык складларын җайлаштырып медсанчасть оештыралар да яшь егетләрне җир идәнгә матрац җәеп дәваларга салалар. Тернәкләнә алмагач Кәшфелгатаны авылга ук кайтарып җибәрәләр. Әмма ата-ана тәрбиясендә ул ай ярым гына тора, военкомат янә яшь егетне фронтка җибәрә. Ул үзе кебек солдатлар белән Пенза өлкәсендә 20 көн әзерлек үтә дә Көнъяк фронт составында сугышка керә. Немец илбасарлары белән каты бәрелешләрдә Кәшфелгата каты яралана. Ул аңына килеп күзен ачканда алдында немец солдатларын күрә.

- “Димәк, әсирлеккә эләккәнмен”,-дип бәргәләнә яшь солдат.

Күрәчәкне күрмичә, гүрләргә кермисең, ди бит олылар. Егерме яше дә тулмаган Кәшфелгатаның да күрәчәге шушы булгандыр. Качып барган немец фашистлары әсирләрне дә үзләре белән куып алып китәләр. Менә Украина, Польша җирләре артта кала. Бозбаш егете фашистларның иң коточкыч концлагерларының берсе булган Освенцимга эләгә.

- Андагы вәхшилекне сөйләп бетерерлек түгел,- дип сөйли Кәшфелгата абый күз яшьләрен сөртә- сөртә.- Киемнәребезне салдырып алдылар, салкын, пычрак баракларга ябып куйдылар, ач тотып совет кешеләрен сындырырга иде исәпләре. Көненә 250 грамм агач опилкасы кушылган ипи ашатсалар да түздек, тез чүкмәдек…

Кәшфелгата Хөснелгата улы Хөснелгатинны совет солдатлары әсирлектән азат иткәч, ул аерым бүлеккә билгеләнә, җентекләп тикшерелә, ягъни немецларга сатылмаганмы? 1945 елның сентябрь аенда гына ул тәмам бөтәшеп, туган  җирләренә кайту бәхетенә ирешә.

Тормыш дәвам итә. Яшь кешенең тән яралары белән, күңел яралары да җөйләнә. Кәшфелгата Бозбаш авылында балта остасы, тимерче булып яңа хезмәт юлын башлый.

1947 елны ул авыл кызы Зөбәрҗәт белән гаилә төзи. Уңган, һәр яктан килгән, чибәр Зөбәрҗәт аңа тугры тормыш иптәше дә, балаларына үрнәк әни дә була ала. Яшь гаилә Куйбышев шәһәренә барып төпләнә һәм заводта эшләп фатир да ала. Шушы шатлыкка бер- бер артлы өч кыз тууы бәхете өстәлә. Алар кызларына матур итеп чын татар исемнәре: Зәйнәп, Өммегөлсем, Зөлия дип кушалар. Ләкин Хөснелгатиннар гаиләсе туган якларына кайтып төпләнү уен һич күңелләреннән чыгармыйлар. Алар Камышлыга кайтып  матур, зур өй җиткерәләр. Кызлары үсеп, белем алып, үз гаиләләрен төзиләр. Эш белән кайнап, җир җимертеп тормыш көткәндә сиздерми генә картлык  та тәрәзә кага.   Кәшфелгата абый пар канат булып яшәүләренә 60 ел туларга берничә генә ай калып килгәндә, тормыш иптәше Зөбәрҗәт апаны соңгы юлга озата.  Күңел яралары өстенә олы яшьтә кузгалган төрле чирләр борчый карт солдатны. Ләкин аңа кызлары, оныклары, социаль хезмәткәр һич моңаерга ирек бирмиләр. Йә берсе кайта, йә икенчесе килеп җитә.

… Мин Кәшфелгата абый белән саубуллашып йортка чыктым. Өй каршында ямь- яшел дүрт чыршы кышкы кояш нурында иркәләнеп утыралар. Өч яше — гүя кызлары, ә бер озын булып үсеп киткәне Зөбәрҗәт апа кебек хис иттем. Кәшфелгата абый да шушы чыршыларга карап куанадыр, моңланадыр…

Фәния КӘРИМОВА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1385

Комментирование запрещено