Тормышының 55 яшьлегенә килеп җиткән Салаватка нинди сорауларыгыз бар? Ул һәр сорауга да ачыктан-ачык җавап бирергә әзер, дип мөрәҗәгать иткән иде «Ватаным Татарстан» газетасы укучыларына. Шөкер, җырчының иҗатына, тормышына берәү дә битараф түгел икән. Конвертларга салып та, электрон почта аша да редакциягә күп хат алынган. Хатларда исә кимендә 3-4 сорау һәм аларның барысы да Салават Фәтхетдиновны туган көне белән ихлас котлаудан, аңа, әнисенә, хәләл җефете Ләйсәнгә, балаларына, киявенә, оныкларына саулык-сәламәтлек теләүдән башлана.
Редакция Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Яңа Мансур авылының Колхоз урамы, 3 нче йортында яшәүче Бәдия Әүхәди кызы Кәримовадан посылка да алган. Эче тулы йон оекбашлар, барысы да чуклап-чәчәкләп бизәлгән. Бер төргәге Салаватның үзенә, икенчесе – Ләйсәнгә, өченчесе – Рөстәмгә, кызларына, киявенә, оныкларына. Иң зур төргәк, авылда яшәвен искә алып булса кирәк, әнисе Тәклимә апага. “Мөселман кардәшем Салават, аякларың гел җылыда булсын, – дип тели Бәдия апа. – Йөргән юлларыңда Хозер-Ильяс, Җәбраил фәрештә канаты астында сакласын. Ходай каршында без барыбыз да туганнар. Барыбызны да Ходай яратып дөньяга китергән. Бу күчтәнәчләремне, үзебездә дә бар ул, ник җибәргән инде, дип тә әйтәсездер. Әмма ихлас күңелемнән якын итәм үзегезне. Салават улым билен авырттыргач та бик сызландым. Миннән шундыйрак сораулар:
– Автоузышта тән җәрәхәте алганнан соң сәхнәгә сүрәлеп кенә чыга идең, хәзер хәлләрең ничек соң?
– Илһам, Әлфияләр ни хәлдә?
– Самара бездән 180 километр ераклыкта, Богырыслан җитмеш километрда гына, концертларыңны туган-тумача белән шунда барып карый идек, әмма соңгы вакытларда килми башладың, берәр сәбәбе юктыр бит?”
Салаватның җавабы: Минем туган көнне шулай күңелегезгә якын итүегез, бүләкләрегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Бәдия апа. Аяк-кулларыгыз сызлауның ни икәнлеген белмәсен, оекбашларыгыз чын сәнгать әсәре дип бәяләнерлек. Казандагы концертларым көннәрендә мин аларны киеп тә йөрдем, Ләйсәнгә дә, балаларга да бик ошады, авылдагы әнәй, бу оекбашларны киеп пычратмам, карап кына торырмын инде, диде. Аның дә рәхмәтен җиткерәм.
Әлфия апа да, Илһам абый да, Аллага шөкер, таза-сау. Алар белән гел элемтәдә торам. Алар безнең өчен буй җитмәслек биеклектә. Алардан өйрәнергә дә өйрәнергә инде безгә. Илһам абый “Татар моңы” фестиваленә дә килгән иде, февраль аенда аңа сиксән яшь тула. Казаннан читтә гастрольләр вакытында әлеге ике олуг шәхес хакында сорауларны бик еш бирәләр. Ходайдан аларның исән-сау, һаман да көр күңелле булуларын сорыйбыз.
Богырысланны бераз онытып торуыбызның бернинди җитди сәбәбе дә юк, бары тик вакыт җитмәү генә бар, хәзер инде без Россия күләмендә чыгышларыбызны башлыйбыз һәм, Бәдия апа, сезнең төбәк тә исемлектә булыр. Сәхнәгә хәзер сүрәлеп чыкмыйм инде, таякларны да ташладым. Ходай тарафыннан җитди бер кисәтү булды, ахры, ул миңа. Спорт та, эстрада сәнгате дә җитдилекне таләп итә. Гомумән, һәр һөнәр осталык сорый.
«Ватаным Татарстан» газетасыннан.
Просмотров: 1504
ВСТРЕЧА ВЫПУСКНИКОВ Уважаемые выпускники Новомансуркинской школы! 14 февраля 2015 года планируется встреча выпускников школы. Начало: 18.00: 18.00-19.00- регистрация,встреча с одноклассниками и экскурсия по школе; 19.00- 21.00- торжественная часть 21.00- дискотека в СДК с. Новое Мансуркино. Добро пожаловать!