Галидә пешкән!

Пешкән ит җитештерү цехы коллективы.

Пешкән ит җитештерү цехы коллективы.

Расих Мөҗәһит улы Ла­тыйповның әти-әнисе яшәгән йорт нигезен саклап калу нияте белән туган авылына кайтуына әле нибары 12 ел гына үткән булса да, шушы кыс­ка вакыт эчендә күпме файдалы эшләр эшләп өлгерде ул! Күпме авылдашларыбызны эш белән тәэмин итте, ә авылыбызны бөтен татар дөньясына танытты! Дөрес, безнең Гали авылы шомлы үзгәртеп кору чорларында да тотрыклы гына яшәгән иде. Ә хәзер инде әйтергә дә юк, авыл гөрләп тора! Җиребезгә тамыр җибәреп, җан кертердәй ир-егетләребез байтак, халкыбыз гел уңганнар исемлегендә йөри, Аллаһыга шөкер!

Расих Латыйпов та үзен чын Гали кешесе итеп таныта алды. Үзенең “Хәләл” колбаса цехын ачып җибәргәннән бирле ассортиментны яңарту, эшне камилләштерү, продукцияне өлкәбездә генә түгел, чит җирләрдә дә таныту өчен бик тырыша ул. Әле менә тагын бер яңалык бар биредә– хәзер пешкән ит консерваларын пыяла банкаларга түгел, ә тимер банкаларга тутыра башлаганнар. Чөнки пыяланың ватылуы ихтимал, ә тимер банкалар ышанычлырак, аны нинди транспортка төяп җибәрсәң дә, кайда сакласаң да ярый.

Моның өчен биредә аерым цех та булдырылган. Мәрвәр Мортазина җитәкчелегендә эш­ләүче Нәсимә Сәлимова, Фәйрүзә Латыйпова, Әхмәдулла Йосыпов, Фәнис Таҗетдинов, Марат Абдулловлар яңа эшкә бик теләп алынганнар. Алар көн саен 1000 банка пешкән ит чыгаралар һәм бу продукция Самара өлкәсендә генә түгел, Татарстан, Башкортостан, Казахстан, Пермь, Чиләбе өлкәләрендә дә бик тиз тарала. “Хәләл” дип язылган консерваны авыз итеп караган һәр кешенең “Галидә пешкән!” дип тел шартлатуына шигебез юк.

16 февральдә Расих Мө­җә­һит улы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аны туган көне белән котлап, озын гомер, исәнлек-саулык телибез. Ки­ләчәктә дә шулай авылдашларын куандырып, мил­ләтебезгә хезмәт итеп яшәргә насыйп булсын иде.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1381

Комментирование запрещено