Бәхетле генә булыгыз…

love3_1367012897“Эх, яшьләр!” — дип көрсенеп куйды Әнвәр, нәрсә турындадыр кул болгый-болгый бик кызып бәхәсләшкән бер парны күзәтеп.

- Вакытыгызны бәхәсләшеп юкка үткәрәсез, соңыннан үке­нечкә калмасын, — дип әйтәсе килсә дә, ул әлеге дәгъвага кысылмады.

Күптән түгел Әнвәр бу парларга күз дә салмаган булыр иде. Яшерәсе юк, хатыны Ләйсән белән бер-берсен яратсалар да, тату тормадылар. Сирәк кенә булса да аның эштән “салып” кайткан вакытлары да булды. Ләйсәнгә, әлбәттә, бу ошамый иде һәм еш кына өйдә гауга купты. Гаилә бәйрәмнәрен, хатынын санга сукмыйча, күп вакытын иптәшләре белән үткәрергә яратты Әнвәр.

Шул вакытларны кире кайтарып булса икән! Ир-егет битен ике учы белән каплап, тешләрен кысты. Менә ике елдан артык көн саен диярлек кабат-кабат хәтере белән ул кара көнгә кайтып, үзенең кыланышларын искә төшерде…

Ул көнне Әнвәр сыйныфташы Илдарны очратып, аның белән сыра эчеп хәл-әхвәл турында сөйләштеләр. Вакытның шактый байтак үткәнен сизмичә дә калган ир өйгә соң гына кайтып керде. Ләйсән кичке ашны ашап, өстәл җыеп йөри иде инде. Әнвәрнең “салмыш” икәнен күрү белән аның кәефе китте һәм ирен каршы да алмыйча телевизор каршына барып утырды. Ир хәләл җефетенә юхаланып:

- Әйтимме кемне очраттым бүген?! Илдарны! Исеңдәме, туйда мәзәкләр сөйләп, кич буе барсын да көлдергән иде?

- Синең кебек алкашны онытырсың! — дип теш арасыннан әйтеп куйды Ләйсән.

- Кем алкаш?! Нәрсә сөй­ләгәнеңне уйлап сөйлә, — дип кычкырды Әнвәр әллә үзе, әллә Илдар өчен үпкәләп.

Сүз артыннан сүз купты, ир белән хатын пыр тузып талаштылар һәм ачудан үз-үзен тоя алмаган ир хатынының яңагына китереп сукканын үзе дә сизми калды. Берәр сәгатьтән елый-елый шешенеп беткән Ләйсән: “Мин әнигә китәм!” -дип ишекне шартлатып ябып чыгып китте.

“Ничек киттең — шулай кайтырсың”, — дип артыннан кыч­кырып калган Әнвәр юынып та тормыйча йокларга ятты.

Икенче көнне эштән чәчәк бәйләме тотып кайткан ир, сөйгәне өйдә булмагач, аптырап калды. Ләйсәннең кесә телефоны да сүнгән булып: “Бер кичтән артык кунганы юк иде әнисендә, әллә чынлап бөтенләй киттеме икән?” — дип, ир куркуга калды. Тиз генә шкафларны ачып карады да, Ләйсәннең эленеп торган әйберләрен күргәч: “Бу юлысы озагракка үпкәләгән булып кылана, иртәгә берни дә булмаган кебе кайтып керер әле”, — дип үз-үзен тынычландырды. Ләйсән икенче көнне дә кайтмагач, бар кыюлыгын җыеп, Әнвәр Ләйсәннең әнисе   Кәүсәр апага шалтыратты.

Тик хатыны әнисендә дә, туганнарында да, иптәш кызларында да юк иде. Бераз нәрсә эшләргә белмичә бер урында басып торганнан соң, Әнвәр тәвәккәллек белән район полициясе бүлегенә юнәлде.

“Хатыныгыз бу вакытта, бәл­кем, өйгә кайткандыр, ә сез “югалды” дип гариза язасыз”, — дип яшь кенә лейтенант Әнвәрнең гаризасын теләмичә генә журналда теркәде.

Вакыт туктап калгандай тоелды. Ир-егет үзенең полиция хезмәткәре белән сөйләшеп, аңарга Ләйсәннең буй-сыны, өйдән чыгып киткәндә нинди киемдә булуын сөйләгәнен томан эчендә кебек хәтерли. Тик лейтенантның: “Беләсезме, сез­нең хатынга охшаган бе­рәү­не ике көн элек бик начар хәлдә район шифаханәсенә китергәннәр. Талау максаты белән башына нык сукканга, шул җәрәхәттән шифаханәдә вафат булган. Танып алу өчен моргка бара аласызмы?” — дигән сүзләре Әнвәрне айнытып җибәр­гәндәй булды.

- Туктагыз әле, ул хатын минем Ләйсән булса, шифаханәдән шалтыраткан булырлар иде, аның бит үзе белән документлары, телефоны бар. Паспортында адресыбыз язылган бит, — дип пышылдады ул.

- Сез мине ишетмисезме әллә?! Әлеге хатынны талаганнар, янында сумкасы да, документлар да булмаган. Фото, киемнәре буенча сезнең Ләйсәнгә охшаган, — дип карышты полиция хезмәткәре. Аннан соң, Әнвәрнең коелып төшкән кыяфәтен күреп: “Бәлки ул да түгелдер, минем ялгышканны исбатлау өчен булса да моргка барырга кирәк булыр”, -дип өстәп куйды.

Моргның салкын өстәлен­дә, ак җәймә астында Ләйсәннең үле гәүдәсе ята иде. Әнвәр аны күрү белән кычкырасы килде, тик авызыннан тавыш чыкмады. Полиция хезмәткәренең: “Улмы?” — дигән соравына “Әйе” дигәнне аңлатып башын гына селкеде һәм салкын таш стенага сөялде. “Мин гаепле! Бары тик мин генә!!!”

Ләйсән белән хушлашмады ул. Кәфенгә терелгән үле гәүдәне түгел, ә күзләрендә тормыш чаткысы янып торган, пешкән чиядәй иреннәрендә елмаю уйнаган, алсу йөзле Ләйсәнен истә калдырасы килде аның. Сөйгәненең кул җылы­сын, күкрәгенә кысып кочканда ишеткән йөрәк тибешен кабат-кабат тоясы килде Әнвәрнең.

Ир-егеткә: “Вакыт ярала­рыңны төзәтер”, — диючеләр булса да, Ләйсәннең әнисе күз яшьләрен яулык чите белән сөртә-сөртә: “Синең гаебең юк, үз-үзеңне бөтәрләмә, балам. Син әле яшь, тормышыңны яңадан башка берәү белән башла”, — дисә дә, Әнвәр башка хатын-кыз белән тормыш коруын күз алдына да китерә алмады. Кызлар белән сөйләшкәндә дә Ләйсәнгә хыянәт иткән кебек тоелды аңа. Тик хатынының исән чакта кадерен белмичә, аны югалткач хөрмәт итә башлавы Әнвәрнең ярасына тоз салгандай авырттыру гына китерде. Болай да кыска булган гомерне юктан тавыш чыгарып, бер-берсенә бер дә юкка үпкәләп бушка узган вакыт жәл иде. Вакытны кире кайтарып булса, Ләйсәне белән икесенең тормышын Әнвәр мөмкин ка­дәр бәхетле итеп, киләчәктә мә­хәббәт җимешләре – балалары да туган булыр иде.. Тик аккан суны кире борып бул­мый шул. Үкенеч белән көе­нечтән башка Әнвәрнең бүген кү­ңелендә башка хисләр юк иде.

Ул шулай күңелсез хати­рәләргә бирелеп, уйланып утырганда янәшә эскәмиядә бәхәсләшкән егет белән кыз, ниһаять, бер сүзгә килеп, бер-берсенә сыенгач, бик бәхетле пар булып күренәләр иде. “Бәхетле генә булыгыз”, — дип үз эченнән елмайды Әнвәр, алар өчен сөенеп һәм үзен беркем дә көтмәгән салкын фатирына юнәлде.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1223

Комментирование запрещено