«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе

0228-21bТатар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, 2014-2015нче уку елында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.

Бәйгедә катнашырга теләүче укучылар иҗади эшләрен электрон вариантта  ilhambeygese2015@gmail.com адресына 1 нче мартка кадәр җибәрергә тиеш. 1 нче турда җиңеп чыгучыларга бәйге лауреаты исеме бирелә, әсәрләре бәйге нәтиҗәсендә әзерләнәчәк әдәби альманахка кертелә, 1-3 нче урыннар алучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм премияләр тапшырыла.

Хәбәрләшү өчен телефоннар: (843) 554-32-34, 89172342825, 294-95-10.

НИГЕЗЛӘМӘ

Просмотров: 2319

Комментирование запрещено