Денис авылы – диңгез ул

1Чит җирләрдә яшәүче милләттәшебез Шенталы районыныдагы Денис авылына кунакка килгәч, авылыбызның матур табигатенә, челтерәп аккан чишмәсенә, уңдырышлы иген басуларына сокланып карап торган да: «Денис авылы – диңгез ул! Иренмичә йөзә белергә генә кирәк», – дип әйткән, дип өлкәннәр авызыннан бик еш ишетергә туры килә иде балачагымда.

Дөрестән дә, авылыбыз матур безнең. Яшәр өчен дә бик уңайлы. Бай урманы, терлек асрап, көн итәр өчен печәнле аланнары, аларны чыгарып йөртергә ындыр-болыннары, рәхәтләнеп су коенып, балык тотар өчен данлыклы Чирмешән елгасы дисеңме… Биредә барын да санап бетереп булмый шул. Денис авылы белән Әлфәт Һади улы Җалаков җитәкчелек итә.
Авылда укыту үзәге – 11-еллык мәктәп бар. Аны күренекле шәхес – Рәфыйк Минһаҗев җитәкли. Тагын авылда зур спорт залы булган ике катлы мәдәният йорты, китапханә, кирәк-яракны сатып алыр өчен ике кибет, балалар бакчасы, гамәл кылырга ике мәчет, бер зират, авыруларга беренче ярдәм күрсәтергә табиб офисы, элемтә үзәге, торак-коммуналь хуҗалыгы, янгын сүндерү бүлеге бар, һәр сишәмбе саен базары гөрләп эшләп тора.
Авыл үзәгендә юлларга асфальт, урамнарда таш түшәлгән. Авылда Корбан, Ифтар мәҗлесләре, ел саен язгы кыр эшләре тәмамлангач, иркен болында ямьле Сабан туе үткәрелә.
Күптән түгел миңа шушы авыл мәктәбендә тарих укытучысы, озак еллар мәктәп җитәкчесе булып эшләгән, хезмәт ветераны Әбүзәр Җалак улы Минһаҗев белән авылыбыз турында сөйләшеп утырырга туры килде. Хәзер сүзем шул хакта булыр.

– Әбүзәр абый, бераз авыл тарихы турында сөйләп үтмәссезме икән?
– Оренбург өлкәсендәге архив мәгълүматларына караганда, Денис авылының беренче нигез
ташы 1720 елда салынган. Телдән-телгә күчеп, матур легендага әйләнгән сүзләр шуны сөйли: заманында егерме биш ел буе патша хезмәтендә тугры булганы өчен Динмөхәммәт исемле ир-егет шушы җирләр белән бүләкләнә.
Ул бирегә ике энесе Шамбаз белән Балантайны да алып килә. Үзе биредә төпләнә. Ә энеләре Шамбаз урман эчендә, елга буенда утырган. Аның биләмәсенә башка беркем дә килмәгәч, ул аннан китеп барган. Балантай авылы белүебезчә, әле дә бар. Тик биредә хәзер чуваш милләте яши.
Динмөхәммәтнең беренче йорт урыны ике чишмә арасында – (хәзер мәрхүм инде) Атлас Нурмөхәммәтов нигезендә була. Авылда гомере буе колхоз җитәкчесе булып хезмәт иткән Равил Нурмөхәммәтов та, энесе Атлас кебек үк, Динмөхәммәт бабайның нәсел дәвамчысы булып тора.
Алдагы сүземә килгәндә, озакламый биредә зур авыл тупланган. 1929 елда авылда күмәк хуҗалык оешкан. Егерме тугыз хуҗалыктан торган колхоз рәисе итеп Хәммәтвәли Мингалимов сайлап куелган. Мотыйгуллин
Хәбибулла тәкъдиме буенча колхозга «Марс» исеме бирелгән. Тора-бара тагын да зурайган менә шушы күмәк хуҗалыкта зур терлек фермалары, яшелчә бакчасы барлыкка килгән. Басулар тутырып чәчелеп, ел саен мул уңыш җыеп алу матур гадәткә әйләнеп киткән. Шунысы кызганыч, гомерләре, исәнлекләре бәрабәренә шунда эшләп картайган кешеләрнең кадере калмады, тырышып көч куйган колхозлар таркалып беттеләр. Авыл кешесенең тормышы, яшәү рәвеше башка төс алды.
– Бөек Ватан сугышына күпме кеше алынган?
– Безнең авылыбыздан 485 ир-егет фронтка алынган. Читтә яшәүче авылдашларыбызны өстәсәң, 1 мең артык кеше булырга тиеш. Шуларның 300гә якыны илебез, безнең бәйсезлегебез өчен башларын салганнар. Сугыш тәмамланып, күп еллар үткәч, менә шушы исемнәре үлмәс фронтовикларның якты истәлегенә багышлап, биредә зур һәйкәл салынды. Аның проектын укытучы Сәлимҗан Нигъмәтуллин ясаган. Еллар үткән саен, без мәктәп укучылары белән утырткан, шаулап үсеп утыручы төз, яшел чыршы агачлары аларга дан җырлыйдыр, сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары турында сөйлидер төсле тоела.
– Үзегезнең балачагыгыз ничек үтте соң?
– Безнең гамьсез балачакны сугыш сөреме каплап китте. Сугыштан соңгы елларда ун яшемдә ат җигеп, көч җитмәгән килеш, колхоз эшләрендә күп азапланырга туры килде инде. Авыр хезмәт өстенә ачлы-туклы тормыш, өс-башка кияргә рәтле кием булмавы үзәкне өзә иде.
Мәктәптә җиденче сыйныфны тәмамлагач, мин иптәшләрем белән Камышлы районындагы педагогика училищесына укырга кердем. Иптәшләрем арасында җирле шагыйрә Шәһидә Галимова да бар иде. Иң авыры шул: авыл кешесенә паспорт бирми интектерәләр, анда-монда барырга туры килсә, өч айга җитәрлек справка бирелә, шул срок узып, авылыңа кайтып җитмәсәң, милиция хезмәткәре эләктереп алып, төрмәгә ябып куя иде. 1975 елда гына гади авыл кешесенә рәхәтләнеп паспорт алу мөмкинлеге барлыкка килде.
– Авылда яшәр өчен төрле мөмкинлекләр кайчан булдырылды? Кемнәр нинди һөнәр ияләре иде?
– Чирмешән елгасында су тегермәне бар иде. Шунда зур турбина электр тогы биргән. Аннан соң 1967 елда (элеккеге Куйбышев) хәзерге Самар электр станциясеннән электр энергиясе кабул ителде. Авылда ипи пешерү өчен пекарня ачылган, кирпеч заводында кирпеч сугу, төрле һөнәр белән шөгыльләнү киң таралган. Менә алар кемнәр: ике бертуган Хәертдин белән Вәлетдин Фәтхетдиновлар, Миңниса Зыятдинова, Мәсхудә Газизовалар оста тегүче булып саналганнар.  Газимҗан Вәлетдинов оста итеп чана, ат дугасы бөгүче, аннан соң авыл идарәсе янындагы паркны, колхозда алма бакчасы үстерүдә дә ул зур өлеш керткән кеше буларак билгеле, өстәвенә умартачылык белән шөгыльләнә иде. Габдрахман Хәлимов, Сәетгали Минһаҗев – оста тимерчеләрдән булып саналганнар. Колхоз оешканчы ук авылда базар эшли, биредә көнкүреш әйберләре сатыла иде. Башка әйберләр белән беррәттән анда перо белән язар өчен шәмәхә кара, чувашлар үстереп, киптереп, алып килеп
тәмәке саталар, өстәвенә, кыяр, яшел суган белән кәсеп итәләр иде. Татар халкы ул вакытта шуларны бик үстермәгән бит.
– Авылның бүгенге хәле ничек соң?
– Денис халкы бик уңган бит ул. Әгәр дә авыл урамнары буйлап чыгып китсәң, бер генә начар йорт хуҗалыгын очрата алмассың. Биредә динле дә, денле дә халык яши. Авылда эш булмаучылары терлек асрап, кош-корт үрчетеп, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп кәсеп итәләр. Чит җирләрдә, район үзәгендә хезмәт итүчеләр дә бик күп. Йорт саен икешәр машиналы, тракторлы кешеләрне очратырга мөмкин.
– Авылдан нинди югары шәхесләр килеп чыккан?
– Фахразый Әхмәтвәлиев хәрби генерал дәрәҗәсенә тикле күтәрелгән. Рәис Мингалимов – Россиянең атказанган мал табибы. Рәшит Нурмөхәммәтов чаңгы ярышында җиңеп, спорт остасы исеменә лаек булган. Шәһидә Галимова, Рөстәм Нигъмәтуллин данлыклы шагыйрьләр булып исәпләнәләр. Минзакир Нуретдинов – талантлы журналист. Утыз ел «Марс» колхозы җитәкчесе булып эшләгән Равил Нурмөхәммәтов – күптөрле дәрәҗәле исемнәр белән бүләкләнгән. Биредә барысын да санап бетереп булмый шул. Безнең авылда
күренекле бизнесменнар, колхоз гөрләп эшләп торганда «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнүче уңган механизаторлар һәм терлекчеләр бик күп.
– Матур җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Әбүзәр абый!

2Язмамны төгәлләр алдыннан Әбүзәр Җалак улының гаиләсе турында сөйлисем килә. Ул мәктәптә укытучы булып эшләгәндә биредә барлыгы 1 меңгә якын укучы, ә кичке мәктәптә 120 кеше укып белем алган. Аның тормыш иптәше Рәхилә апа лаеклы ялга чыкканчы авыл хастаханәсендә балалар шәфкать туташы булып хезмәт иткән. Аның әйтүенә караганда, ул вакытта авылда мәктәп яшенә кадәре 600 бала, мәктәптә меңгә якын бала исәпләнгән. Шушы балалар авырып китә калсалар, беренче ярдәмне ул күрсәткән. Аннан соң төрле авыруларга каршы вакцина ясау да аның өстендә булган. Гомер буе тырышып хезмәт иткәннәре өчен Минһаҗевлар бихисап мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгәннәр. Ә кызлары Әлфия, Рамилә, Ләйлә һәм оныклары шушы матур, күңелле, намуслы кешеләрнең дәвамчылары булып торалар.

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы, Шенталы районы.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 2018

2 комментариев

  1. 1764 елнын 28 октябре Оренбург губерниясе канцеляриясе резолюциясе нигезендэ элек Зоя (Свияжск) оязе Аклыч князь йозлеге авылы Ахмаметево Кайбыч тож.,Ишей Калметев йозлеге Иске Тинчэле авылы (шул вакытта узе морза Ишей Калметев та ), Сенбер оязе Тенэкэш авылы кешелэре- барлыгы 106 кеше -1747 елда Стэрлетамак(хэзерге Стэрлетамак шэхэре РБ) авылында торган булып 1764 елда Бикметево Денисово авылына кученэлэр.

  2. Самая красивая моя родная деревня все в ней прекрасно поля луга родники таких больше нет так их много что глаз все радует вот бы опять восстановить заново все былое для этого все есть Вернитесь молодежь в родные пенаты