Мәктәпләрдә көн саен Россия гимнын җырлый башларга мөмкиннәр / Калужских школьников заставят петь гимн каждый день

gimn-1Калуга өлкәсе Мәгариф министрлыгы шундый башлангыч белән чыккан. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Россия гимнын башкару фикерен хуплаган.

«Мәктәпләрдә гимн башкару балаларны тәрбияләүнең патриотик аспектын ныгытачак, бу — позитив башлангыч», — диде  министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк. Мәктәпләрдә гимн җырлау башлангычы белән Калуга өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгыш ясаган.

Төбәк ведомствосы боерыгы нигезендә, Калуга укучылары 2015 елның 1 сентябреннән башлап, көн саен дәресләр алдыннан Россия гимнын җырлаячак. «Патриотлык рухы тәрбияләү максаты белән гимн башкару тәҗрибәсе күп илләрдә бар. Кайчагында халыкара ярышларда спортчыларның, сүзләрен белмәү сәбәпле, гимнны җырлый алмауларын күрү бер дә яхшы түгел», — дигән шул уңайдан Кулуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов.
* * *
У детей Калужской области — радость. С будущего учебного года каждое утро перед занятиями в школах они будут петь гимн Российской Федерации. А пока у них есть полгода для того, чтобы выучить его текст назубок — ибо потом придется не только петь, но и получать оценку «за гимн». Такое новшество предложил областной министр образования, а губернатор одобрил и поддержал — дабы «использовать советский опыт в деле патриотического воспитания молодого поколения», пишет mk.ru

Просмотров: 1008

Комментирование запрещено