Мәхәббәт һәм сөю. Камаллылар күзлегеннән

скачанные файлы (1)

Илфир ЯКУПОВ һәм Вячеслав ГВОЗДКОВ гастрольләрне ачып җибәрәләр.

Бу атна башында Самараның Максим Горький исемендәге драма театры бинасында Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узды. Гастрольләрне ачып җибәрү өчен сәхнәгә Казан театры директоры Илфир Якупов һәм Самара театрының сәнгать җитәкчесе Вячеслав Гвоздков чыктылар. Алар унбиш ел эчендә бу ике театр арасында дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килүе, бер-берсенә кунакка йөрешеп, иҗади табышлар белән уртаклашулары турында сөйләделәр, ә соңында туган телебездә спектакль карап ләззәт алуыбызны теләделәр.

Казанлылар бу юлы да ике спектакль алып килгәннәр иде. Беренчесен, “Мәхәббәт FM” дип аталган комедияне, яшь автор Илгиз Зәйниев язган һәм сәхнәгә куйган. Ә “Сөясеңме-сөймисеңме” пьесасы Флорид Бүләков авторлыгында. Аны Радик Бариев сәхнәләштергән. Бу ике пьеса да мәхәббәт турында, ләкин берсеннән-берсе нык аерылып торалар.

“Мәхәббәт FM”, исеменнән үк күренгәнчә, яшьләр өчен куелган эстрада-джаз комедия. Баш рольне башкаручы бик талантлы яшь актер Эмиль Талипов сүзләренә караганда, пьеса Фәрит Бикчәнтәевнең актерлык-режиссерлык курсында укыган актерлар төркеме өчен махсус язылган. Чөнки бу төркемнән Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Ирек Кашапов кебек бик талантлы актерлар чыккан. Хәзер алар бергәләшеп театр алласы Мельпоменага хезмәт итәләр.

DSC_0752 DSC_0797

Спектакль — җиңел, күңелле, бер тында карала торган тамаша. Өч сәгать вакыт үткәнен сизмисең дә. Тормышыбызның бөтен тискәре якларын көлкегә күтәргән спектакльне халык эче катканчы көлеп, авторның очкынлы юморына сокланып, актерларның оста уенын, режиссер табышларын гаҗәпләнеп карый. Ахырда, әлбәттә, олы хисләр һәм саф мәхәббәт тантана итә.

“Сөясеңме-сөймисеңме” әсәре исә “моңсу комедия” дип атала.  Ул гади татар авылында яшәүче гади татар гаиләсендәге тормышны тасвирлый. Ләкин тормыш кайсы күрексез ягы белән борылса да, хатын-кыз иреннән сөю сүзләре, назлы караш көтә. Кызганычка, ирләр моны бик соң аңлый. Комедияәне караган хатын-кызлар залдан күз яшьләренә буылып, ә ирләр уйланып чыктылар. Күпләр бу спектакльдән соң үз гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне яхшы якка үзгәртергә тырышыр, дигән өмет уяна.

“Мәхәббәт FM” комедиясен караганда яшь артистлар уенына сокланган Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов аларны мәктәпкә чакырган. Балалар, каршыларына тезелеп утырган сәхнә йолдызларын күргәч, бераз каушадылар бугай. Шулай да “Абый, сез ничек артист булдыгыз?”, “Моңа ничек әзерләнергә кирәк?” дигән кыюсыз сораулар яңгырады. Театр йолдызларына әверелеп баручы яшь труппа егетләре-кызларының җавабы, гомумән, балачактан китап укып, шигырь сөйләп, үзешчән театрларда уйнап һәм биеп үсәргә кирәк, дигән фикергә барып терәлде. Мәсәлән, Алмаз Гәрәев яшүсмер чагында галәмәт озын “Шүрәле” әкият-поэмасын ятлап сәхнә юлына баскан. Бу очрашуда да ул бик мәзәк шигырь укып күрсәтте. Шулай ук җырчылар да бар икән араларында – Ирек Кашапов “Кара урман”ны,  ә Раил Шәмсуаров “Тулганай”ны бик моңлы итеп җырладылар. Артист кеше һәрьяклап талантлы була бит ул.  Ләкин “яктылык”лылар да бирешмәде, җавап итеп Казан турында җыр җырлаган Альбина Мингалиеваның акапелло башкаруы артистларныкыннан ким түгел иде.

DSC_0865 DSC_0896 DSC_0898 (1)

Ахырда кунаклар мәктәп китапханәсенә Камал теат­рының 110 еллыгына багышлап нәшер ителгән зур һәм бай эчтәлекле китаплар бүләк иттеләр һәм мәктәпне карап чыктылар.

 (Спектакльләргә рецензия­ләрне киләсе саннардан укый аласыз).

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1612

Один комментарий

  1. Мин ике спектакльнедя карадым! Мактап бетерергя сузлярем житми!!! Зур рахмят, Камал театры артистларына! Мин атмичя булдыра алмыйм, безнен тамашачылар турында. Анныйм, грипп, эпидемия, бит инде шул кадяр ютяллягяч ойдя утырырга киряк. Ике кондядя , то бер якта, то икенче якта улеп ютялляделяр, .