Февральнең беренче ял көннәрендә Россия мәктәпләрендә очрашу кичәләре үткәрү гадәте бар. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә андый очрашулар гел булып тора. Быел биредә мәктәпне 20, 15, 10, һәм 5 ел элек тәмамлаган укучылар очраштылар. Без дә, 2013 елда гына мәктәпне тәмамлаган булсак та, очрашуга барырга булдык.
Сыйныфташларым кичә башлану вакытыннан күпкә алдарак килеп куйганнар. Кочаклашу, хәл белешү, смартфон һәм телефон фотокамераларына төшерелгән уңышларыбыз белән уртаклашу, мактанышу китте. Дөрес, без, бер төркем классташ кызлар, Румия Хуҗина (фотода сулдан икенче), Рамилә Яһудина (дүртенче), мин – Эльвира Йосыпова (бишенче) һәм Әлфия Сөләйманова (алтынчы), Самара экономика университетының төрле курсларында укыганлыктан еш очрашып торабыз. Ә менә Алия Бирюкова (фотода сулдан беренче) медицина университетында укый. Шуңа күрә без аны сырып алдык һәм анда уку җиңелме, яңа дуслар таба алганмы, юкмы – шуны сораша башладык. Шул вакытта безне татар теле укытучыбыз Фәния апа Гыйләҗева белән бергә фотога төшереп алдылар да.
Очрашу тагын да күңеллерәк үтсен өчен, 11нче сыйныф укучылары безгә бик матур концерт әзерләгәннәр иде. Очрашуга килүчеләр дә яшьлек елларын искә төшерү өчен сәхнәгә чыгарга булдылар. Алар да бит заманында җырлап-биеп, төрле чараларда катнашып үскәннәр. Мәктәбебезне ун ел элек тәмамлап чыккан апа-абыйларның чыгышы безгә бигрәк тә ошады. Алар ике атна буе кичләрен мәктәптә репетицияләр үткәргәннәр, күптәнге бию костюмнарын табып, шулар үрнәгендә яңаларын тектергәннәр. Шуңа күрә бу көнне аларга тиңнәр табылмады. Вакытында бу сыйныфның хореографы булып эшләгән Рәшит абый Гыйззәтуллин аларның балачактагы видеоязмаларын саклаган икән. Номер шунысы белән кызыклы булды: башта кечкенә чактагы язма экраннан күрсәтелде, аннары апа-абыйлар шул ук биюне кабатлап биеделәр. Бик матур килеп чыкты.
Мәктәпне 15 ел элек тәмамлаган Лилия апа Рәхимова Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйләгәндә моңа кадәр гөрләп торган зал кинәт тынып калды. Ул аны шул кадәр йөрәкләнеп, шундый аяныч белән сөйләде ки, хәтта күбебезнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде.
Таһаутдинова Гөлшат апаның (ул “Яктылык”ны тәмалаганнан соң педуниверситетның чит ил телләре факультетында укыган һәм үзенең мәктәбенә инглиз теле укытырга кайткан) чыгышы да бик гыйбрәтле булды. “Яктылык” мәктәбенә рәхмәтләрен белдереп: “Мин шушы мәктәптә укыдым, татар телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәндем, классташым Илдар Гозәеровка кияүгә чыгып, матур татар гаиләсен кору бәхетенә ирештем. Хәзер инде без Илдар белән өченче балабызны көтәбез. Бу уңышларымда мәктәбебезнең роле ифрат та зур”, — диде ул. Безнең мәктәптә үз парын табучылар арасында тагын Йосыф белән Юлия Сәйфетдиновларны һәм Илфат белән Әлфия Сөләймановларны атарга була.
Кичә ахырында бергәләшеп Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкардык. Бу да безнең мәктәпнең күптәнге традициясе.
Классташлар белән очрашу кичәсе безгә, кендегебез мәктәптән аерылып бетмәгән балаларга, бик ошады. Очрашу тәмамлангач та әле халык таралышмады, һәр чыгарылыш үз укытучылары белән класста сөйләшеп утырды. Укытучы апалар, директорларыбыз Хәридә апа Дашкина, Дания апа Әбдерәхимова әле дә әниләребез кебек якын, бөтен эшләребез, эчке халәтебез белән кызыксынып торалар, тормышта уңышлы булуыбыз белән горурланалар. Шуңа күрә без аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып яшибез.
Эльвира Йосыпова,
Самара дәүләт экономика университеты студенткасы.
Просмотров: 2061
Как неожиданно))))!!! Вечер действительно прошел великолепно! Ну где ещё может быть такая тёплая встреча выпускников, как не в » Яктылык»?! Так здорово, что есть такая школа в нашем городе! Уважаемые выпускники, давайте сделаем так, чтобы основным составом учеников были наши с вами дети))))! Спасибо всем, кто учил нас много лет назад и учит наших деток сейчас!!!
Альхамдулиллях, что у нас есть «Яктылык» ,долгих и счастливых лет всему педагогическому составу и другим сотрудникам нашей дорогой школы.Думаю ,что там проблем у девочек с платками не будет.
Амина, к сожалению в свете последних решении Верховного суда РФ скоро и в «Яктылык» могут начаться проблемы. Сверху указ о запрете спустят и все.
Всегда можно найти выход,пологаясь на Аллаха.Безвыходных положений не бывает.Инша Аллах все наладится.
ДА ПЛАТКИ ИМ ПРОСТО НЕ НУЖНЫ. ОНИ ВЕДЬ ПРОСТО ТАТАРЫ.