15 февраля в Национальном музее РТ пройдет День подлинника, посвященный поэту-герою Мусе Джалилю. В этот день единственный раз в году казанцы и гости столицы получат возможность увидеть подлинники «Моабитских тетрадей».
15 февральдә Татарстан Милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган Төп нөсхә көне үткәрелә. Бу көнне елга бер тапкыр тәкъдим ителүче “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен күреп булачак.
“Моабит дәфтәрләре” — Милли музей фондында сакланучы зур кыйммәткә ия әдәби һәм тарихи ядкәр. Традиция рәвешендә республика каршында фидакарь эшләр башкарган кеше “Моабит дәфтәрләре”н җәмәгатьчелек алдына тәкъдим итү хокукына ия. Быел мондый хокук Советлар Союзы Герое, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан Сугышы ветераны Борис Кузнецовка бирелде.
Татарстанның әдәби җәмәгатьчелек вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм активистлар катнашачак Төп нөсхә көнендә М.Җәлил әсәрләре буенча иҗат ителгән җырлар яңгыраячак, сүз сәнгате осталары, мәктәп укучылары башкаруында шагыйрьнең шигырьләре сөйләнәчәк.
«Моабит дәфтәре»н 15 февральдә 12:00-16.00 сәгатьтә күреп булачак.
КОНТЕКСТ:
Җәлилчеләрнең һәркайсы хакында кино төшерергә кирәк (ВИДЕОФИЛЬМНАН ӨЗЕК)
* * *
Римзиль Валеев: «Мусу Джалиля и других легионеров нередко выставляют то предателями, то фанатиками советского режима»
Просмотров: 1326