15 февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне
“Картлык көнебездә зур таяныч, ярдәмчебез булыр”, — дип тәрбияләп үстергән газиз балаларын бер генә әти-әни дә канкойгыч сугышка җибәрәсе килми. Шулай да туган ил чакыргач, хәрби хезмәт бурычын һәрбер ир-егет үтәргә бурычлы. Ә хәрби хезмәтләре Әфган җирендәге конфликтларны җайга салу чорына туры килгән совет солдатлары хәрби бурычларын батырларча, намус белән үтәде…
Камышлы районы Дәүләткол авылында туып үскән Фәнис Гыйззәтов та бу сугыш турында ишетеп кенә белми, шул ут эчендә булып кайткан кеше. Камышлы авылында унынчы сыйныфны тәмамлаган яшь егет механизатор һәм машина йөртүче һөнәрен сайлый, озакламый ул армия хезмәтенә чакырыла.
- Безне Самара (элек Куйбышев иде) шәһәренә алып килгәч, Әфганстан сугышына алып китәчәкләре билгеле булды. Аннан соң Төрекмәнстандагы Елатань шәһәрендә өйрәнү курслары узгач, туп-туры Әфганстанга озаттылар. Билгеле, тыныч тормыштан ут эченә килеп эләгүе бик ансат булмады. Шулай булса да, без антыбызга тугры калып, ил алдында үз бурычыбызны үтәргә керештек. Махсус машиналарда ягулык ташый идем. Бераздан бүлек командиры итеп билгеләндем, аннан соң сержант исеме бирелде. Һәр рейста төрледән-төрле авырлыклар очрап кына торды. Исән калу мөмкинлеге бөтенләй юк иде кебек. Миңа хөрмәт иткән дусларымны, иптәшләремне югалту хәсрәтен күп кичерергә туры килде. Ә менә үзем, ике ел ут эчендә булып, Аллаһыга мең шөкер, туган авылыма исән-сау әйләнеп кайттым. Моңа инде әтием белән әнием укыган догалар да ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Авыр булса да, бу сугыш безне – унсигез яшьлек егетләрне, кеше итте, биредә без тормыш итәрлек акыл тупладык. Армиядә взвод белән идарә иткәндә кешеләрнең кичерешләрен аңларга, алар белән ике арада яхшы мөгамәлә урнаштырырга һәм башка күптөрле нәрсәләргә өйрәндем, — дип сөйләде Фәнис Мөдәррис улы Әфганстанда үзенең хезмәт итүе турында.
Камышлыга кайткач, Фәнис үзенең булачак хатынын Венераны очрата һәм алар гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары — Ленара һәм Дәнис туа. Хәзер аларның икесе дә мөстәкыйль тормыш белән яшиләр инде. Ленара Самарада эшли, ә Дәнис — Камышлыда эчке эшләр бүлегендә полиция хезмәткәре.
Фәнис соңгы вакытларда агачтан затлы мебель ясау белән шөгыльләнә башлаган. Шуларны сатып, акча да эшли әле ул.
- Менә болар барысы да яраткан хатыным Венера белән бергә булдырган әйберләр. Сугыштан кайткач, җанымдагы яраларның әкрен генә төзәлүенә дә ул сәбәпче булды. Шуның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Чөнки мәхәббәтнең тылсымлы көчкә ия булуы беркемгә дә сер түгел, - дип сөйләде Фәнис хатыны турында. Аны еш кына яшьләр белән очрашуларга чакыралар. Ул анда аларга туган илебезне яшьтән яратырга, аны күз карасы кебек сакларга әзер булырга өнди.
- Тик башкача сугышлар булмасын иде, — ди Фәнис Мөдәррис улы.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Камышлы авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1391
Фанис иркэм горжусь тобой
Вы рядом и жизнь восхитительна!