Гакыйль Сәгыйровның “Буранлы кичтә” хикәясе

1135327Кышкы көннәрдә, бигрәк тә җепшек кар явып торган чакларда, бүлмәдәге утны сүндереп, тәрәзәмнең пәрдәсен ачып куеп, сызылып-сызылып карлар төшүен карап ятырга яратам. Җил уңаена бер тоташ тасма булып кыйгачлап очкан карлар агымсуны хәтерләтә. Аккан суга карап торсаң, су түгел, ә тирәкле ярларга баскан килеш син үзең каядыр агып барасың кебек.

Кар ява да, кар ява! Минем тәрәзәмне иңләп туктамый үтеп торган шушы ак ефәк сызыклардан кала дөньяда берни дә юк кебек. Ә бәлки, дөрестән дә шулайдыр: ак карлар артыннан очсыз-кырыйсыз кара төн җәелеп киткән…

…Ул кышны кар бик соң төште – декабрь башларына кадәр туңган ачык урамнар – кырлар өстеннән тузан бураны гына сызгырып үтә, тәрәзә төпләрендә, ишек алларына туфрак өелә иде. Көннәр аяз, суык, җилле. Ул көнне генә кичке якта күкне болыт томалап алды, җылымса җил канаты биткә бәрелде. Башта берәм-сәрәм генә, кыюсыз гына оча башлаган карлар ишәеп, җил дә көчәеп, караңгыда бөтенләй ирек алып, эт чыкмас буранга әйләнде.

Йортта нидер шатырдый-дөберди, җил дулкыны килеп бәрелгән саен өй кыегы шыгырдап куя. Чыбыклар бер-беренә кагыла, күрәсең — лампочкалар әледән-әле сүнеп алалар. Әни: “Сүндереп куймагайлары, чәй кайнатып калыйк тизрәк”, — дип сөйләнеп, лампа пыяласын чис­тарта — анысы да кирәк булачак.

Буран бер мизгел сабыраеп – хәл җыйнап ала да тагын да зәһәррәк кыйланып, өй тирәсендә бөтерелә башлый, минем ачык тәрәзәмә туктаусыз кар бәрә.

Буран күтәргән мең төрле авазларга кушылып, әнинең шылдыр-шылдыр тегү машинасы әйләндерүе кушыла – кемгәдер күлмәк тегә инде. Сәгать бергә-икегә кадәр утыра бичара, аркасы, биле авырта башлаган.  Мин – мин инде, кызгансам да, берничек тә ярдәм итә алмыйм.

Буранда карлар очуы да тәртипсез, матур түгел, пәрдәмне корып, радиодан берәр рәтлерәк, җанга ятышлырак музыка эзләндем…

Әллә ни купкандай тәрәзә шакудан сискәнеп: “Кем ул?” – дип, кычкырып соравымны сизми дә калдым. Минем тавышны ишетмәделәр булса кирәк: “Откройте, пожалуйста!” – дип шакуларын дәвам иттеләр.

Алдагы бүлмәдән: “Нәрсә бар?” – дип, әни чыкты. Ишектә хатын-кыз тавышы ишетелде. Ишек алдына чыккан әни куркып, минем карават янына килеп басты.

- Анда әллә кемнәр, кунарга кертергә сорыйлар. Башка кешеләр беткәнмени?!

- Курыкма, ач, әни. Аптыраган юлчылар гына алар, нишләп начар кешеләр булсын инде?

- Һәрвакыт шулай дисең, бер башыбызга җиткерәсең син…

- Бандитлар кызыгырлык нәрсәбез бар соң?

- Алар таба…

Шулай да, бик икеләнеп булса да, әни ишекне ачты. Чоланга буран белән бергә яшь бала күтәргән ике хатын, бер ир килеп керделәр. Мин алдан ук әйтеп куям – ирле-хатынлы һәм аларның киленнәре, оныклары белән Мәләкәстә төрмәдә утыручы уллары янына баралар икән.

Бераз тын алгач, көрәкләр белән юл ачып, зур ябык йөк машинасын тәрәзә каршына ук китереп куйдылар.

- Без юлга чыкканда бернинди буран да юк иде. Авылыгыз читенә килеп җиткәндә сәгать ун гына иде бит әле, сезгә кадәр килдек – кертүче булмады. Рәхмәт, апаем, юкса балам туңып үлгән булыр иде. Әнә бит, карлыгачым, юешләнгән дә, — дип сөйләнеп, яшь ханым баласын чишеп, астын алыштырды. Үксеп беткән бала, кул-аягы иркенгә чыккач, елаудан туктады, әнисенә елмаеп куйды.

- Бөтенләй чишендереп ташлама әле, суык тия күрмәсен, — дип, әнкәй мич алдында калын яулыгын җылытып килеп, баланы урады да күтәреп алды. Чит кеше кулына алгач, елап җибәрә язган сабый ягымлы тавыш ишетеп, еламаска булды, әнинең кызыл муенсасына үрелде.

Танышып-сөйләшеп киттек. Тиздән чәй кайнаган, кайнар бәрәңге пешкән иде. Әмма дүртенче аена гына киткән нәни кызчык бик көйсезләнә – үзенең тирбәткеч караватын сорап елый башлады.

Төрле кыенлыклардан җи­ңел генә юл табып чыга торган әни, бишек юк, дип аптырап калмады – он җилпучы алып кереп төбенә бер сырма түшәде дә бәбәйне шунда салды. “Күз тимәсен матур кызыма”, — дип нидер укып өрде, як-якка тирбәтә башлады. Ә сабый бер-ике генә сулыш алды, елмаеп куйды да күзләрен йомды. Иртән китәргә җыенганда гына уятып алдылар үзен.

Әнисә туйдан соң мәңгегә дип кушылган тормыш иптәше белән озак тора алмый. Язмыш шулай язгандыр, күрәсең – кырдан машинасы белән салам төяп кайтып барганда салам өеменә ышыкланып ятып торган көтүче өстеннән үтеп киткән. Берни белмичә абзар башына салам күтәрүче Әнисәләргә әнә шулай көтмәгәндә хәсрәт тавы ишелеп төшә… Әле ире бик еракта түгел – бала тугач та икенче барулары бу.

Чәй янында тынычка калгач, мин аның сагышлы күркәм йөзен күреп, әллә нишләп киттем. Булса да була икән шундый гүзәл хатыннар! Аның аксыл түгәрәк йөзен, сөйкемлелеген сөйләп аңлатып булмый, аны үз күзең белән күрергә кирәк.

Берәүнең Самарага ит сатарга килгән җирендә үз хатынын ташлап, әллә ничә мәртәбә буфетта эшләүче кызны карарга баруын сөйләгәннәр иде. Китәргә чыккач та: “Мин аны тагын бер күреп кайтам әле”, — дип китеп барган, ди.

Күңелгә тышау салып, йөрәккә йөгән булмый икән шул. Мин аның матурлыгына хәйран калып утырганда, алар өстәл тирәсенә урнашкан килеш, әллә кайчангы танышлар кебек серләшепме-сөйләшепме мәш киләләр, көлешеп тә алалар иде. Мин аларның фикер җепләрен югалтканмын. Әнинең генә: “Без Гарифулла бабай белән барган идек, аларның карендәшләре иде кебек беләм”, — дип сөйли башлаганын ишетеп алдым. Аның сөйләгәне күп вакыт кызыклы да, гыйбрәтле дә була иде.

«Без барып кергәндә кичке ашларын әзерләп маташалар иде. Калын гына бер карчык самовар кырыена сәке башына менеп утырган. Тавышы да даң-даң итеп тора. Почмакта яшь бала үкерә. Мин кердем дә шулай ишек янында эскәмия кисәгенә утырдым. Малае белән килене сәке кырыена иякләрен элеп идәнгә утырдылар. Карчык чәй янына Гарифулла бабайны да утыртты. Мин шунда карап утырам, әйтүче булмады. Миңа кайнар су гына кирәк инде, бөтен ашамлыгым бар минем – ипием дә, шикәрем дә бар. Карчык килененә әйрән кертергә кушты. Чүлмәктән гөбе әйрәнен малаена бер стакан салды да чыгартып куйдырды. Бүтән беркемгә дә юк. Кипкән иренемне ялап, җаным көеп утырам инде.

Чәй эчеп бетерделәр дә килен чиләк алып суга китте. Мин дә иярдем. Юл буена мес­кен елап барды: “Мин сезне шунда утыртыр идемме соң?” – ди. “Балам шартлап үлсә дә тирбәтми, балам туганнан бирле бишек янына килгән кеше түгел. Ташлап китәр генә идем, балам бар. Килен каршына бала асып ничек кайтып керим?” – ди.

Шунда мичкә сөялеп, утырып кундым, нишлисең.  Дөньяда әллә нинди кешеләр бар шул».

Без утны сүнедергәндә сәгать икенче яртылар булгандыр. Барысы да татлы йокыга изрәп, тынычланып калдылар.

Дөньяда мин дә, әле һаман ризасызлык белдереп, йорт тирәсендә үрле-кырлы сикергәләп йөргән буран гына йокыга бирешмибез. Буранның әле һаман да улыйсы-улап, дулыйсы-дулап бетмәгән. Ә мине уйлыйсы уйларым тынгысызлый. Моңа кадәр әле минем җаныма таныш булмаган хиссияттә йөзәм, тойгылар кичерәм.

Рәхмәт сиңа, буран. Рәхмәт сезгә, күршеләр, шушы гүзәлгә урын бирмәгән өчен, рәхмәт язмышка – башка берәүнең шатлыгына әверелгән шушы гүзәлкәйне минем белән очрашуга китергән өчен.

Җырларымда мәхәббәтне олылап җырласам, белегез – ул җырларымның саф чишмәсе әнә шушы буранлы кичтән башланып киткән булыр.

 

Гакыйль СӘГЫЙРОВ.

09.11.1992.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1388

Комментирование запрещено