Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево район “Туган тел” татар мәдәни-агарту оешмасы рәисе, ”Хәләл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Расих Мөҗәһит улы ЛАТЫЙПОВКА!

283bХөрмәтле Расих әфәнде! Самар өлкәсе һәм гомумән бөтен Россиядә яшәүче татарлар Сезне уйлап фикер йөртүче һәм уңган эшкуар, милли җанлы шәхес дип таный. Халкыбызның туган телен, гореф-гадәтләрен, динен саклап калу һәм пропагандалау эшенә керткән өлешегез искиткеч зур. Сез татар милли хәрәкәтенә килеп кереп, җиң сызганып эшли башлаганнан бирле, туган авылыгызның  даны бөтен татар дөньясына таралды. Расих Латыйповның заманча эш йөртә белүе, яңа ысуллардан файдалану сәләте барыбызга да үрнәк булып тора.

Без, көрәштәшләрегез, Сезгә сәламәтлек, бөтен башлангычларыгызда да уңышлар һәм бәхет телибез!

Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте

рәисе Әнвәр ГОРЛАНОВ,

Самара өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин КАНЮКАЕВ,

“Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды

рәисе Гомәр БАТРШИН,

Самара шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте

рәисе Рифкать ХУҖИН.

Шушы котлауга һәм теләкләргә Самарның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле коллективы да, “Бердәмлек” та­тар газетасы хезмәткәрләре дә, өлкәбезнең башка татар иҗтимагый оешмалары да кушылалар

Просмотров: 735

Комментирование запрещено