Вчера, в день рождения Мусы Джалиля, в Москве почтили память поэта-героя. Памятное мероприятие по традиции состоялось у памятника великому татарскому поэту по инициативе Полномочного представительства Республики Татарстан.
Во встрече приняли участие заместитель Премьер-министра Республики Татарстан – полномочный представитель РТ в РФ Равиль Ахметшин, дочь поэта Чулпан Залилова, первый заместитель Совета ветеранов города Москвы, генерал-полковник Расим Акчурин, писатель и главный редактор газеты «Татарский мир» Ринат Мухамадиев, депутат Совета депутатов муниципального округа Зябликово г.Москвы Андрей Ефимов, председатель Совета ветеранов Зябликово Алла Чернова, сотрудники Полномочного представительства РТ в РФ, представители землячества Татарстана, Совета молодежи при Полпредстве, общественности, а также учащиеся школы №1186 с этнокультурным татарским компонентом образования имени М.Джалиля, сообщает пресс-служба Полпредства РТ в РФ.
«Сегодня мы вспоминаем нашего великого земляка, поэта, Героя Советского Союза Мусу Джалиля. Подвиг Джалиля и его соратников – пример верности воинской присяге, гражданскому долгу и Родине. Стало традицией три раза в год собираться у памятника нашему великому деятелю культуры и отдавать дань его памяти – в день рождения поэта, в день памяти узников концлагерей и в день его гибели вместе с единомышленниками. Открытие в 2012 году памятника Мусе Дажилю стало в истории Москвы значимым событием. Появилось место, куда неравнодушные к памяти поэта могут прийти в любое время и воздать дань уважения и благодарности его героизму», — сказал, открывая мероприятие, Равиль Ахметшин.
Он также сообщил, что в преддверии празднования 70-летия Победы Полномочное представительство Республики Татарстан выступило с инициативой провести в сквере у памятника поэту-герою Мусе Джалилю акцию по посадке саженцев деревьев. «По предварительной договоренности, акция при поддержке префектуры Южного административного округа г.Москвы пройдет в день общегородского субботника – 25 апреля. Приглашаю всех вас принять в ней участие», — добавил Равиль Ахметшин.
Чулпан Залилова напомнила, что сегодня ее отцу исполнилось бы 109 лет. «Из них он прожил всего 38. Но это была такая яркая жизнь! Столько свершений, жизнь взахлеб. Он был человек увлекающийся и зажигающий всех. И даже я, несмотря на мое малолетство тогда, это чувствовала. А потом началась война, ставшая трагедией для всех. Но ни война, ни плен и концлагерь, ни фашистские застенки не сломали отца. Те, кто читал его «Моабитские тетради», это чувствуют», — сказала Чулпан Мусеевна.
«Мой отец любил Москву. И столица почтила его память. Большое счастье, что в городе теперь есть памятник, куда можно прийти и поклониться. Я благодарю всех, кто позаботился об этом. Я и моя семья помнят об этом всегда. Спасибо всем, кто пришел сегодня почтить память моего отца. Молодые должны знать и помнить своих героев», — добавила дочь Мусы Джалиля.
Завершилось памятное мероприятие церемонией возложения цветов к памятнику поэту-герою. В ней приняли участие военнослужащие из Республики Татарстан, проходящие срочную службу в Президентском полку.
* * *
Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилне искә алу 15 февральдә Мәскәүдә аның хөрмәтенә куелган һәйкәл янында оештырылган иде
Очрашуда шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Мәсәүнең ветераннар Советы рәисе урынбасары Рәсим Акчурин, “Татарский мир” газетасының баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев, 1186 санлы татар мәктәбе укучылары һәм башкалар катнашты.
- Бүген без бөек якташыбыз, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Җәлил һәм җәлилчеләр – хәрби антларына, Ватанга тугры калу үрнәге күрсәткән кешеләр. Елына өч тапкыр без шушы һәйкәл янында җыелып, шагыйрьнең туган көнен, һәлак булган көнен һәм концлагерьларда интеккән тоткыннарны искә алабыз. 2012 елда ачылган бу һәйкәл Мәскәү халкы өчен бик зур вакыйга булган иде. Ниһаять, Муса Җәлил иҗатына, язмышына битараф булмаган кешеләр бирегә килеп, аның батырлыгына хөрмәт һәм соклану хисләрен күрсәтә алалар, — диде Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, чараны ачып.
Шулай ук ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Муса Җәлил һәйкәле янына агачлар утырту акциясе үткәреләчәген дә хәбәр итте. Аны 25 апрельдә, бөтенроссия шимбә өмәсе көнендә эшләргә ниятлиләр. “Барыгызны да өмәгә чакырабыз”, — дип өстәде Равил әфәнде.
- Бүген әтигә 109 яшь тулган булыр иде. Җир йөзендә ул барлыгы 38 ел гына яшәде, ләкин кыска гомере атылган йолдыз кебек якты булды. Ул үзе дә бик мавыгучан кеше иде һәм идеяләре белән башкаларда да ялкын кабыза белә иде.
Ә аннары, матур тормышыбызны җимереп, сугыш башланды. Ләкин сугыш та, әсирлек тә, концлагерь да әтиемнең рухын сындыра алмады. “Моабит дәфтәрләре”н укыган кешеләр моны яхшы беләләр, — дип сөйләде Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова. - Ул Мәскәүне бик ярата иде. Ә хәзер башкала аның истәлеген кадерләп саклый.
Ахырда һәйкәл янына чәчәкләр куелды. Бу мактаулы вазифаны хәрби хезмәтләрен Мәскәүдә үтәүче татар егетләре башкарды дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.
Казанның Милли музеенда һәр елны 15 февральдә «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе халыкка тәкъдим ителә. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә язган «Моабит дәфтәрләрен» махсус урынга алып чыгу быел яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшингә тапшырылган иде.
Әле 2013 елда Муса Җәлил премиясен алган Рүзәл Мөхәммәтшин «Моабит дәфтәрләрен» күтәреп чыккан вакытта зур дулкынлану, тирән хисләр кичерүен белдереп: «Минемчә, һәр татар күңелендә Муса Җәлил шигырьләренә, аның тиңсез батырлыгына урын булырга тиеш», — дип әйткән.
Шушы көннәрдә Татарстанның Биектау районында Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы призларына традицион көрәш турниры уздырылган. Бу ярышларны Intertat.ru сайты ике көн дәвамында яктыртып барды һәм үз тирәсенә бик күп спорт сөючеләрне җыйды. Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендәге Муса Җәлил мемориалы каршында да хәтер чарасы узган.
Муса Җәлилне милләттәшләребез Лондонда да искә алганнар. Аны UK Tatar Association оешмасыоештырган. Бу очрашуда Самара дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлаган милләттәшебез Мәликә Горланова да катнашкан. Ул хәзер Лондонда укый һәм анда яшәүче милләттәшләребез белән элемтәдә тора. “Милли ризыклар белән тулы өстәл тирәсендә җыелып, Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдык, аның батырлыгы турында сөйләштек. Гомумән, эчтәлекле бу очрашу милләттәшләребезнең белем офыгын киңәйтте, сагыну хисләребезне бастырды, күңелләребезне күтәрде”, — дип язган Мәликә татар сайтларының берсендә.
Ә менә безнең Самара өлкәсендә каһарман шагыйребезнең 109нчы туган көне башлыча татар мәктәпләрендә билгеләнеп үткән. Шулай, Камышлы белем бирү үзәгенең татар теле укытучылары Тамара Хисмәтова һәм Гөлчәчәк Гарипова 10 – 11 сыйныф укучылары өчен “Моабит дәфтәрләре”нә багышлап укучылар конференциясе, ә алтынчы сыйныф укучылары белән әдәби-музыкаль кичә үткәргәннәр. Камышлы китапханәсендә дә Муса Җәлилгә багышланган китаплар күргәзмәсе эшләп тора, дип хәбәр итә китапханәче Римма Галимуллина. Самараның “Яктылык” мәктәбе дә бу чаралардан читтә калмаган. Татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина сүзләренә караганда, һәр сыйныфта Муса Җәлил иҗатына багышланган видеодәресләр үткәрелгән, ә тәнәфес вакытларында мәктәп радиосы аша аның үлмәс шигырьләре яңгыраган. Өлкәбезнең башка татар мәктәпләре дә бу көннәрдә Муса Җәлил иҗатына игътибар иткәннәр.
Сәхифәне Эльвира РӘФЫЙКОВА әзерләде.
Просмотров: 1100