Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, “ИПОЗЕМбанк”ның директорлар советы рәисе, икътисад фәннәре докторы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВКА!

be580da3f0b0c214a18bd4cfed9d5619bc8627133493496Самар җирендә татар милли хәрәкәтен башлап җибәргән “Туган тел” оешмасы елдан-ел үзенең эшчәнлеген җәелдерә бара. Соңгы елларда аны тынгысыз җанлы, якты идеяләр белән янып яшәүче  Ильяс Гомәр улы җитәкли. Ул үзенең фикердәшләре белән бергә милли хәрәкәтнең беренче сафларында атлап бара. Яңа президентның тырышлыгы белән күп яңа һәм мөһим проектлар тормышка ашырыла башлады. Шушы рәттә “Самар татарлары” журналы аерым урын алып тора.

Хөрмәтле Ильяс әфәнде! Самар татарларының телен, мәдәниятен, рухи мирасын саклап калу һәм үстерү эшендә куйган хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне белдереп, хәерле исәнлек, гаилә бәхете, эшләрегездә уңышлар телибез.  Киләчәктә дә шулай бергәләшеп халкыбызга, динебезгә файдалы гамәлләр кылып яшәргә язсын иде.

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте,

Самар өлкәсе “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы,

“Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды,

Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте.

Шушы котлауга һәм теләкләргә Самарның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле коллективы да, “Бердәмлек” та­тар газетасы хезмәткәрләре дә, өлкәбезнең башка татар иҗтимагый оешмалары да кушылалар.

Просмотров: 697

Комментирование запрещено