Йөрәкләрне җилкетүче, яшәргә көч бирүче тормыш җиле

скачанные файлы (2)16 февраль – каһарман якташыбыз, күренекле шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көне

Самара өлкә хөкүмәте ярдәмендә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында китап дөнья күрәчәк

Мин аның турында, аның ачы язмышы турында беренче тапкыр үткән гасырның алтмышынчы еллары башында ишеткәнмендер, мөгаен. Ә беренче шигырьләрен Камышлы районының татар телендә нәшер ителүче “Югары уңыш өчен” газетасында укыганмындыр, дип уйлыйм. Моны ул елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, юллама буенча нәкъ шушы басмага эшкә җибәрелгән, аннан соң Татарстанның Лениногорск һәм Чирмешән районнары буенча “Социалистик Татарстан” (Хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасының үз хәбәрчесе булган, озак еллар Татарстан радиосы белән җитәкчелек иткән, “Чаян” журналында җаваплы секретарь булып эшләгән Минвагыйз Зәйнетдинов та сагынып искә ала.

Камышлыда эшләгән шушы чорда ул “Югары уңыш өчен” газетасында шигърият түгәрәген ачып җибәрә һәм аның битләрендә җирле шагыйрьләрнең шигырьләре күпләп басыла башлый. Камышлы газетасы өлкәбездә татар телендә нәшер ителүче бердәнбер басма булганга, күрше Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында яшәгән Гакыйль Сәгыйров та, иҗатын дөньяга чыгару өчен, үзенең шигырьләрен бирегә җибәргәндер.

- Яшь шагыйрьнең ул чакта язган шигырьләре үзләренең гадилеге, шул вакытта ниндидер яңа фикерләр кузгатуы белән башкаларныкыннан аерылып тора иде, — дип сөйли Минвагыйз әфәнде.

Ә инде тумышы буенча Татарстанның Нурлат районыннан булган Гакыйльнең шигырьләрен бастыручы икенче басма ул, әлбәттә, “Дуслык” газетасы (ул елларда бу район Октябрь исемен йөртә иде әле) булгандыр. Шул шигырьләрне укып танышканнан соң, Нурлатта шул ук “Социалистик Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе булып эшләгән  Рәшит Зәкиев (аннан күп еллар “Чаян” журналының баш мөхәррире булган)  яшь шагыйрьне эзләп, Иске Фәйзуллага бара да инде. Шуннан соң республиканың төп басмасында Гакыйль Сәгыйровның, ачы язмыш тарафыннан бер хәрәкәтсез калып, түшәктә генә ятып торырга дучар ителүенә карамастан, тормыш авырлык­ларына бирешмичә яшәргә, иҗат итәргә үзендә көч табуы турында журналистның язмасы дөнья күрә, шагыйрьнең беренче шигъри тәлгәшләре басыла.

Умыртка сөягенә уңышсыз ясалган операциядән соң бөтенләй хәрәкәтсез калып, 17 яше дә тулыр-тулмас түшәктә генә ятарга дучар ителгәч тә, тешләре арасына каләмен кабып яңадан язарга, рәсем ясарга өйрәнгән талантлы шагыйрь һәм рәссам турында бу хәбәр халыкта зур кызыксыну уята, зур теләктәшлек таба. Иске Фәйзулла авылындагы бу кечкенә генә өйгә хатлар һәм кунаклар килә башлый, “Комсомольская правда” газетасы үзенең 1965 елның 5 май санында Гакыйль Сәгыйров турында “Гакыйльнең ялкынлы каләме” дип аталган язма бастырып чыгаргач, аның исеме бөтен илебезгә таныла.

Ә инде 1966 елның көзендә Та­тарстанның Лениногорск шәһәре телевидениесе беренче тапкыр Гакыйль Сәгыйровның ачы язмышы турында телетапшыру төшереп күрсәткәч (ул аннан соң Татарстан телевидениесендә дә дөнья күрә), шагыйрь янына еш кына нефтьчеләр килә башлый. Алар аңа һәр килгән саен йә телевизор, йә суыткыч һәм башка шуның кебек башка кирәкле әйберләр бүләк итәләр, ничек тә булса талантлы кешенең тормышын җиңеләйтергә тырышалар.

Гакыйль турында хәбәр комсомолның Үзәк комитетына да барып җитә. Лениногорски шәһәре хастаханәсендә алты айлап вакыт дәваланып кайткач, комсомол Үзәк комитеты хезмәткәрләре үтенече буенча Иске Фәйзуллага очкыч белән очып килеп, Мәскәүнең  Бурденко исемендәге нейрохирургия институты врач-консультанты Гакыйльнең сәламәтлеген тикшерә. Тик барыбер егетнең кул-аякларын яңадан хәрәкәткә китерү мөмкин булмый инде.  Кайчакта көчле медицина да көчсез була икән шул!

Гакыйль янына Атилла Расих, Гөлшат  Зәйнашева, Роберт Әхмәтҗанов, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм башка танылган татар язучылары бер-бер артлы килеп киткәннән соң, ниһаять, 1968 елда Татарстан китап нәшриятында “Беренче карлыгачлар” дигән исем астында 11 яшь шагыйрьнең, шул исәптән Гакыйль Сәгыйровның да, иң яхшы шигырьләре тупланган күмәк җыентык дөнья күрә. Ул калын тышлыкта, шактый зур тираж – 6 мең данәдә басылган. Шул яшь шагыйрьләр арасында соңрак зур танылу алган Рәшит Гатауллин,  Сәлисә Гәрәева, Ренат Харис, Зөлфәт, Разил Вәлиев кебекләрнең дә булуы Гакыйль Сәгыйров иҗатының шул чакта ук югары бәяләнүен күрсәтеп тора. Ә инде 1970 елда Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның кереш сүзе белән Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре һәм рәсемнәре тупланган беренче “Тормыш җиле” дип аталган җыентыгы дөнья күргәч, татарның тагын бер зур талантлы шагыйре һәм рәссамы барлыгына чын-чынлап ышана башлыйсың.

Минем үземә Гакыйль белән якыннан танышу бәхете 1980 елда гына насыйп булды. Төрле дөнья мәшәкатьләре мөмкинлек бирмәгәндер инде.  Ул вакытта “Волжская коммуна” өлкә газетасының үз хәбәрчесе булып эшли идем һәм Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗаты турында зур мәкалә язарга йөкләмә алгач, моны бик тә шатланып кабул иттем.

Бу кешенең нинди халәттә булуын яхшы белсәм дә, килеп керүгә исәнләшергә кулларымны сузгач, бернинди дә җавап күренмәгәнгә  бераз каушап калсам да, моны сиздермәскә тырышып, аның гәүдәсен сыйпап алдым. Аның куллары да, гәүдәсе дә салкын һәм җансыз иделәр. Миңа таба төбәлгән күзләре генә моңсу елмаялар иде.

Гакыйль белән дә, әнисе Хәбибҗамал апа белән дә бик озак кына сөйләшеп утырдым. Шул сөйләшүдән соң өлкәнең төп газетасында минем “Тормыш җиле” дигән шактый зур күләмле язмам дөнья күрде. Анда шагыйрьнең балачактан алып хәзерге вакытка кадәр булган тормышы яктыртылып, аңа ярдәм итү кирәклеге турында дә әйтелгән иде. Мәсәлән, аңа балачак инвалидлыгы өчен түләнә торган пенсиянең бик аз күләмдә булуы һәм аны ничек тә арттыру, өлкә китап нәшриятында җирле шагыйрьләрнең тәрҗемәсендә авторның шигырьләрен рус телендә бастыру кебек мәсьәләләр дә күтәрелгән иде.

Мин үзем төрле югары оешмаларга бу турыда хатлар язып карасам да, файдасы булмады. Пенсияне арттырырга закон юк, дип кенә җавап бирделәр.

Ә Гакыйль белән икенче тапкыр очрашуым ун ел үткәннән соң гына булды.  1990 елда өлкәбездә “Бердәмлек” татар газетасы нәшер ителә башлап, мин аның баш мөхәррире итеп билгеләнгәч, Иске Фәйзуллага хәбәрчебез Идеал Галәүтдинов белән бардык без. Шуннан соң “Бердәмлек”тә “Тормыш җиле исә дә исә” дигән күләмле язмам да дөнья күрде.

Бу очрашу газетабызны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйләүче беренче җеп булды да инде. Шуннан соң “Бердәмлек”тә Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары, рәсемнәре даими бастырыла башлады. Идеал Галәүтдиновның “Идел моңнары” ансамбле коллективы белән Иске Фәйзуллага барып, шагыйрьгә ярдәм йөзеннән берничә хәйрия концерты да оештырдык. Ә инде 1994 елның 16 апрелендә Самара шәһәре  татарлары да Металлурглар Мәдәният сараенда каһарман якташыбызның беренче зур иҗат кичәсендә катнашу бәхетенә ирешә алдылар. Казаннан бертөркем язучылар, шагыйрьләр дә килгән иде.  Гакыйль Сәгыйровның әле яңа гына Татарстан нәшриятында 5000 данә тираж белән чыккан беренче күләмле “Кабатланмас моң” дип аталган шигырьләре һәм рәсемнәре җыентыгының тәүге нөсхәсе халыкка тәкъдим ителде. Бу кичәдә шагыйрьнең Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителүе турында хәбәр яңгыратылып, аңа танык­лык та тапшырылды.

Шушы иҗат кичәсеннән башлап (ул чакта Гакыйльгә 56 яшь кенә иде әле) аның тормышына һәм иҗатына багышланган кичәләр, очрашулар, күрешүләр даими төс алдылар. Без, Самара, Ульян өлкәләренең, Татарстан Республикасының татар җәмәгатьчелеге, бергәләшеп аның 60, 70 яшьлек юбилейларын да, дөнья күргән яңа китапларын тәкъдим итү кичәләрен дә үткәрә торган булдык. Шуларның берсендә күренекле татар шагыйре һәм рәссаме, өч төбәкнең каһарман якташы Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына  багышланган китап чыгару кирәклеге турында тәкъдим дә яңгыраган иде.

Тик бу эш, җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршыланса да, озак тормышка ашырылмыйча кала бирде. Моңа алынучылар Татарстан язучылары, журналистлары арасында күренмәгәч, бу йөкне мин үз җилкәмә салырга җөрьәт иттем.

Якташыбызның үзе исән чагында барсы турында да сорашып, белеп калырга, аның истәлекләрен диктофонга яздырырга кирәк булган да бит, тик татар акылы төштән соң, диләр бит. Шулай да шагыйрьнең архивында сакланган, әле беркайда да басылмаган кулъязмаларны, көндәлек матбугатта дөнья күргән истәлекләрне, әңгәмәләрне, язмаларны бергә туплаганнан соң, аның тормыш юлын берникадәр тасвирлый алдым, дип әйтеп буладыр, дип уйлыйм. Бу укучыларыбыз өчен кызыклы да, файдалы да булыр, дип өметләнәм. Ә бу безгә каһарман якташыбызның иҗат үрнәген, рухи көчен шушындый кыен шартларда да яшәргә көч табып,  матурлыкка омтылуын раслау мөмкин икәнлеген тагын бер тапкыр күрсәтә.

 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

Самара өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1390

Комментирование запрещено