Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!

0a33e1b94a625cacf4e3379e4ba7a6b8Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз.

Сез — алдынгы фикерле, милли җанлы татар әйдаманы, бәяләп бетергесез эшләр алып баручы шәхес. Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән  зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Җәмәгать эшләренә битараф түгелсез,  халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз дип саныйсыз.

Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!

Киләчәктә дә изге ниятләрегез тормышка ашсын, бар булган тырышлыгыгыз милләтебез үсешенә сәбәпче булсын өчен Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, фикер байлыгы, зирәклек, рухи көч һәм бәхетле озын гомер телибез.

Сезнең хезмәтегезнең уңышын һәм уңай нәтиҗәләрен күреп, аларга шатланып яшәргә насыйп булсын иде.

Самар  өлкә «Туган тел»  татар җәмгыяте әгъзалары.

 

Просмотров: 665

Комментирование запрещено