Хөрмәтле Ильяс әфәнде!
Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән тәбриклибез!
Сезнең кебек зыялы, дәрәҗәле, милләтебез язмышын кайгыртып, зур-зур чаралар уздыручы әйдаманыбыз булуына без һәрвакыт куанып, киләчәккә якты өмет һәм ышаныч белән яшибез.
Сезнең хезмәтегез милләтебез көнкүрешенең бөтен тармакларында да ачык күренә. Ул милли мәгърифәтне, мәдәниятне, динне, авылларыбыз киләчәген, халкыбыз язмышын даими рәвештә кайгыртудан гыйбарәт. Алар инде Сезнең яшәү рәвешенә, тормыш максатына әверелгәннәр булса кирәк.
Халкыбызга хезмәт итү юлында Аллаһы Тәгалә Сезгә фикер киңлеге, зиһен байлыгы биреп, бар булган изге ниятләрегезне, зур-зур проектларыгызны тормышка ашырырга насыйп итсен иде.
Сезгә корычтай исәнлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле һәм уңышлы озын гомер телибез. Сезне аңлаучы, ярдәм итәргә әзер торган дусларыгыз, фикердәшләрегез һәрвакыт артып торсыннар иде, дигән теләктә калабыз.
«Самар татарлары» («Самарские татары»)
дип аталган медиа-проектларының редакция хезмәткәрләре.
Просмотров: 1068
Матур бәйрәмегез — 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, шатлыклар телим.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрегез мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
ХӨРМӘТЛЕ ИЛЬЯС ГУМЕРОВИЧ! СЕЗНЕ ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛАП ЯЗГАН ТЕЛӘКЛӘРГӘ ЧЫН КҮҢЕЛЕМНӘН КУШЫЛАМ. БИК ТӨПЛЕ УЙЛАП, ИЗГЕ ЭШЛӘР ЮЛЫНДА СЕЗ. ЮЛЛАРЫҢ СИКӘЛТӘЛЕ, СИКЕРТМӘЛЕ БУЛСА ДА, КҮКРӘГЕҢ БЕЛӘН АВЫРЛЫКЛАР ҖИЛЕН ҖИҢЕП, АЛДЫҢА КУЙГАН БУРЫЧЛАРНЫ ҮТӘРГӘ ХОДАЙ ЯРДӘМ БИРСЕН, ТАТАР ХАЛКЫ АЛДЫНДА БАЛКЫРДАЙ ОЛЫ УҢЫШЛАРГА ИРЕШҮЕҢНЕ ТЕЛИМ.