Талант җирдә ятмый

SONY DSC

Роза Мостафиева җырчы Айгөл Бариева белән.

Роза белән без бер урам аркылы гына туып үстек, бер мәктәптә белем алдык. Иске Ярмәкнең иң шәп аккан гөрләвеге Кунакбайда кәгазьдән ясалган көймәләр дә агыздык, кышын Юкәле тауда чаңгы шудык, җәй буе колхоз орлык келәтләрендә ашлык та чистарттык әле. Икебез дә колхозчы гаиләсеннән, димәк әниләр белән беррәттән колхоз кырларында суган, чөгендер, ә шәхси бакчада бәрәңге утау безгә дә тәтеде. Җәйнең иң күңелле мизгеле Сок елгасында су керү иде. Шул күңелле мизгелләр бер баланың да исеннән чыкмыйдыр.

Роза миннән алдарак мәктәпне тәмамлады да Куйбышевның политехник институтына укырга керде. Шуннан бирле аны очратырга насыйп булмады. Ә менә соңгы елларда Роза Мостафиева телевизор экраннарыннан күренә башлады. Ул автор- башкаручы, җырчы, композитор булып тамашачыга үзенең һәм бик күп авторларның җырларын  тәкъдим итте.

Челтәрле телефоннан Розага шалтыраттым. Аның белән яшьлек елларын искә алдык, тормышы-көнкүреше белән кызыксындым.

- Мин Яр-Чаллы шәһәрендә яшим, институтны тәмамлагач та килеп эшкә урнаштым. Тормышка чыктым. Минем күңелем һәрвакыт моңлы иде, буш вакытта өйдә үз- үземә көйләп йөредем. Эш мәшәкате белән гомер уза торды, тормышым да агын да, карасын да күрсәтте. Нишлисең, кеше язмышына язылганны күрә.

Роза ханым белән сөйләшүдән шуны аңладым: аның тормышында, гаиләсендә кискен борылышлар да булган икән. Ә бервакыт кызы урынына күргән Юлиясе,  АКШ тан кайтып төшә һәм Камышлыга әтисе каберенә кайтырга тәкъдим ясый. Юлга кузгалалар. Зиратка килеп керү белән Розаның игътибары яшь кенә килеш вафат булган егет каберенә төшә. Кабер чәчәкләргә, шигъри язмаларга күмелгән була, ул кызыксынып язмаларны укый, күзләренә яшь тула, тетрәнә. Юл буе елап кайта Роза. Шул төнне йоклаган вакытта аңа кемдер төртеп уяткан сыман була. Сискәнеп уянган, язу эше белән бердә шөгыльләнмәгән  Роза кәгазь алып үзе дә сизмәстән, кабер өстендәге язмалардан шигырь яза башлый. Аннан аны көйгә салып карый. Бу аның тәүге иҗат җимеше булып чыга, һәм “Ана сагышы” дип атала.

ии

- Менә шуннан боз кузгалды дисәм дә була,-дип сөйли Роза. Нинди дә булса шигырьне бик тә бирелеп, елап укыйм икән-җыр килә дә чыга. Шулай яза торгач, җырларым берничә дистә булып китте, мөнәҗәтьләр дә иҗат итәм.

Роза Мостафиева җырчы Айгөл Бариева белән.

Роза Мостафиева җырчы Рәсим Низамов белән.

Талант гомер буе җирдә ятмый шул ул, бер тишелеп чыга. Авылдашым да һичшиксез тумыштан талантлы булгандыр. Вакыты җитү белән таланты борын төртеп үсеп тә китте. Роза Мостафиевага V нче Мөселман фестивалендә дә катнашырга насыйп була һәм аңа 1 нче дәрәҗә лауреат исеме бирелә. Аннан фестивальдә башкарган “Лә-Иллаһ-Иль-Аллаһ” җырына Казан шәһәренең “Барс-Медиа” компаниясенең продюсерлык үзәгендә видеоклип төшерелә. Төрле сәхнәләрдә чыгыш ясап, халыкның кайнар алкышларының җылысын тойган Розага канатлар куйгандай була. Ул хәзер иҗат юлында, эзләнә. Барлык эшен Аллаһыга тапшырып башкара һәм Тәңребезнең ярдәмен, көчен һәрдаим тоеп яши.

Роза Мостафиеваның иҗаты үз юлын, үз тамашачысын тапты инде дисәм һич ялгыш булмас. Ул инде берничә видеоклип төшерде. Туган авылы Иске Ярмәккә дә кайтып аның табигатендә төшерелгән видеотасмаларны интернет челтәреннән күрергә була.

Башлаган эшең хәерле булсын, Роза. Иҗат уңышлары сиңа, авылдашым! Киләчәктә синең белән очрашырга насыйп булсын. Әле туган якларыңның сәхнәсен дә дер селкетеп китәрсең дип өметләнәбез.

  Фәния КӘРИМОВА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1371

Комментирование запрещено