Дилбәр Мөхтәбәр кызы Шиһапова, күптән лаеклы ялда булуына карамастан, Камышлы районының социаль хезмәт үзәге каршында моннан берничә ел элек оештырылган “Сударушка” вокал ансамблендә җырлый. Аның җырлавын биредә яраталар.
- Ансамлебездә барлыгы сигез җырчы, бер баянчыбыз бар. Владимир Борисович Гришин — баянчы гына түгел, безнең остазыбыз да әле. Ә Зөлия Зөфәр кызы Шәкүрова — сәнгать җитәкчебез.
Репертуарыбызда татарча да, русча да җырлар бар. Романсларны да, шаян җырларны да башкарабыз. Олыгайган көнебездә моңаеп, сагышка бирелеп утырырга вакыт та калмый. Бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, хәлебезне белешәбез. Менә шулай бик күңелле яшибез, — дип сөйләде Дилбәр ханым.
Камышлы авылында туып үскән Дилбәр яшьтән яратышып йөргән егете Вилгә кияүгә чыга да аның белән Урта Азия якларына китеп бара. Анда байтак кына яшәп алгач, алар Самара өлкәсендәге Отрадный шәһәренә кайтып төпләнәләр. Дилбәр ханым күп еллар “Востокнефтьстрой” компаниясендә кадрлар бүлеге җитәкчесе булып эшли.
Буш вакытларында шәһәрнең “Россия” Мәдәният сараенда үзешчән коллективка йөреп, җырчы буларак та таныла.
Ире Вил әфәнде дә хатыныннан калышырга теләмичә, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Ул Дилбәр ханым җырлаган сәнгать коллективының тарихын тасвирлаучыга әйләнә. Бөтен булган вакыйгаларны фотосурәткә төшереп бара. Хәзер Дилбәр ханым еш кына шул фотосурәтләр тупланган альбомны карап, үткән тормышны искә алып утыра. Күпме кызыклы очрашулар, күрешүләр булган икән бит. Отрадный шәһәренә кунакка килгән, Россиянең танылган җырчысы Людмила Григорьевна Зыкина белән бергәләп җырлау бәхете дә насыйп булган аңа. Бергә төшкән фотосурәтләре дә бар.
Тик тормыш гел шатлыктан гына тормый икән шул. Көтмәгәндә Дилбәр ханымның яраткан ире Вил вафат була. Ул моны бик авыр кичерә, язмыш белән озак вакыт килешә алмыйча яши.
Беркөнне телефон шалтырый. Шалтыратучы Дилбәр ханымның ире Вил абыйның яшьлек дусты Халит Фәләх улы Мифтахов икән. Ул сөйләшкәндә унбер ел элек хатынының вафат булуы турында әйтә. Ә Дилбәр апа аңардан: “Халит, син нигә һаман өйләнмичә ялгыз яшисең? Сиңа бик кыендыр бит?” — дип сорый. Ә Халит абый моңа җавап итеп: “Мин соңгы елларда гел сине уйлап яшәдем, Дилбәр! Каршы килмә, чык миңа кияүгә”, — ди. Дилбәр ханым озак ризалыгын бирмәсә дә, ниһаять, алар өйләнешәләр.
Икесе дә туган авыллары Камышлыга кайтып төпләнгәч тә авырлыкларны бергә бүлеп, шатлыкларны уртак итеп, ун елга якын бергә, бер тату гаилә булып яшиләр. Кызганыч ки, хәзер Дилбәр апаның икенче ире Халит абый да күптән якты дөньяда юк инде. Дилбәр апа аны бары тик рәхмәт хисе белән генә искә алып сөйли.
Дилбәр Мөхтәбәр кызы бүгенге көндә берүзе генә яшәсә дә, ул ялгызлыкны бер дә сизми. Чөнки аның Отрадный шәһәрендә гомер итүче балалары, оныклары бар. Алар ике арадагы сукмакны югалтмыйча, гел кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшиләр.
Бу шат чырайлы, хөр күңелле ханымны иҗатташ дуслары хөрмәт итәләр. Күптән түгел генә бөтен коллективлары белән Дилбәр апаның 75 еллык юбилеен матур итеп үткәргәннәр.
Әңгәмәбезнең ахырында ул миңа: “Җырлап яшәү – бәхет ул! Яңа көн тугач, кояшның үзенең якты нурлары белән җир йөзен яктыртуына кинәнеп, матур табигатькә сокланып: “Аллаһыга мең шөкер! Мин исән-сау, мин яшим бит әле!” — дип шатланып яшәргә генә кирәк. Мин шулай итәргә тырышам да инде”, — диде.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Камышлы авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 795