“Өмет”нең киләчәге дә өметле

edc3737bee709ebe7323c8b03f24e1c5_M

Тираж күрсәткече буенча Росссиянең өлкә татар газеталары арасында хәзер «Өмет» беренче урында тора

Сембер (Ульян) өлкәсе татарлары өчен нәшер ителә торган “Өмет” газетасы 25 еллыгын билгеләп узды. Әлеге күркәм юбилейда Татарстан вәкилләре дә катнашты. “Татмедиа” җитәкчелеге исеменнән юбиляр басмага рәхмәт хаты тапшырылды.

– Ульян өлкәсендә бүгенге көндә 170 мең татар гомер итә. Ә татар газетасы 6 мең тираж белән таратыла. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен бу – зур күрсәткеч. “Өмет” атна саен үз укучысына барып җитә. Ә “Шәһри Казан” редакциясендә әзерләнгән “Без бергә” кушымтасы айга бер мәртәбә биредә таратыла. Читтә яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәдә яшибез. Юбилярларны котларга Ульян өлкәсе Губернаторы Сергей Морозовта килгән иде. Ул татарларны хөрмәт итүен дә белдерде, – ди коллегаларыбызны сәламләп кайткан “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.

– Газетның төп юнәлеше – милли үзаңны уяту, халкыбызда милли горурлык хисе, башка милләт вәкилләренә карата ихтирам, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, дин вә кан кардәшләребезнең милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өстендә эшләү, милләттәшләребезне борчыган социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итүгә этәргеч бирү. Газиз ана телебезнең хокукын яклау, дәрәҗәсен күтәрү, кулланыш даирәсен киңәйтү. Милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү һәм яңарту, – ди “Өмет”нең баш мөхәррире Исхак Хәлилов.

Тираж күрсәткече буенча Росссиянең өлкә татар газеталары арасында хәзер «Өмет» беренче урында тора. Аны бүгенге көндә 6 мең татар гаиләсе алдыра.

intertat.ru

Просмотров: 1244

Один комментарий

  1. “Өмет”нең киләчәге өметле, э бердэмлекнеке — юк, чэнки бердэмлек юк