Мондый егетләр күбрәк булса иде

DSCN499923 февраль — Ватанны саклаучылар көне

Туган җир бит ул, әнкәй кебек, бер генә. Илеңә, халкыңа хезмәт итү – өстеңә алган бурычыңны үтәү дә, җаваплы һәм зирәк акыллы булу да, халкың өчен, Ватаның өчен җан атып яшәү дә бит ул. Шушы шомлы, илебез чикләре тыныч булмаган заманда егетләребезнең үз теләкләре белән армиягә китүләрен зур батырлык дип атарга була һәм мондый ир-егетләр ихтирам хисе уята. Шундыйларның берсе – Похвистнево районының Гали авылында туып-үскән Илдус Равил улы Манашев.

Мәктәптә “яхшы” билгеләргә генә укыган тырыш бу малай, төрле олимпиадаларда катнашып, белемен сынап карарга ярата иде. Спорт мәсьәләсенә килгәндә дә шул ук хәл – Илдус футбол, көрәш бәйгеләрендә гел җиңүче була торган иде. Ә 11 сыйныфны тәмамлаганда ул хәттә мәктәп Сабан туенда көрәштә җиңеп, абсолют батыр исемен алу бәхетенә ирешкән иде. Аны авылыбызның эшмәкәрләре чын батырлар бүләге – сарык белән бүләкләделәр.  Бу Илдусның өендә сакланучы күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм медальләреннән аермалы һәм бик дәрәҗәле бүләк булган иде. Мәктәп эшләре һәм спорт ярышлары егеткә мәдрәсәдә укырга да комачауламадылар. Хәзер ул чын күңеле белән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, гамәл кылып яши.

Илдус, Самараның Тимерьюлчылар институтына укырга кергәч тә, спортны ташламады. Моңа әтисенең йогынтысы да зур булгандыр, дип уйлыйм. Равил әфәнде Манашев мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән иде бит. Ә ярты ел элек ул авылыбызның Мәдәният йорты белән җитәкчелек итәргә алынды. Бу эшне дә яхшы башкарыр, дип ышанабыз. Ә Илдусның әнисе Рушания ханым гомере буе авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. 

Менә шундый кешеләрнең улы, институтның өч курсын тәмамлаганнан соң, тоткан да, армиягә хезмәткә китәргә дип гариза язган һәм хәрби комиссариатка илтеп биргән. “Уку көтәр әле, кайткач дәвам итәрмен”, — дигән ул.

Күптән түгел генә Равил белән Рушания Илдусның присяга бирү тантанасында булып кайттылар. Улларына карап бик сөенгәннәр алар: “Көлеп кенә тора, хезмәтеннән бик канәгать. Дөрес, туган авылны, безне, туганнарны һәм дус-ишләрен сагына. Ләкин телефон бар бит, ешрак шалтыратышырга сүз бирештек”, — дип сөйләделәр алар.

Илдус Мәскәүнең нәкъ үзәгендә, Эчке эшләр министрлыгы частьләренең берсендә хезмәт итә икән. Аны башта спецназ гаскәрләренә алырга теләгәннәр. Ләкин биографиясе белән танышкач, Мәскәүдәге Эчке эшләр министрлыгы частенең командиры аны килеп алган, диләр. Әйе, тәртипле, спортны яратучы, хезмәт итәргә теләге булган яшьләр кемгә дә кирәк шул.

“Аллаһы кушса, бер ел сизелми дә үтәр дә китәр. Дөньялар гына тыныч булсын иде. Шуның өчен без монда да!” – дип озатып калган Илдус әнисе белән әтисен.

Илдуска гына түгел, авыр армия хезмәтен үтәүче барлык егетләребезгә дә фидакарь хезмәтләрен уңышлы тәмамлап, исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде, дип теләп калабыз.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1574

3 комментариев

  1. Татарлар өчен Ватанны Саклаучылар көне 1552 елның октябрь көненә барып тоташа!

  2. Глаза у матери солдата
    Полны сегодня влаги.​
    И на погонах звездопад,​
    И на лице отвага,​
    И мудрый взгляд, и ровный стан -​
    Не скроются от мамы.​
    На сколько б старше ты ни стал,​
    Всегда любимый самый! ​

  3. Исэнсау хезмэт итеп кайт!!!!!!!