Татар театры — солдатларга!

солдатыУзган елны Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беренчеләрдән булып «Татар театры — солдатларга!»  дигән исем астында  яңа проектны тормышка ашыра башлаган иде. Кыска гына вакыт эчендә театр труппасы Свердловск, Чиләбе, Оренбург өлкәләрендә һәм Марий Эл Республикасында Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби гарнизоннарга барып, татар спектакльләрен күрсәтеп кайттылар. Солдатларның әти-әниләре һәм туганнары катнашында уза торган чираттагы гастрольләр Самара өлкәсендә дә узды. Үткән ял көнендә Рощинский гарнизонында хезмәт итүче 750 татар һәм рус егетләре Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен карадылар.

Билгеле инде, атналар гына түгел, айлар буе очрашмый торган ана белән баланың, егет белән кызның очрашу мизгелләренең бөтен нечкәлекләрен газета битләре аша җиткереп булмый. Аны үз күзең белән күреп, хисләр җылысын тоярга кирәк икән.

Менә Чистай районында яшәүче Гөлнәзирә ханым Галимованың беренче улы моннан ике ел элек солдат хезмәтен намус белән үтәп, ил алдындагы бурычын тулысы белән түләп кайткан булган. Хәзер инде менә аның төпчек улы Рамис биредә хезмәт итә. Гөлнәзирә ханым ара ерак дип тормаган, театр труппасына тагылып, улын күрергә килгән.

Нурлат егете Айдар Әхмәтҗанов та, Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәткә чакырылган. Гаиләдә ул ике олы апасыннан соң туган төпчек малай. Очрашуга аның әтисе – Солтан Әхмәтҗанов килгән. “Минем улым төпчек бала булса да, беркемнең дә аркасы артында качып тора торганнардан түгел. Үзенә тигән бурычны үтәүдән беркайчан да качып йөрмәде һәм йөрмәс тә”, — ди ата кеше горурланып.

Шулай ук Казан егете Алмаз Шиһабиев, Апас районыннан килгән Ринат Гыймадиев турында да шул ук сүзләрне әйтергә буладыр.

Ә бүген солдатлар күңелләре белән ял итәләр. Туган телебездә сәхнәгә куелган “Нигез ташлары” спектаклен карап, әти-әниләре алып килгән тәм-томнар белән сыйланып, бер көнгә булса да авыр армия тормышыннан арынып тору егетләрнең күңелләренә сихәт, тәннәренә ял булды.

Татар драматургиясе классигы Туфан Миннуллинның “Нигез ташлары” спектакле моннан күп еллар элек язылса да, ул бүген дә актуальлеген югалтмаган. Миңа калса,  бүген ул тагын да мәгънәлерәк тоела. Кем әйтмешли, әле кичә генә әниләренең итәк астыннан чыккан бүгенге солдатларны ул туган нигезенә алып кайта, әти-әнинең кадерен белергә өйрәтә һәм өйдә чакта башка да килмәгән уйларны уйлатадыр сыман.

Һәрхәлдә, яшь солдатларның йөзеннән шуны  күреп була иде.

Рәмис САФИН,

«Татарстан — Яңа гасыр» телекомпаниясенең Ульяновскидагы корпункты җитәкчесе.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Иске Ярмәк авылында “Нигез ташлары” спектакле аншлаг белән үтте

* * *

Кариев театры Самар өлкәсенең татар авылларына килә / Театр Кариева выступит в татарских селах Самарской области

* * *

Габдулла Кариев театры Самарда хәрби хезмәт итүче солдатлар белән очрашачак / Театр имени Габдуллы Кариева встретится с солдатами воинской части поселка Кряж

* * *

ЭХ-Х, КҮҢЕЛЛЕ ДӘ ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ!

Просмотров: 1381

Комментирование запрещено