Рустам Минниханов зовет шейхов из Эмиратов в Татарстан/ Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр үткәрде

02Рустам Нургалиевич отправился в ОАЭ в составе официальной российской делегации. Чиновники от России приняли участие в открытии международной оборонной выставки IDEX-2015 (выставка вооружения).
После Рустам Минниханов встретился с министром иностранных дел ОАЭ шейхом Абдаллой бен Заедом Аль-Нахайяном и пригласил их посетить Татарстан с ответным визитом. Именно шейх председательствует в российско-эмиратской комиссии по торговому, экономическому и техническому сотрудничеству. Рустам Минниханов уверен — Татарстан и Эмираты могут сотрудничать в самых разных направлениях. Это и авиасообщение, и промышленность, и экономика. Осталось лишь запустить проекты, сообщает пресс-служба Президента РТ.

* * * 

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантур җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эшлекле сәфәрдә катнаша.

Көннең беренче яртысында Россия делегациясе әгъзалары IDEX-2015 халыкара оборона күргәзмәсен ачуда булды. IDEX — коры җир һәм хәрби-диңгез гаскәрләре коралларының һәм техникасының бик зур күргәзмәсе. Монда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре экспозициясе белән таныштылар, шулай ук күргәзмәдә катнашучы Россия компанияләре стендларын карадылар.

Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Берләшкән Гарәп Әмирлеге Кораллы көчләренең баш командующее урынбасары, Абу-Даби әмирлеге шаһзадәсе шәех Мөхәммәд бен Зәед Әль-Нахайян белән очрашуда катнашты. Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлеге оборона министры, Дубай Әмире шәех Мөхәммәд бен Рәшед Әль-Мәктүм белән очрашу уздырылды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби суверен инвестицион фонды башлыгы шәех Хәмед бин Зәед Әль Нахайан, Бахрәйн оборона министры Хәлифә Әль Хәлифә белән очрашты.

Очрашулар барышында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов мөхтәрәм кунакларны Татарстанга сәфәр кылырга чакырды. Килешү кысаларында якын киләчәктә Әмирлекләр эшлекле даирәләре вәкилләренең Татарстанга визитлары көтелә.

Татарстан Президенты шулай ук AIM традицион инвестицион форумында катнашырга теләвен раслады, форум Дубайда 2015 елның 30 март-1 апрель көннәрендә узачак, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Просмотров: 974

Комментирование запрещено