Эшләнәсе эшләр күп әле

OLYMPUS DIGITAL CAMERAКамышлы авылының урта мәчете мөселманнары узган елга йомгак ясадылар

Җыелышка дин әһелләре, мәхәллә халкы җыелган иде.  Дини идарә рәисе Ринат Тахаутдинов һәм мәхәллә имамы Кәзим хәзрәт Борһанов җыенда катнашучылар алдында үткән ел эчендә мәчеттә һәм мәхәлләдә башкарылган чаралар турында сөйләделәр.

Билгеле булганча үткән ел башындагы җыелышта мәчетнең башын яңадан ябу турында карар кабул ителгән иде һәм халыкка бу эшне башкарып чыгу өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать тә булды. Аллаһыга шөкер һәркем кулыннан килгән кадәр ярдәм итте. Барлыгысы 153 гаилә (171 мең сум), Бозбаш авылы мәчете (5 мең сум), городок мәчете (5 мең сум) бу изге эшкә үз өлешләрен керттеләр. Шушы тупланган сәдака акчалары хисабына шактый эшләр башкарылган, мәсәлән мәчетнең һәм янкорманың башы ябылган-306 мең, 52 меңгә ягулык системасы яңартылган (2013 елда 50 мең сумга котел алынган иде), йорт тирәсе тәртипкә китерелгән. Кызганычка каршы акча җитмәү сәбәпле мәчетнең манарасы эшләнмичә калган. Бу эш күп чыгымнар тәлап итә, чөнки манараның биеклеге 35 метр, аны ясаган очракта да күтәрергә Самарадан бер эш көне 50 мең сум торган кран китерергә кирәк. Закон буенча аны ГАИ хезмәткәрләре озатырга тиеш икән, димәк аларга да хезмәт хакы тиешле. Манараны эшләтүдә шактый проблемалар туа, ул челтәрләре тактадан ясалган һәм шул килеш калдырылса, тиздән яраксызга әйләнә. Калайдан ясатсалар, бик кыйммәткә төшә икән. Манарага яңа ай ясату мәҗбүрлеге туган, чөнки ул алюминийдан ясалганга күрә окисләнгән. Яңаны ясарга Волгапроммонтаж заводына заказ бирелгән, бәясе 110мең сум тора. Шушы акчаны түләп, айны алып кайтуны Фәрит Шәймарданов гаиләсе, балалары белән үз өстенә алды. Инде Фәрит әфәнде барып түләп тә кайткан, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын аларга.

Бу җыелышта дин әһелләре халыкка манараны эшләтү өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. — Кулыгыздан килгәнчә ярдәм итә алсагыз, бу изге эшкә һәммәбезнең өлеше кереп, үзебез вафат булгач та әҗер-саваплары барып торыр, дип өметләнәбез,-диде мәхәллә имамы Кәзим хәзрәт.

Җыелыш ахырында мәчетнең башын ябу өчен кемнәр ярдәм иткән булсалар, исемнәре аталды. Мәчетнең башын ябу, җылыту системасын үзгәртүдән тыш мохтаҗларга ярдәм йөзеннән 13,5мең сум акча бирелүе турында да әйтеп үтелде.

2015 елның январь аеннан манараны ясарга өлеш кертүчеләр дә бар. Алар: Кәзим- Нәгыймә, Назыйм-Фәния, Азат-Галина Борһановлар, Сәлимҗан-Гүзәл Урманцевлар, Илдар-Алисә Гирфановлар, Әбүзәр-Миңсара Ханнановлар, Ахтәм-Миннур Бәдертдиновлар, Алмаз Бәдертдинов, Шәһит-Наҗия Вәлиевлар, Раиль Госамов, Ринат Тахаутдинов, Кәзим Хәйруллин, Илдар-Румия Каюмовлар, Тәнзилә Вәлиева (Бозбаш), Рушания Ваһапова, Фәрит- Гүзәл Дәүләтшиннар, Минсәгыйть-Нәҗибә Баһаветдиновлар, Шәһит-Минсылу Гирфановлар, Минәхмәт- Даһия Гадыевлар, Наил-Фәһимә Ханнановлар (Бозбаш)-1000 шәр сум, Исламнур Гыйләҗев, Нәбиулла Фәтхетдинов, Ринат Фәтхетдинов, Җават-Хәлисә Каюмовлар, Мәсхүдә Абдулова-500 әр сум.

Барлыгы 19,5 мең сум акча җыелган.

- Тагы халыкның ярдәменә өмет итеп бу эшне башкарып чыгарга карар кылдык, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, — диде җыелыш ахырында Кәзим хәзрәт.

Фәния КӘРИМОВА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1222

3 комментариев

  1. Мэчет манарасын эшлэтудэ, ана яка ай ясатуда килеп туган проблемаларны узебез генэ хэл итэ алмавыбызны анлап, без районыбыз мехтэсибе Габдулла хэзрэт Мехэммэд Кэримгэ ярдэм сорап мэрэжэгать иттек. Безнен мэхэллэ исеменнэн мефтиебез Талип хэзрэт Яруллин белэн элемтэгэ керде. Талип хэзрэткэ, мефтият житэкчелегенэ, Габдулла хэзрэткэ Аллахынын рэхмэте яусын, 30000 сум акчалата ярдэм иттелэр.
    Габдулла хэзрэт Самарадагы «Волгопроммонтаж» заводы житэкчесе, миллэттэшебез, меселман кешесе Рифкать Туктар улы Хужин белэн сейлэшеп, безне кабул итуен оештырды. Рифкать эфэндегэ Аллахынын рэхмэте яуса иде. Ул ярдэмчелэренэ мэчетебезгэ ай ясарга заказны кабул итэргэ эмер бирде. Бугенгесе кендэ ай ясалып бетеп килэ.
    Ай ясату бэясен (11000 сум) авылдашыбыз Фэрит Мэрдэн улы Шэймэрданов гаилэсе уз естенэ алдылар, тулэп тэ каиттылар. Айны каитаруны да уз естенэ алды бу гаилэ. Бу гаилэ эгъзаларына да Аллахынын рэхмэте яусын.
    Халык юкка гына «Ил текерсэ-кул була», димэгэндер. Аллах йорты булган мэчетебезгэ ярдэм итучелэрне Аллахы Тэгалэбез дэньяда да, ахирэттэ дэ узе олыласа иде. Амин.

  2. В эту мечеть ходили мои дед и отец!

  3. Мәчет башының 1 кв.м якынча 1500 сумга төшкән. Алтын белән йөгертмәделәр микән ? Йөз ел элек бернинди техника булмаганда бабайлар мәчет корып куйганнар, ә хәзер ремонт та ясый алмыйбыз. Кызганыч хәл.