Ялгызларга яңа танышу ысулы

Айша

Кичәне алып баручы Мөхәммәт Ев­лоев һәм “Яхшылык уты” хәйрия фон­ды президенты Айшә ханым Җәләлет­динова.

Самарада инде берничә ел Айшә Җәләлетдинова җи­тәкчелегендә “Яхшылык уты” (“Свет добра”) хәйрия фонды эшләп килә. Фонд милләтара дуслыкны көчәйтү, гаилә байлыгын саклау юнәлешендә зур эш алып бара, ятим балаларга ярдәм итә һәм изге урыннарга туристлар сәфәрен оештыра.

Күптән түгел әлеге хәйрия фонды Самараның “Солтан патша” дип аталган кафесында көнбатыш илләрендә, ә соңрак Мәскәүдә дә популярлык казанган “Тиз күрешү” (“Быстрое свидание”) проекты белән таныштыру кичәсе уздырды.

Очрашу бик матур музыкаль чыгышлар белән башланып китте. Таҗик төркеме солисты Җәүһәр Раджапов “Йөрәгегездә яз яшәсен” композициясен баш­карды, ә Түбән Новгородтан килгән опера җырчысы, Бө­тенроссия бәйгеләре лауреа­те Рәшит Наумәтов татар, рус һәм испан телләрендә җырлар җырлады. Рәмзия Бахитова баш­каруындагы төрек биюе дә тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Соңрак намаз вакыты җит­кәнен искәртеп, Ибраһим Җә­ләлетдинов моңлы тавышы белән азан әйтте, ә кичәне алып баручы Мөхәммәт Евлоев җыелган кунакларга аның мәгъ­нәсен аңлатып: “Намазга җые­лыгыз, ул уңышка илтә”, — диде.

Кичәдә “Яхшылык уты” хәй­рия фонды президенты Айшә Җә­­ләлетдинова да чыгыш ясады.

- Туристлар белән Төркиягә сәфәргә баргач, изге урыннарда берничә мәчеттә булдым. Кемер шәһәренең шәйхе  Абдул Бәкинең офисындагы “Тәүбә агачы” зур тәэсир кал­дырды. Анда су­рәтләнгән агачның бо­­таклары — эчкерсезлек­не, тәрбияне, ис­лам­ның — 5 һәм диннең 6 терәген үтәүне, Ал­лаһы Тәгаләгә ышануны аңлата икән, — дип сөйләде Айшә. Ул шулай ук Самараның 1 санлы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә Төркиядәгегә охшатып ясалган “Тәүбә агачы” рәсемен дә күрсәтте.

Хәйрия фонды җи­тәкчесе оешма алдында “Идиллия” дип аталган халыкара танышу агентлыгы эшләп килүен һәм “Гаилә статусын күтәрү” программасы буенча биредә гаилә үзәге ачылуы турында да сөйләде.

- Зур шәһәрләрдә үз па­рыңны табуы бик кыен. Шуңа күрә күпләр аны әти-әниләре, танышлары, интернет аша эзли. Ә безнең үзәктә ялгыз кешеләр бергә җыелып, аралашып үз тиңнәрен үзләре таба ала, — диде ул.

Айшә ханым кунакларны бер-берсен “Идиллия” никах агентлыгы аша табышып, яңа гаилә корган Айрат һәм Рәмзия Ганиевлар белән таныштырды, аларны котлап,  Коръән сүрәләре язылган шәмаил бүләк итте.

Никах агентлыгыбызда тәҗ­ри­бәле психологлар клиентлар белән әңгәмә уздырганнан соң, аларга тиң парлар эзли башлыйлар, ә соңыннан аларны очрашуга чакыралар. Безнең “Тиз күрешү”гә килүчеләр яшьләре, кызыксынулары, социаль статуслары буенча аерым төркемгә бүленәләр һәм бер кичәдә 15әр, 20шәр кеше белән  күрешә алалар. Мәсәлән, өстәлләр артында утыручы туташлар (ханымнар) янына үз парларын табарга теләгән бу төркемдәге ир-егетләр килеп, үзләре белән таныштыралар. Моның өчен аларга 2 минуттан 10 минутка кадәр вакыт бирелә.

- Хәзерге ыгы-зыгы заман кешеләре өчен бу танышу ысулы бик тә уңай: син эштәме, ялдамы — танышу агентлыгы хезмәткәрләре сиңа тиң парны эзли. Бу хезмәт өчен җыелган акча ятим балаларга ярдәм итү хәйрия акцияләренә китә.

Европа илләрендә по­пуляр булган “Тиз күре­шү” проекты безнең шәһәребездә дә хупланып, ялгыз милләт­тәш­ләребезгә үз парларын табырга ярдәм итсә, әйбәт булыр иде. Чын мөселман гаиләләре барлыкка килсен, бу гаиләләрдә туган балалар ислам динендә тәрбияләнсен иде, дигән теләктә калабыз, — дип дәвам итте сүзен Айшә Җәлә­летдинова.

Шунда ук Мәскәүдән килгән яучы Рауза ханым чарага җыелган кунакларга бу танышу ысулын үзләрендә сынап карарга тәкъдим итте. Кунаклар күрше өстәлләр артына утырып, бер-берсе белән аралашып, танышып чыктылар. Кичә бик күңелле узды, килгән кунак­лар рәхәтләнеп ял иттеләр. Чара азагында оештыручылар аларга мөселман календарьлары, татлы ризыклар, ир-атларга — түбәтәйләр, ә хатын-кызларга бик матур яулыклар бүләк иттеләр.

Саҗидә НОГМАНОВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1185

Один комментарий

  1. А 29 января 2015 года БФ « Свет добра» посетил Детский дом № 1 .Вот уже около 5 лет БФ «Свет добра»дружит с ребятами детского дома .За 5 лет так получилось сменилась не одна заведующая ,БФ старается не оставлять без внимания деток.За несколько дней до нового года были отправлены подарки ,которые в основном состояли исключительно из экзотических фруктов .Где в большей части оказал поддержку наш партнер ИП Сергей………..Как мы посчитали ,витамины очень важны для организма.А в этот новогодний вечер было организовано чаепитие со сладостями,тортики и чак-чак были предоставлены нашими бессменными партнерами –Хлебозаводом № 2,также были розданы светящиеся сувениры с изображением барана –символом года в каждую комнатку детей и календари.Было поздравление руководителя БФ «Свет добра» Залялетдиновой Г.В., вручены дипломы за 1-3 места за участие в благотворительной акции «В новый год с новыми успехами»в конкурсе «Символ года 2015» и сотовые телефоны и почетные грамоты,подарены часы для столовой с якорем и пожелала быть всем по жизни быть «рулевыми». Далее выступила лауреат 1 степени международного конкурса г.Канны во Франции Шайхмухамбекова Айжан ,она прекрасно исполнила песни на русском,казахском и испанском языках .Так же была исполнен восточный танец Рамзией Бахитовой.Айжан были подарены коралловые серьги из Турции,Рамзие часы. Затем был разрезан торт с «Мелеками» ,он был изумительно вкусный ,был изготовлен специально для этого вечера Алией Калимуллиной. Теплая атмосфера надолго запомнится этого вечера….ведь она была украшена выступлением и самих деток.Что очень приятно подчеркнуть,они в конце этого вечера сами нам предложили порадовать своими выстулениями-это брейк данс исполнен группой мальчиков , всеми ребятами под гитару была исполена прекрасно и трогательно песня про детский дом ……