Яңа ярмәклеләр ветераннарны хөрмәтләде

getImageКамышлы районы Яңа Ярмәк авылы клубының мөдире Розалия Гафурова һәм китапханәче Алисә Хаматшина Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ветераннарны хөрмәтләү тантанасын оештырдылар. Чара дәвамында сугыш ветераннары яу кырында күргәннәрен, андагы авырлыкларны бәйнә-бәйнә сөйләделәр, ә олы яшьтәге апалар сугыш елларында туган авылыбызда куйган хезмәтләренә тукталдылар.

Тантанадан соң барчабызны да табынга чакырдылар. Чәй эчкән вакытта да сугыш елларын искә алып сөйләшү дәвам итте. Табынны Коръән укып, догалар кылып, ватаныбызга иминлек, милләтебезгә озын гомер, динебез Исламга куәт сорап түгәрәкләдек.

Розалия белән Алисәгә мең-мең рәхмәтләребезне ирештердек.

Гөлсинур ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 963

Комментирование запрещено