Уңнан сулга — Энже (Айгөл Миңнуллина), Венер (Илнур Закиров), арткы планда — Илһам (Раил Шәмсуаров).
Узган атнада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Самарада яшәүче милләттәшләребезгә ике спектакль тәкъдим итте. Шуларның беренче көнне күрсәтелгәне — Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт FM”.
Әле шактый яшь булса да, инде 30дан артык сәхнә әсәре язарга өлгергән талантлы драматургның спектакле самаралылар тарафыннан аеруча зур кызыксыну белән каршы алынды. Жанры буенча эстрада-джаз комедиясе дип аталучы бу спектакль хәзерге заман яшьләре мәхәббәте турында булса да, тамашага төрле яшьтәге милләттәшләребез килгән иде. Хәер, мәхәббәтнең яше юк бит аның! Читать полностью →