Алтынга тиң гомер юллары

свадьбаАвылларда һәр йорт, һәр гаилә — бер дөнья. Аларның һәркайсысында тормыш кайный. Еш кына капка төпләренә машиналар кайтып туктый, димәк шәһәрдән яки башка авылдан балалар, оныклар ата- ана нигезендә кунакта. Ә әти- әни тыз- быз чабып өстәл әзерли, газизләрен тәмле ризыклар белән сыйларга тырыша. Өстәл тирәли барысы да җыелгач сөйләшеп сүз бетми. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар шатлыгын бергәләп тату — олы бәхеттер ул. Иске Ярмәк авылында яшәүче Наил һәм Рәйханә Рәфыйковларның гаиләсенә дә әнә шундый бәхет насыйп булган.

Аларның йорты ерактан ук пөхтәлеге белән аерылып тора. Ә өй эчендәге тәртип, чисталык һәркемне сокландырырлык. Быел Наил Абдулхак улы һәм Рәйханә Хәниф кызының бергә яшәүләренә 50 ел тула- димәк алтын туй көтелә.

Алар 1965 елның көзендә гаилә тормышына аяк басалар. Келәт тулы ашлык, өстәл тулы ризык. Һәрнәрсәнең кадере бар. Наил һәм Рәйханә икесе дә сугыш елы балалары. Ачлыкны да, мохтаҗлыкны да татып үскәннәр. Шуңа да тырышып барнәрсәне булдырырга тырышалар, хезмәттән тәм табып гомер итәләр.

 Наил абыйдан ничек Рәйханә апа белән очрашулары турында сорадым.

-Мин Германиядә солдат хезмәтендә булдым, аннан өч ел Якутиягә вербовка белән китеп эшләп кайттым. Шулай беркөн иптәшем белән кибеткә кергән идек, бер чибәр кыз сатучы булып эшли, бер күрүдә ошаттым үзен. Урамга чыккач иптәшемә, бу кыз минем хатын була, дидем.

Бу очракта, фәрештәләрнең “амин” дигәненә туры килгәндер диләр. Рәйханә мәктәпне тәмамлагач колхозда бозау караучы, сыер савучы булып эшли, берничә елдан Куйбышев шәһәренә барып кибетче һөнәрен үзләштерә. Башта Йолдыз авылы кибетендә сатучы булып эшли, аннан туган авылы Иске Ярмәккә кайтып хезмәтен дәвам итә.  Уйламаганда лачын кебек Наилне очрата да, йөрәгендә мәхәббәт уты кабына.

Яшьләр башка чыгып үзләренә зур, матур йорт салалар.

- Аллаһыга шөкер! Үскәндә ипигә туймаган чаклар булса да, бүген үз көчебез белән булдырган сарайга тиң йортыбызда яшибез. Бәхетем түгәрәк, шуңа сөенеп бетә алмыйм,- дип сөйли Рәйханә апа.

Наил Абдулхак улы матур хезмәт юлы үткән шәхес.  Ул хезмәт юлын шофер булып башлый, аннан колхозда тегермәнче хезмәтеннән башлап, ферма мөдиренә,  төзүчелек буенча колхоз рәисе ярдәмчесе, баш инженер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.  Волгоград шәһәрендә ике еллык югары партия мәктәбендә әзерлекләр үтә.  Үзенең белемен, уңганлыгын, оештыру сәләтен колхоз оешмасын күтәрүгә багышлый. Ул эшләгән чорларда Җҗылытылган МТМ, пожарный депо, столяр цехы, комбайннар ремонтлау цехы, спорт залы, пищекомбинат бинасы, мәчет төзелә, дуңгыз фермасының биналары, күпер реконструкцияләнә. Аның аяусыз, тырыш хезмәте илебез тарафыннан төрле мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Ә иң кыйммәтле бүләк хезмәт ветераны Наил Рәфыйков өчен авылдашлары тарафыннан хөрмәтләнү.

Рәйханә апа турында да иң күркәм сүзләр генә әйтеп була. Ул гомер буе кибетче һөнәренә тугры калды, димәк гел авылдашларының күз уңында хезмәт итте. Һәрвакыт ягымлы, гадел, киң күңелле апа уңганлыгы белән дә, ир хатыны, әни буларак та мактауга лаек. Тормыш иптәше белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Илдарлары- Себер якларында яшәп, хезмәт итә, Галияләре Яңа Ярмәк авылында тәрбияче булып эшли, ә Гөлчирәләренең яшәү урыны Самара шәһәре. Балалар барысы да тәрбияле, үз гаиләләре белән җир җимертеп яшәп яталар, әби белән бабайга  биш онык бүләк иткәннәр.

Үзләре кабызган шушы якты гаилә учагын гомер көзенәчә матур итеп саклый белгән Рәфыйковларга ничек сокланмыйсың да, ничек аларны яшьләргә үрнәк итеп куймыйсың? Гомумән, бу йорттагы һәр нәрсә гомернең заяга узмавын, 50 ел бергә яшәү дәверендә авырлыкларны җиңеп, күпме бәхетле минутлар кичерелүен искәртеп тора. Балалар, оныклар шавына күмелгән догалы йорт Наил абыйга һәм Рәйханә апага олыгаю чорына  бирешмичә, үткән көннәрнең матур, кабатланмас мизгелләрен кичерергә ярдәм итә. Алтынга тиң гомер юллары үткән өйдә җылы ут бервакытта да сүнмәсен, яшәү дәрте сүрелмәсен. Киләчәктә дә Рәфыйковлар гаиләсе исәнлектә, саулыкта, җан тынычлыгы белән бриллиант (60), рәхмәт (70) туйларына кадәр гомер итсеннәр иде.

 

Фәния КӘРИМОВА.

Автор фотосы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1487

2 комментариев

  1. Нурания КамалетдиноваШарафутдинова в пишет:

    Ходай озын тигез матур картлык бирсен!Исэн -имин яшэгез!

  2. БЭХЕТЛЕ КАРТЛЫК!!!!ТИГЕЗ ТОРМЫШ КУП-КУП ЕЛЛАРГА!!!